Айрат Мәмлиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айрат Мәмлиев latin yazuında])
Айрат Мәмлиев
Туган 6 гыйнвар 1940(1940-01-06) (84 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Башкортстан
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Айрат Мәмлиев (6 гыйнвар 1940 ел) — галим-физик. Физика‑математика фәннәре докторы (2004). 2-нче дәрәҗә «Ватан алдында күрсәткән хезмәтләре өчен» ордены медале иясе (2011).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәмлиев Айрат Хәбиб улы 1940 елның 6 гыйнварында Уфа шәһәрендә туган.

1963 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый. Диплом алганнан соң, Органик химия институтында хезмәт юлын башлый. 1978 елдан СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы физика һәм математика бүлегендә гыйльми хезмәткәр булып эшли. 1980 елдан өлкән гыйльми хезмәткәр. 1994 елдан Молекулалар һәм кристаллар физикасы институтында гыйльми хезмәткәр, шул исәптән 1999-2013 елларда лаборатория мөдире булып эшли<ref name="МӘМЛИЕВ Айрат Хәбиб улы"

Фәнни эшчәнлеге

Мәмлиев Айрат Хәбиб улы молекулаларның төзелешен, физик һәм динамик үзенчәлекләрен тикшерә, бу максатта микродулкынлы спектроскопия ысулын куллана. Ул күп органик берләшмәләрнең геометрик параметрларын, диполь моментларын, квадруполь тәэсир итешү һәм үзәктән читкә куылган бозылу константаларын билгели; йомшак молекулаларны төзегән өлешчеләрнең динамикасын өйрәнә, биш буыннан торган цикллардагы псевдо әйләнү хәрәкәтенә туры килгән модельне таба. Ул йөздән артык фәнни хезмәт авторы.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

2-нче дәрәҗә «Ватан алдында күрсәткән хезмәтләре өчен» ордены медале (2011).

Искәрмәләр

{{Reflist}}

Сылтамалар

  • Мәмлиев Айрат Хәбиб улы // Башкорт энциклопедиясе— Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — <nowiki>ISBN 978-5-88185-143-9</nowiki>.