Айдар Габдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айдар Габдинов latin yazuında])
Айдар Габдинов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Айдар Айрат улы Габдинов

Туу көне

10 сентябрь 1969(1969-09-10) (54 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, БАССР, Куергазы районы , Тимербай

Эшчәнлек еллары

1990 - х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

тенор

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

Татар филармониясе,
Казан филармониясе

Хезмәттәшлек

«Казан» бию ансамбле

Бүләкләр

Татарстанның атказанган артисты

aidargabdinov

Айдар Габдинов, Айдар Айрат улы Габдинов (1969 елның 10 сентябре, ССРБ, РСФСР, БАССР, Куергазы районы, Тимербай) — җырчы (тенор), халыкара конкурслар лауреаты, Татарстанның атказанган артисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1969 елның 10 сентябрендә БАССР Куергазы районы Тимербай авылында туып, Федоровка районының Батыр авылында үскән. БДУның филология факультетын тәмамлаган. Каратэ белән шөгыльләнгән. 3нче курста Уфадагы беренче татар радиосы «Шәрык»та диктор булып эшли, әдәби-музыкаль тапшырулар алып бара. «Акчарлак» әдәби-иҗат түгәрәгенең активисты була. Нефтекамскида узган «Дуслык җыры» конкурсында лауреат булгач (Яр Чаллыдан Равил Галиев белән бергә), жюри әгъзасы Мирсәет Яруллин аны Казан консерваториясенә укырга чакыра. Айдар, Уфада калып, педагогия институтында татар теле һәм әдәбияты укытырга алына. Музыкаль белемен арттыру максатыннан, Уфа сәнгать укуханәсенә укырга кереп (вокал укытучысы Сима Мишурис), ике курсын тәмамлый. Нәфисә һәм Ризван Хәкимовлар концертларында катнаша. Консерватория белеме алу нияте туа. Уфа сәнгать институты профессоры Миләүшә Гали кызы Мортазина аны укырга алырга риза була. Әмма икенче югары белемне түләп алу гаиләле яшь җырчыга авыр буласы аңлашылгач, институтта укудан баш тарта. Казанга килеп, имтихан биреп, Мирсәет Яруллин һәм Шамил Монасыйпов ярдәме белән Казан консерваториясенең икенче курсына укырга керә (Зилә Сөнгатуллина курсы).

Консерваториядә уку елларында Казан шәһәр филармониясендә эшли башлый. «Tatarica» татар музыкасы оркестры белән РФ төбәкләре, чит ил сәхнәләрендә чыгыш ясый. «Казан» бию ансамбле белән дә гастрольләргә чыга. Киң җәмәгатьчелеккә Казан филармониясенең «Идел егетләре» ансамбле солисты булып таныла. Казан шәһәр филармониясендә, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә солист булып эшли.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Репертуарында татар һәм башкорт халык җырлары («Шахта», «Минзәлә», «Таң атканда», «Карачтау авылы көе», «Чын-чын әйтәмен» һ. б.), композиторлар (Рөстәм Яхин, Луиза Батыр-Болгари, Илгиз Закиров һ. б.) язган («Белегез шуны», «Кайту» һ. б.) һәм заманча эстрада җырлары, рус романслары, неаполитан җырлары[1]. «Киек казлар китә», «Озату», «Авылым каеннары», «Газиз илем — туган җирем» кебек җырлары тамашачы күңелен яулаган[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Зилә Әфтах кызы Бакалы районы Яңа Катай авылыннан. БДУ тәмамлаган татар теле укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы [3]
Кызлары Айсылу, җырчы[4], уллары Ильяс, Мансур.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ландыш Нәсыйхова. Йолдызлы гаилә. «Гаилә һәм мәктәп», 2019 ел, июль, 2-5нче бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]