Эчтәлеккә күчү

Айрат Хәтмулла

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айрат Хәтмулла latin yazuında])
(Айрат Габдуллин битеннән юнәлтелде)
Айрат Хәтмулла
Туган телдә исем Айрат Хәтмулла улы Габдуллин
Туган 14 апрель 1945(1945-04-14) (80 яшь)
ҮзССР, ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы Россия
Һөнәре радиожурналист
Эш бирүче Үзбәкстан милли телерадиокомпаниясе[d][1], Мирас һәм Тәртип FM

 Айрат Хәтмулла Викиҗыентыкта

Айрат Хәтмулла[2][3][4], Айрат Хәтмулла улы Габдуллин (рус. Айрат Хатмуллович Габдуллин; 14.04.1945, ҮзССР, ССРБ) — радиожурналист,[5][6] туган якны өйрәнүче, җәмәгать эшлеклесе, Үзбәкстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1993), «Үзбәкстан» дәүләт телерадиокомпаниясе каршындагы татар-башкорт редакциясенә нигез салучы,[7] Бөтентатар иҗтимагый үзәгене пленум әгъзасы Айрат Хәтмулла.[8]

Айрат Габдуллин 1945 елның 14 апрелендә Үзбәкстан Совет Социалистик Республикасында туа. «Үзбәкстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә эшли, анда татар-башкорт редакциясен нигезли.[7]

Татарстан Республикасына күченгәч, РФ һәм ТР Мәгълүмат агентлыклары белән хезмәттәшлек итә. «Мирас» журналының мөхәррир урынбасары булып эшли. Азатлык радиосында,[9] «Тәртип ФМда» алып баручы,[10] Тәртип ФМ радиоканалында «Мөһәҗирләр» тапшыруын алып бара,[7] туроператор булып та эшли.[5]

Бүләк һәм премияләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Үзбәкстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1993).[7]