Айдар Хәбетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айдар Хәбетдинов latin yazuında])
Айдар Хәбетдинов
Туган телдә исем Айдар Юрий улы Хәбетдинов
Туган 30 апрель 1972(1972-04-30) (51 яшь)
Казан
Яшәгән урын Юшков йорты[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре тарихчы-галим
Җефет Миләүшә, вуз укытучысы
Балалар уллары Арслан, Кәрим
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Айдар Хәбетдинов, Айдар Юрий улы Хәбетдинов, рус. Хабутдинов Айдар Юрьевич — галим, язучы, тарих фәннәре докторы (2002), профессор (2010). «Pax Islamica» (Мәскәү) журналы баш мөхәррире (2007).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1972 елның 30 апрелендә Казанда туган. Әтисе — Юрий Гайнетдин улы — КФУ география факультеты метеорология кафедрасы доценты, әнисе — Эльвира Геннадьевна Кудрецкая, журналист, РФ һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. Әбисе — Һади Такташның икенче хатыны Гөлчирә (Гөлчәһрә) Такташева-Мансурова ягыннан нәселендә мәгърифәтче Имаметдин Сәйфуллин, Юныс Вәлидов һәм Гасыйм Мансуров бар. Казанның 18 нче санлы инглиз теле тирәнтен өйрәнелүче мәктәпне (1989), Казан дәүләт университетының тарих факультетын (1994), шул ук факультетның хәзерге заман Ватан тарихы кафедрасында аспирантура (1994-1996, РФ президенты стипендиаты) тәмамлаган. «ХХ гасырның беренче чирегендә татар иҗтимагый-сәяси хәрәкәте» темасына кандидатлык диссертациясе (1996, фәнни җитәкчесе проф. И.Р. Таһиров), «Россия җәмгыяти берлегендә татар иҗтимагый-сәяси хәрәкәте (XVIII гасыр азагы-XX гасыр башы)» темасына докторлык диссертациясе (2002) яклаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1996 Россия ЭЭМ Казан юридик институтында өлкән укытучы.
  • 2003 Россия хокук саклау академиясе Казан филиалы укытучысы, профессоры (2010).
  • 2004 Нижгардагы «Мәдинә» нәшрият йорты белән хезмәттәшлек итә башлый. «Мәдинә» газетасы мөхәрририяте әгъзасы һәм «Хәзерге дөньяда ислам» (Ислам в современном мире) әлманахы җаваплы мөхәррире.

Гыйльми тикшеренүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия мөселманнары тарихы, ислам дине буенча 330 дан артык фәнни хезмәте басылган[2].

Татарларда мөселман дине институтлары (оешмалары) үсеше мәсьәләләрен тикшерә. «Европа Көнчыгышында ислам» энциклопедия сүзлеге өчен 50 дән артык мәкалә яза. Tatarica атласында ХХ гасыр башы бүлеген яза. «Идел» журналында «Милләт юлбашчылары» (Лидеры нации) проекты алып бара.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар тарихчысының 29 яшьтә докторлык диссертациясен яклавы Россия тарих фәнендә рекорд була[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1994 РФ президенты стипедиясе.
  • 2005 Татарстан Республикасы президенты гранты.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Имаметдин Сәйфуллин (карт картбабай)
  • Гөлчирә Мансурова-Такташева (әби)
  • Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]