Айдар Фәйзрахманов
Айдар Фәйзрахманов | |
---|---|
Туган телдә исем | Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов |
Туган | 30 гыйнвар 1955 (69 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Урта Бирәзә |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | җырчы (тенор) |
Җефет | Халисә |
Балалар | кызлары Чулпан, Айгөл |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре |
Айдар Фәйзрахманов, Айдар Фәтхрахман улы Фәйзрахманов (1955 елның 30 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Урта Бирәзә) — опера җырчысы (лирик тенор), музыкант, дирижер, ансамбль җитәкчесе, РФ атказанган (2009), Татарстанның халык (1997), артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2019), Казан дәүләт педагогия университеты музыка факультеты профессоры (2015 елдан), кафедра мөдире. Татар дәүләт филармониясе (2011 елдан) һәм Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленың (2002 елдан) сәнгать җитәкчесе.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1955 елның 30 гыйнварында ТАССР Арча районы Урта Бирәзә авылында алты балалы гаиләдә төпчек бала булып туган. Арча бистәсендә (1796-1926 елларда, 2008 елдан шәһәр) мәктәпне (1972), Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетын (1976), Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын (Зөләйха Хисмәтуллина курсы, 1981) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1981-2008 Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты.
- 2002 елдан Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле сәнгать җитәкчесе.
- 2015 Казан дәүләт педагогия университетының музыка факультеты вокаль әзерлек кафедрасы профессоры.
- 2011 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Опера сәхнәсендә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры баш режиссеры Нияз Даутов тәкъдиме белән театрга кабул ителә. 27 ел опера сәхнәсендә хезмәт куя, чит ил, рус һәм татар операларыннан партияләр башкара. Театр белән Алмания, Һолландия, Франция, Бельгия, Швейцариядә гастрольләрдә була.
Репертуар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мисаил («Борис Годунов» Мусоргский),
- Спалетто («Тоска» Верди),
- Борса («Риголетто» Верди),
- Чекалинский, Чаплицкий («Пиковая дама» Пётр Чайковский),
- Франк («Ярканат» (Летучая мышь Штраус),
- Бонн («Сильва» Кальман),
- Урмай («Алтынчәч» Нәҗип Җиһанов),
- Галимҗан, Ситдыйк («Башмагым» Җәүдәт Фәйзи).
Эстрада
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халык җырларын башкаручы буларак танылу ала. Композиторлар Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Луиза Батыр-Болгари, Резеда Ахиярова, Мәсгудә Шәмсетдинова җырларын репертуарына кертә. Хәсән Туфан, Илдар Юзеев, Ренат Харис, Гамил Афзал, Харрас Әюп сүзләренә язылган җырларны, үзе язган[1] «Туган ягыңнан китмә» (Гамил Афзал сүзләре), «Әллә күрешәбез, әллә юк», «Яшәү бары – бер кызык» (Илдар Юзеев сүзләре) җырларны башкара.
TV карьерасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1999-2014 елларда Татар телевидениесендә (Татарстан "Яңа гасыр" ) «Җырлыйк әле» тапшыруын алып бара, тиз арада тапшыру татар тамашачысының яраткан тапшыруына әйләнә.
Ансамбль җитәкчесе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2002 елдан Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленың сәнгать җитәкчесе . Ансамбль белән Австрия, Алмания, Литва, Польша, Франция, Төркия, Оман, Финляндия, Тунис, Монголия, Казакъстан, Төрекмәнстан, Украинада чыгышлар ясый.
Аның таланты, сәхнә эшчәнлегендәге олы тәҗрибәсе, музыка, вокал өлкәсендәге тирән белеме, үз хезмәтенә ихлас бирелгәнлеге, югары дәрәҗәдә эшкә сәләтлелеге, музыка уен коралларында виртуоз уйнавы, бар эшне җиренә җиткереп башкару осталыгы, үзенә дә, башкаларга да таләпчәнлеге чын мәгънәсендә могҗиза тудырды: бик кыска вакыт эчендә ансамбль республикада гына түгел, чит илләрдә дә татар халкының милли сәнгатен лаеклы дәрәҗәдә күрсәтә алырлык профессиональ коллектив булып формалашты[2]. |
Айдар Фәйзрахмановның төрле авыллардан-төбәкләрдән табылган әсәрләрдәге җитешмәгән ноталарны гаҗәеп оста таба белүе ансамбль репертуарының яңарып торуына, моңарчы яңгырамаган халык көйләренең, татар халкының төрле этник төркемнәре фольклорының туплануына китерә. А. Фәйзрахманов Котдус Хөснуллин, И. Кадыйров кебек фольклор белгечләре белән эшли, И. Дәүләтшин, М. Кәшиповка аранжировканы ышанып тапшыра[3]
Бүген ансамбль хәзинәсендә һәрберсе музыкаль гәүһәр булган 150 ләп әсәр бар, аларның саны елдан-ел ишәя. Коллективның куйган концертлар саны меңнәр белән исәпләнә.
Шәкертләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гүзәл Уразова, Эльвира Гафурова, Гөлшат Шәрәпова һ. б.
Китаплары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Онытырга мөмкин түгел (төзүче А. Ф. Фәйзрахманов). Казан, 1 китап (2013), 2 китап (2014), 3 китап (2019) – Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле турында җыентык (программаларга аннотацияләр, җырларның тексты, ноталары, МР-3 форматлы диск, фотосурәтләр тупланган).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1989 — Татарстанның атказанган артисты
- 1997 — Татарстанның халык артисты
- 2009 — Россиянең атказанган артисты
- 2019 – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
- 2020 — Дуслык ордены (РФ) — «ил мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен»[4]
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Халисә Габделхәй кызы (1960—2020), Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре булып эшләгән. Озакка сузылган каты авырудан соң 2020 елның 11 июлендә вафат булган[5]. Кызлары Чулпан, Айгөл. Оныклары Ирхан, Айлин.[6]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Җырлары исемлеге(үле сылтама)
- ↑ Татар дәүләт филармониясе сайтында
- ↑ Без формата.ру сайтында(үле сылтама)
- ↑ Выдающийся музыкант Айдар Файзрахманов награжден орденом Дружбы. Татар-информ МА, 3.04.2020(рус.)
- ↑ Айдар Фәйзрахмановның хатыны Халисә ханым вафат. 2020 елның 20 июль көнендә архивланган. Татарстан филармониясе сайты, 11.07.2020
- ↑ Эльмира Сәлахова. «Авызыма хәмер кабып, сәхнәгә чыкканым юк». «Ирек мәйданы», 27 сентябрь, 2018 ел, 9нчы биттә.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ч. Яркәева. Фәйзрахманов Айдар Фәтхрахманович // Народные артисты СССР, РФ, РТ. Казан, 2011.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Опера һәм балет театры сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- А. Фәйзрахманов «Милләттәшләр» сайтында
- Айдар Файзрахманов покорил сердца пензенцев(үле сылтама)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 30 гыйнвар көнне туганнар
- 1955 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Арча районында туганнар
- Россиянең атказанган артистлары
- Татарстанның халык артистлары
- Профессорлар
- Вуз укытучылары
- Татар опера җырчылары
- Татар җырчылары
- Казан оешмалары җитәкчеләре
- Музыкантлар
- Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар
- Казан консерваториясен тәмамлаучылар
- Тенорлар
- Дуслык ордены (Россия) кавалерлары