Айдар Хәкимов
| Айдар Хәкимов | |
| | |
| Төп мәгълүмат | |
|---|---|
| Тулы исеме |
Айдар Мидхәт улы Хәкимов |
| Туу көне | |
| Туу урыны | |
| Эшчәнлек еллары |
2000―х. в. |
| Дәүләт | |
| Һөнәрләр |
баянчы |
| Кораллар |
баян |
| Жанрлар |
инструменталь әсәрләр |
| Коллективлар | |
| Бүләкләр | |
Айдар Хәкимов, Айдар Мидхәт улы Хәкимов (Айдар Мидхатович Хакимов; 1975 елның 3 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― баянчы, 2000 елдан Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле артист-инструменталисты (солист). Татарстан Республикасының атказанган артисты (2012).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1975 елның 3 декабрендә Казанда музыка бер дә тынып тормаган гаиләдә туган. Айдар кечкенәдән кулына гармун алган. Әнисе ― танылган баянчы Римма Шаһи кызы Сафина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ф. Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы лауреаты [1] (чыгышы белән Катмыштан). Әтисе ― Мидхәт Хәкимов, музыкант, оста пианист.
Казанның Вахитов районы П. И. Чайковский исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбендә[2] белем алган. И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын (Таһир Сөләймановның баян классы), «Инструменталь башкару. Баян» белгечлеге буенча Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (2000, Таһир Сөләйманов курсы) тәмамлаган.
Казан музыка училищесында укыганда Яшь башкаручыларның халык уен кораллары буенча Бөтенроссия конкурсында (Октябрьский) катнашып, дипломант булган. Казан дәүләт консерваториясендә укыганда Ринат Халитов җитәкчелегендәге татар халык уен кораллары оркестрында уйнаган. Казан балалар үзәгендә, Химиклар мәдәният йортында баянчы-аккомпаниатор булган. «Бәхетле балачак» бию ансамблендә дә (җитәкчесе Светлана Ишкузина) баянчы булып эшләгән.
2000 елда консерваторияне тәмамлаганнан соң, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе нигезендә эшләүче Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленә концертмейстер, артист-инструменталист вазыйфасына кабул ителә (эшкә кабул итү комиссиясендә Илһам Шакиров, ансамбльнең хор җитәкчесе Марат Яхъяев, ансамбльнең музыка җитәкчесе Ринат Гыйләҗев булган) һәм бүгенге көнгәчә шунда хезмәт куя (2002 елдан ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов). Ансамбль белән, солист буларак, «Талы-талы» (татар халык көе) инструменталь әсәрен уйнаган. Ансамбльнең баянчы-аккомпаниаторы Татарстанның атказанган артисты (2019) Айдар Әхмәтҗанов белән «Әзиләр», «Чабата», «Яшьләр биюе» һ.б. биюләрнең инструменталь өлешен алып бара. Ансамбль репертуарындагы «Ак калфакның табылган чагы...» (2004), «Шүрәлесе Шүрәле дә, син концертны күр әле!» (2006), «Җырларыбыз күтәрелсен Кояш, Айларга!» (2007), «Көй эзләү» (2008), «Концерт-риваять» (2010), «Дусларча…» (2011), «Онытырга мөмкин түгел” (2012), «Бергәләшеп» (2013), «Без ― Илһамлы» (2014) һ.б. программаларының аккомпаниаторы. Айдар Хәкимовның уенына авазларның югары зәвыгы, җырларның, биюләрнең, ритмик сыгылмалылыкның кимәлен төгәл тоту һәм тыңлаучыга камил җиткерү кебек сыйфатлар хас[3].
Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле белән Россия шәһәрләрендә (Әстерхан, Ижау, Мәскәү, Түбән Новгород, Санкт-Петербург, Уфа, Самара, Тольятти, Сембер, Усинск), якын һәм ерак чит илләрдә (Австрия, Германия, Литва, Украина, Польша, Төркия, Финляндия, Голландия, Тунис, Монголия, Оман Солтанаты, Франция, Чехия, Төркмәнстан, Судан, Италия һ.б.) чыгышлар ясый.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2019 ― Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы[4]
- 2012 ― Татарстан Республикасының атказанган артисты
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Гаиләле. Хатыны Алсу Әсгать кызы Хәкимова[5], Татар дәүләт филармониясе музее һәм китапханәсе җитәкчесе. Улы, кызы бар.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Гармунчы, баянчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Сафина уйный. Милли хәзинә Вконтакте, 23.09.2024
- ↑ О школе. МБУДО ДМШ № 1 им. П.И.Чайковского г.Казани
- ↑ Хакимов Айдар Мидхатович. Татгосфилармония
- ↑ 2019 елның 30 ноябрендә ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле оешуга 20 ел тулуга багышланган Юбилей концерты узды. Татарская государственная филармония им. Г.Тукая Вконтакте, 2.12.2019
- ↑ Музей. Татгосфилармония
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Мәкаләләр
- Гөлинә Гыймадова. Айдар Хәкимов: «Безнең фольклор музыкасы ― заманча сәнгать әсәре». «Мәдәни Җомга», № 45(1563), 14.11.2025. ― Б.6.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Хакимов Айдар Мидхатович. Татгосфилармония