Эчтәлеккә күчү

Айрат Гатиятов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айрат Гатиятов latin yazuında])
Айрат Гатиятов
Россия Федерациясе
фән һәм югары белем министры

урынбасары
Вазыйфага керешкән
2021 елның июне
Россия Федерациясе
фән һәм югары белем министрлыгы

департамент директоры
Вазыйфада
2020 елның июне – 2021 елның июне
Шәхси мәгълүмат
Туган 18 март 1989(1989-03-18) (35 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Сәяси фирка Бердәм Россия
Белем Казан дәүләт финанс-икътисад институты
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты магистратурасы

Айрат Гатиятов, Айрат Ринат улы Гатиятов (1989 елның 18 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― 2021 елның июнь аеннан Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры урынбасары. 3нче класслы гамәлдәге дәүләт киңәшчесе. [1]

1989 елның 18 мартында Казанда туган. Казанда татар гимназиясен[2], 2011 елда «Персонал белән идарә итү, менеджер» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2011 елдан КФУ составында), 2017 елда «төзелеш» юнәлеше буенча Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты магистратурасын тәмамлаган.[3]

2009-2010 елларда ― ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе (хәзер ябылган) студентлар советы рәисе, Татарстанның Студентлар футбол лигасына нигез салучы (Тимур Сөләйманов белән берлектә [3]).[4]

2011-2012 елларда ― Казанда 2013 елгы Универсиада Башкарма дирекциясендә әйдәп баручы белгеч.

2011-2015 елларда ― Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры (Ирек Фәйзуллин) ярдәмчесе.[4]

2015-2019 елларда ― Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының дәүләт, максатчан һәм тармак программаларын формалаштыру идарәсе башлыгы, аннары Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары.[4]

2019-2020 елларда ― Россия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгының мөлкәт комплексын һәм бюджет инвестицияләрен үстерү департаменты директоры. [5]

2020-2021 елларда ― Россия Федерациясенең фән һәм югары белем министрлыгының бюджет инвестицияләре департаменты директоры. [6]

2021 елның 30 июненнән ― Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары.[7]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты
  • Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте
  • истәлекле медальләр (2013, 2014, 2015)

Өйләнгән, ике улы бар.[8]

  1. Владимир Путин Айрат Гатиятовка өченче класслы дәүләт киңәшчесе исемен бирде. Татар-информ, 4.01.2012
  2. Айрат Гатиятов, Мәскәү. Безнекеләр башкалаларда. 2023 елның 5 гыйнвар көнендә архивланган.«Татарстан», 02.11.2021
  3. 3,0 3,1 Замглавы минобразования РФ назначен выходец из Татарстана Айрат Гатиятов. Бизнес-Онлайн, 30.06.2021(рус.)
  4. 4,0 4,1 4,2 Гатиятов Айрат Ринатович. 2023 елның 5 гыйнвар көнендә архивланган. Министерство строительства, архитектуры и ЖКХ Республики Татарстан
  5. Гатиятов Айрат Ринатович. tadviser.ru
  6. Гатиятов Айрат Ринатович. 2022 елның 27 сентябрь көнендә архивланган. Министерство науки и высшего образования Российской Федерации
  7. Распоряжение Правительства Российской Федерации № 1761–р. Телеграмма: Контакт @minobrnaukiofficial
  8. Гатиятов Айрат Ринатович. minobrnauki.gov.ru(рус.)