Айзирәк Гәрәева-Акчура

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айзирәк Гәрәева-Акчура latin yazuında])

Айзирәк Гәрәева-Акчура, Айзирәк Наил кызы Гәрәева-Акчура (13.06.1978)ТРның танылган журналисты, язучысы.

Айзирәк Гәрәева-Акчура
Туган телдә исем Айзирәк Наил кызы Гәрәева-Акчура
Туган 13 июнь 1978(1978-06-13) (45 яшь)
ТАССР, Качкын,
Милләт татар
Ватандашлыгы РФ
Һөнәре журналист, язучы
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Татарстан журналистлар берлегенең "Дәрәжәле дипломы","Яңа татар пьесасы -2009" бәйгесе - 2 нче урын

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Качкын авылында үскән танылган журналист, язучы Айзирәк Гәрәева (13.06.1978) бала чактан әнисе - өлкән хәбәрчебез Вәсилә Талипова үрнәгендә кулына каләм ала. Район, "Сабантуй" газеталарында, "Ялкын" журналында язмалары, әкиятләре дөнья күрә, иҗади бәйгеләрдә дә еш катнашып, алдынгы урыннарга лаек була. Әлеге мавыгуы аны 1996 елда КДУның татар журналистикасы бүлегенә әйдәкләде. Югары уку йортын тәмамлаганчы ук республика матбугатында язмалары еш чыга.

2000 елда "Шәһри Казан" газетасында килешү нигезендә журналист булып эшли башлый. Университетны тәмамлагач, 2001 елдан биредә корректор буларак хезмәт юлын башлый. Шул ук вакытта яшьләр, гаилә темаларына багышланган сәхифәләрне әзерли, берникадәр вакыттан соң хәбәрләр бүлеген җитәкли. Биредә сигез ел (2000-2008 ел) эшләү дәверендә йөгерек каләмле, кыю фикерле журналист булып таныла.

2002 елда ТР Журналистлар берлегенә кабул ителә. Шул елны массакүләм мәгълүмат гаилә кыйммәтләрен ныгытуны яктыртуы һәм "Шәһри Казан"га әзерләгән гаилә сәхифәләре өчен "ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсенең "Татарстан гаиләсе" программасы лауреаты" дигән исемгә лаек була. 2005 елда ирешкән иҗади уңышлары, Татарстан журналистлар хәрәкәтендә катнашуы өчен Татарстан журналистлар берлегенең "Дәрәжәле дипломы" белән бүләкләнә.

Айзирәк Гәрәева журналист эшчәнлеге белән бергә әдәбият өлкәсен дә үз итә. "Шәһри Казан" газетасында аның бүгенге тормышыбызга хас проблемаларны чагылдырган хикәяләре даими дөнья күреп килә. 2002 елда Татарстан Язучылар берлеге, "Идел" яшьләр үзәге уздырган "Иделем акчарлыгы" яшь язучылар конкурсы дипломаты була (чәчмә әсәрләр өчен). 2009 елда исә хикәяләрен туплап "Тешле кояш" китабын нәшер итә.

Ул драма өлкәсендә дә үзенең каләмен уңышлы сыный: 2010 елда ТР Мәдәният министрлыгы Язучылар берлеге, Г. Камал театры белән берлектә уздырган "Яңа татар пьесасы -2009" бәйгесендә катнашып, "Әнине төшемдә күрдем" пьесасы өчен 2 нче урынга лаек була.

Тынгысыз һәм һәрвакыт яңалыкка омтылган журналист 2004 2010 елларда "Пар алма" шәхси газета мөхәррире булып эшли. Танылган каләм иясе 2010 елда "Интертат.ру" ТР электрон газстасына дин, әдәбият, милли тормыш темасына багышланган сәхифәләрне алып бару өчен чакырыла, мөхәррир-корреспондент вазыйфасын башкара. Актуаль язмалары өчен "Ышанычлы партнер" номинациясе дилломы, шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте уздырган "Каләм" конкурсы дипломы белән бүләкләнә.

2012 елдан Татарстан мөселманнары Диния матбугат белән эшләү бүлеген җитәкли. "2012 ел - Татарстанда Коръән елы" дип аталган җыентыкны туплап чыгарды төрле темаларга аналитик

Айзирәк Гәрәева иҗат өлкәсендә үзен күптөрле яклап мәкаләләр, кызыклы интервьюлар язуы, шулай ук төрле проектларны башлап йөрүе оештыруы һәм йөгерек каләмле булуы белән танытты.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Яңа татар пьесасы -2009" бәйгесе - 2 нче урын ( "Әнине төшемдә күрдем" пьесасы)
  • "Каләм" конкурсы - диплом
  • "Ышанычлы партиер" номинациясе дилломы

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Мөнҗия"
  • “Тешле кояш” китабы (2009)
  • "Гаҗизлек"
  • "Казан әүлиясе" һ.б.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тормыш иптәше - Якуп Акчура белән Төркиядә яшиләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Йосыф Хуҗин. "Җирлегебез көзгесе". - Сарапул, 2015, 185-186 битләр