Эчтәлеккә күчү

Аймара теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аймара теле latin yazuında])
Аймара теле сөйләшелә торган төбәкләр.

Аймара теле (Aymar aru, Jaqi aru) - ул Аймара телләренә карый торган төп тел. Бу тел төрле юрамаларда Боливиядә, Перуда, Аргентина һәм Чилида сөйләшелә. Аймара теле Боливия һәм Перуда рәсми тел, ә Чилида танылган азчылык теле булып тора. Кайбер тел белгечләре раславынча, Аймара теле Кечуа теленә якын. Гәрчә чынлыкта идентик диярлек фонология кебек охшашлыклар булса да, лингвистлар арасында төп позиция: бу бер прото-телдән килеп чыгу нәтиҗәсе түгел, моңа телләрнең озак вакыт якын яшәве. Аймара агглюнатив тел һәм билгеле дәрәҗәдә полисинтетик тел. Ул субъект - объект - фигыль сүз тәртибенә ия.