Айдар Сөләйманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айдар Сөләйманов latin yazuında])
Айдар Сөләйманов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Айдар Данил улы Сөләйманов

Туу көне

15 март 1988(1988-03-15) (35 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Зәй шәһәре

Эшчәнлек еллары

2009 — х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Кораллар

фортепиано

Жанрлар

эстрада, опера

Бүләкләр

«Тантана» премиясе - 2021
Татарстанның атказанган артисты
Муса Җәлил премиясе
Шаляпин премиясе

Айдар Сулейман

Айдар Сөләйманов, Айдар Данил улы Сөләйманов (1988 елның 15 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Зәй) – җырчы, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Гран-при иясе (1999), «Төреквидение» халыкара җыр бәйгесе көмеш призеры (2014), Татарстанның атказанган артисты (2015), Муса Җәлил исемендәге (2019), «Тантана» (2021), Шаляпин исемендәге (2024) премияләр лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А. Сөләйманов «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә

1988 елның 15 мартында Зәй шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Әнисе Ильфира, әтисе Данил, абыйсы Артур. Дүрт яшеннән җырлый. Туган шәһәрендә балалар музыка мәктәбендә, «Мирас» вокаль-хореография ансамблендә (җитәкчесе Әлфия Хамис кызы Вәлиуллина) шөгыльләнә[1]. Зәй татар гимназиясен, И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен (2009), Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген (2013, ТР атказанган артисты Гөлнара Рәгъде кызы Мурзиева классы[2]), Мәскәүдә ГИТИСның эстрада факультетын (2013, профессор Михаил Борисов курсы) тәмамлаган[3].

2006 елдан «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә әйдәп баручы белгеч булып эшли.

Казан консерваториясенең опера студиясендә хезмәт итә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айдар Сөләйманов — синтетик пландагы артист. Аңа музыкаль-театр жанрындагы рольләр яхшы бирелә. Казан консерваториясендә укыган елларында ул опера студиясе куелышында П. И. Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында катнаша.

2007 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Җиде энҗе» (Радик Сәлимов) этномюзиклында баш рольне башкара. «Алтын казан» рок-операсында (Эльмир Низамов, Ренат Харис) баш рольне, 2014 елда шул ук исемдәге мюзиклда төп рольләрнең берсен уйный[4].

«Үзгәреш җиле – 2016»да «Илче бага», «Үзгәреш җиле – 2018»дә «Алматаның алмасы», «Үзгәреш җиле – 2019»да «Әнисә» татар халык җырларын тәкъдим итә. Опера әсәрләрен төрле телләрдә, барлыгы 15 телдә башкара.

Мәдәният министрлыгы юлламасы белән Нью-Йоркта, Маҗарстан, Чехия, Монголиядә, Колумбиянең Богота шәһәрендә, А. В. Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт симфоник оркестры белән Харбинда (Кытай) чыгыш ясаган.

«Россия. Культура» телеканалыннан «Романтика романса» тапшыруында концертлары күрсәтелә.

«Төреквидение»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елда төрки дөньяның «Төреквидение» халыкара җыр бәйгесендә «Атлар чаба»[5] композициясен (Эльмир Низамов, Ренат Харис) башкарып, 2нче урынны ала.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Опера партияләре, классик арияләр, романслар, рус, татар һәм башка телләрдә эстрада һәм халык җырлары. Репертуарында дөньяның 25 телендәге җырлар[6].

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театрдагы рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2007 — «Җиде энҗе» этно-мюзиклы (режиссер Р. Бариев) — Рамай
  • 2009 — «Алтын Казан» мюзиклы (рок-опера) (Эльмир Низамов, режиссер Михаил Панджавидзе) — Биктимер
  • 2009 — «Евгений Онегин» операсы (режиссер Э. Трескин, Казан консерваториясе театры) — Трике
  • 2009 — «Мавра» бер актлы операсы (Казан консерваториясе театры) — Мавра
  • 2011 — «Аршин мал алан» (режиссер Михаил Борисов, ГИТИС уку театры) — Әскар
  • 2013 — «Кармен» операсы (режиссер Р. Фәткуллин, Казан консерваториясе театры) — Хозе
  • 2013 — «Идоменей» операсы (режиссер Р. Фәткуллин, Казан консерваториясе театры) — Идоменей
  • 2018 — Беллининың «Сомнамбула» операсы (Mancinelli театры, Oрвиетo, Италия) һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А. Сөләйманов «Үзгәреш җиле»ндә

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Айдар Сулейманов. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале сайты(рус.)
  2. Байбулат Дәүләт. Җырчы Айдар Сөләйманов «Калеб»челәр белән очрашты. Азатлык радиосы, 15.12.2014
  3. Айдар Сулейманов. Кинолифт(рус.)
  4. В Камаловском театре состоится творческая встреча с лауреатом «Тюрквидения» Айдаром Сулеймановым. Татар-информ, 4.12.2014
  5. «Атлар чаба» җырының сүзләре. erlar.ru
  6. Айдар Сулейманов. 2020 елның 27 июль көнендә архивланган. uzgareshzhile.ru(рус.)
  7. Туган телдә башкарылган җыр конкурсында Айдар Сөләйманов Гран-при алды. «Шәһри Чаллы», 19.02.2018
  8. В Татарстане определены лауреаты премии имени Мусы Джалиля 2020 елның 27 июль көнендә архивланган.. Министерство по делам молодежи Республики Татарстан, 15.02.2019(рус.)
  9. «Тантана - 2021» театр премияләрен тапшыру. «Татар-информ» онлайн, 27.03.2021
  10. Рузилә Мөхәммәтова. Ирек Фәттахов һәм Айдар Сөләймановка Шаляпин исемендәге республика премиясе тапшырылды. Татар-информ, 13.02.2024

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]