Айдар Шияпов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айдар Шияпов latin yazuında])
Айдар Шияпов
Туган телдә исем Айдар Фәһим улы Шияпов
Туган 1987(1987)
СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Аю авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре спортчы (гер күтәрү төре)
Ата-ана
  • Фәһим (әти)
Бүләк һәм премияләре Татарстан чемпионы
дөнья чемпионы
Россиянең спорт мастеры - 2006

Айдар Шияпов, Айдар Фәһим улы Шияпов (1987 ел, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Минзәлә районы, Аю авылы) ― спортчы, гер спорты буенча 10 мәртәбә Татарстан чемпионы, дөнья чемпионы (2006), Россиянең спорт мастеры (2006).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1987 елда Минзәлә районы Аю авылында туган. Аю мәктәбендә укыган чагында гер спорты белән шөгыльләнә башлаган. Башта физкультура укытучысы Фәннур Газизов җитәкчелегендә шөгыльләнә, күп ярышларда катнашырга туры килә. Соңрак Минзәләнең «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Олег Иванович Петров кул астына күчә [1]. Авыл җирлеге башлыгы Нурһади Золя улы Гыйльфанов зур ярдәм күрсәтә, мәсәлән, 10нчы сыйныфта укыганда, Томск шәһәрендә узган гер спорты ярышларына бару чыгымнарын түли, гер спорты белән шөгыльләнү өчен махсус форма – штангетка аның ярдәмендә сатып алынган.

Спортның әлеге төре белән кызыксынуы әтисе Фәһим Шияповтан килә. Ул гер күтәрү белән яшьтән үк кызыксынган һәм балаларында да әлеге спортка карата мәхәббәт тәрбияли алган: Айдарның энесе Альберт та гер спорты белән шөгыльләнә.

Күрсәткечләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 16 кг лы герләр белән – этәрү 187 мәртәбә, чөю 123 мәртәбә;
  • 24 кг лы герләр белән – этәрү 45, чөю 90 мәртәбә;
  • 32 кг лы герләр белән – этәрү 80, чөю 40 мәртәбә.

  • 2006 елда Казанда үткәрелгән юниорлар дөнья чемпионатында 32 кг лы герне озын цикл белән 45 мәртәбә күтәреп, дөнья чемпионы исемен яулый һәм Россиянең спорт мастеры исемен ала.
  • 2006 елның 25-27 ноябрендә Огре шәһәрендә (Латвия) уздырылган юниорлар дөнья чемпионатында 32 кг лы герне 70 мәртәбә этәрә, уң һәм сул куллары белән герне 39 тапкыр чөя, әлеге нәтиҗәләр белән икенче урынга чыга, көмеш медаль яулый.
  • 2008 елның 14-17 ноябрендә Шетилон шһәрендә (Италия) узган XVI дөнья чемпионатында 65 кг авырлыкта чыгыш ясап, икенче урыннны яулый, көмеш медаль һәм Гер спорты буенча халыкара федерация кубогын ала. Минзәлә районы Тауасты Байлар авылыннан Ренат Хисамбиев шулай ук 65 кг авырлыкта чыгыш ясап, өченче урынны алып, бронза медаль яулаган. 15 илдән 300 спортчы катнашкан әлеге чемпионатка Татарстан Россиядән аерым команда куйган булган (эстафетада Татарстан җыелмасы, Украинадан гына калышып, икенче урынны алган). [2].
  • 2013 елның мартында Казан шәһәрендә узган озын цикл буенча гер спорты буенча Татарстан чемпионатында II урын алган [3].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]