Айрат Ишморатов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айрат Ишморатов latin yazuında])
Айрат Ишморатов
Туган телдә исем Айрат Рафаил улы Ишморатов
Туган 28 июнь 1973(1973-06-28) (50 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Канада Канада
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе һәм Монреаль университеты
Һөнәре композитор
Җефет Эльвира Мисбахова, музыкант (альт)
Балалар кызлары Алина, Луиза
Ата-ана
  • Рафаил Риза улы, альпинист (әти)
  • Рәзимә Әхмәтгали кызы (әни)

 Айрат Ишморатов Викиҗыентыкта

Айрат Ишморатов, Айрат Рафаил улы Ишморатов, ингл. Airat Ichmouratov, рус. Ишмуратов Айрат Рафаилович (28.06.1973) — композитор, дирижёр.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А.Р. Ишморатов
А.Р. Ишморатов

1973 елның 28 июнендә Казанда туган. Бабасы — драматург Риза Ишморат, әбисе — РСФСР халык артисты Рәшидә Җиһаншина. Казанда «кларнетчы» белгечлеге буенча Р.М. Яхин исемендәге 3 нче балалар музыка мәктәбен [1], Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка укуханәсен (В.П. Курылев сыйныфы), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (А. Гыйльфанов сыйныфы), шунда ук аспирантураны, Монреаль университетының (Канада) магистратурасын (Андре Муазан сыйныфы) тәмамлаган. Монреаль университетының опера-симфония дирижерлыгы кафедрасында музыка буенча доктор дәрәҗәсен ала (2000).

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1993-1997 Татарстан дәүләт симфоник оркестрында һәм М. Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры оркестрында уйный.

Канада чоры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оркестр өчен симфоник әсәрләр, оркестр һәм төрле уен кораллары өчен әсәрләр, клезмер музыкасы һәм балалар өчен музыка иҗат итә.

2003 елда, композитор буларак беренче хезмәте — Беренче кыллы квартетын иҗат итә[3].

2015 елда Достоевский иҗатына нигезләнеп, «Юеш кар турында» (По поводу мокрого снега) исемле беренче операсын яза.

Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2002 Клезмер музыкасы — Kleztory
  • 2002 Барбер, Копланд, Бриттен, Брух — La Primavera (Казан) — Ak Bars
  • 2004 Клезмер — Kleztory, Юлий Туровский & I Musici de Montreal Chamber Orchestra — Chandos Records
  • 2007 «Nomade» — Kleztory — Amerix
  • 2008 Шостакович, Вайнберг, Ишморатов — I Musici de Montreal Chamber Orchestra — Analekta
  • 2010 Symphonique — Le Vent du Nord һәм Квебек симфоник оркестры — CBC
  • 2011 Carte Postale — Alcan Quartet — ATMA Classique
  • 2013 Бетховен, эскрипкә концерты (А. Ишморатов клезмер каденцияләре), Симфония No. 7 , Alexandre Da Costa — Тайпей симфоник оркестры (Тайвань) — Warner Classics
  • 2014 «Arrival» — Kleztory — Amerix

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2002 Канада милли музыка фестивале — I премия (Muczynski Trio составында).
  • 2004 VIII халыкара Пендерецкий исемендәге камера музыкасы бәйгесе (Краков, Польша) — I премия (Muczynski Trio составында).
  • 2007 «Опус» призы (Канада) — «Елның иң яхшы альбомы» номинациясендә — «Nomade» альбомы өчен (Kleztory төркеме составында).
  • 2012 III халыкара яһүд музыкасы фестивале һәм бәйгесе (Амстердам) — Furth Klezmer Prize (Kleztory төркеме составында)
  • 2014 «Arrival» альбомы ADISQ премиясенә тәкъдим ителә — «Гадәти музыкадя язылган иң яхшы ел альбомы» категориясендә.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зөфәр Хәйруллинның дөньякүләм танылган композитор һәм дирижер А. Ишморатовка багышланган «Югары нотада» документаль фильмы XI Казан халыкара мөселман кинофестивалендә күрсәтелде [4].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 3 нче балалар музыка мәктәбе сайты(үле сылтама)
  2. Опера театры сайтында, archived from the original on 2016-06-02, retrieved 2016-01-19 
  3. Татар-информ, 29.05.2006(үле сылтама)
  4. «Татарстан», 2015 ел, № 9