Айдар Тимербаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айдар Тимербаев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Айдар Тимербаев
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Айдар Рифкать улы Тимербаев

Туу көне

22 октябрь 1971(1971-10-22) (48 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Саба районы Татар Икшермәсе

Эшчәнлек еллары

1990 - х. в.

Дәүләт

ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы, үзешчән композитор, продюсер

Кораллар

баян

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

BARS Media

Бүләкләр

Татарстанның атказанган артисты

Айдар Тимербаев

Айдар Тимербаев, Айдар Рифкать улы Тимербаев (1971 елның 22 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Татар Икшермәсе) — популяр җырлар-хитлар язучы, автор-башкаручы, үзешчән композитор, продюсер, Татарстанның атказанган артисты (2019).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1971 елның 22 октябрендә Татарстан АССР Саба районы Татар Икшермәсе авылында туган. Казанда югары белем алган. BARS Media реклама ширкәтендә эшли. Җырчылар Зинира һәм Ризат Рамазановларның продюсеры.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җырларының саны 500. Равил Харисов җитәкләгән «Мирас» төркеме белән Җәмилә беренче җырларын башкарган[1]. Күп җырларының сүзләрен Айдар Минһаҗев язган.

Ике ел эчендә (2018, 2019) 31 җыры премия (Татар җыры, Болгар радиосы, TMTV каналы һ. б.) яулый. Күп җырлары татар радио-телевидениесендә яңгырый.

Җырлары Зинира Рамазанова, Ризат Рамазанов, Гүзәл Уразова, Габделфәт Сафин, Илсөя Бәдретдинова, Сөмбел Билалова, Фирдүс Тямаев, Марат Шәйбәков, Әнвәр Нургалиев, Илдар Баһ, Илдар Әхмәтов, Раяз Фасихов, Иркә, Рифат Зарипов, Алмаз Мирзаянов, Аиша, Алсу Фазлыева, Азат Фазлыев һ. б. җырчыларның репертуарында бар. Салават Фәтхетдинов 16, Вадим Захаров 12 җырын башкара.

Саба мәдәният йортында һәвәскәр җырчылар башкаруында Айдар Тимербаев иҗат иткән җырлар бәйгесе уза[2].

Кайбер популяр җырлары: «Кагылма кеше ярына», «Яратмый кавышмагыз», «Тапшырылмаган хат», «Кайларда оң сез, дусларым», «Син дә мине күрсәң иде», «Алдама», «Монда авыл булган», «Ник көнләшим», «Ике минут», «Яшьлегемне сагынам», «Бар икән күрәселәр», «Үпкәләмик язмышларга», «Туган йорт», «Саба», «Югалган мәхәббәт», «Миңгәр Сабантуйлары», «Дусларымнан аерма», «Шәптән түгел», «Әнкәй мичтән ипи алган»,[3][4].

«Кагылма кеше ярына» (альбом, 2012)

Альбомнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2012 — «Кагылма кеше ярына»[5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Гөлнара, уллары Азат, Булат.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]