Айдар Юзиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айдар Юзиев latin yazuında])
Айдар Юзиев
Туган телдә исем Айдар Нил улы Юзиев
Туган 7 июль 1958(1958-07-07) (65 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре галим, профессор
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе

Айдар Юзиев, Айдар Нил улы Юзиев[1] (1958 елның 7 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — галим-фәлсәфәче, Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы мөдире, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2018), фәлсәфә фәннәре докторы (1998), профессор. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (1999 елдан).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китабы

1958 елның 7 июлендә Казанда әдәбият галиме Нил Гафур улы Юзиев (19311996) гаиләсендә туган. 19811983 елларда Совет Армиясе сафларында гарәп теленнән тәрҗемәче буларак хәрби хезмәттә була. 1980 елда «Гарәп теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча А. А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетының Көнчыгыш факультетын, 1989 елда Мәскәүдә ССРБ ФА Фәлсәфә институтының көнчыгыш секторы аспирантурасын тәмамлый (остазлары фән докторлары Артур Сагадаев, Тәүфыйк Ибраһим, Владимир Пустарнаков)[2]. 1990 елда ССРБ ФА Фәлсәфә институтында «Ш. Мәрҗани һәм гарәп-мөселман фәлсәфәсе» дигән темага фәлсәфә фәннәре кандидаты, 1998 елда Фәлсәфә институтында «XVIII гасыр азагы - XIX гасырларда татар фәлсәфи фикере» дигән темага фәлсәфә фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәләренә диссертация яклый.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1980 елдан ССРБ Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече фәнни хезмәткәр, фәнни хезмәткәр, татар иҗтимагый фикер тарихы бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре булып эшли.

19982002 елларда Татарстан Фәннәр Академиясе аспирантларына фәлсәфә буенча лекцияләр укый.

20002005 елларда Татар дәүләт гуманитар институтында фәлсәфә һәм социология кафедрасы мөдире булып эшли.

20052006 елларда Казан социаль-юридик институтының фәнни эш буенча проректоры.

2006 елдан Россия дәүләт гадел хөкем университетының (РДГХУ, рус. РГУП) социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы мөдире. Вузда эшчәнлеге Россия суд системасы өчен белгечләр әзерләү белән бәйле[3].

Фәнни кызыксынулар өлкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия, татар фәлсәфи фикере һәм Ислам мәсьәләләре, гарәп телендә язылган татар чыганаклары. 15тән артык монография һәм 100 дән артык мәкалә авторы[4].

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. XVIII гасыр ахыры - XIX гасырдагы татар фәлсәфи фикере: (эволюция, төп юнәлешләр һәм вәкилләр). Казан: «Иман», 1998.(рус.)
  2. XVIII гасыр ахыры - XIX гасырдагы татар фәлсәфи фикере. К.: ТКН, 2001. ISBN 5-298-00996-4 (рус.)
  3. Гомуммөселман контекстында татар дини-фәлсәфи фикере (автордаш). К.: ТКН, 2002. (рус.)
  4. Ш. Мәрҗанинең дөньяга карашлары һәм гарәп-мөселман фәлсәфәсе. К., 2002. (рус.)
  5. Мәрҗанинең көнчыгыш халыклары турында очерклары (тәрҗемә). К., 2003. (рус.)
  6. Мәрҗәни исемендәге йолдыз (Шиһабетдин Мәрҗани турында документаль биографик повесть). Казан: «Гасыр», 2005. ISBN 5-93001-025-0 (рус.)
  7. Татар халкының фәлсәфи фикере. К., 2007. (рус.)
  8. Мәрҗани татар элитасы турында (1789-1889) (иске татар теленнән тәрҗемә һәм искәрмәләр, И. Ф. Гыймадиев белән берлектә). Мәскәү: «Мәрҗани» нәшрият йорты, 2009. (рус.)
  9. Хөсәен Фәизхан - беренче татар мәгърифәтчесе (Д. В. Мөхетдинов белән берлектә). Түбән Новгород: «Медина», 2011. ISBN 978-5-9756-0071-4
  10. Татар дини-реформаторлык фикере (XIX-XX гасыр башы). К.: ТКН, 2012. (рус.)
  11. Татар халкының мәгърифәтчелек фикере (XIX — XX гасырлар башы): монография. К.: ТКН, 2014[5]. ISBN 978-5-298-02760-1 (рус.)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]