Айрат Сафин (1975)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айрат Сафин (1975) latin yazuında])
Айрат Сафин
Туган телдә исем Айрат Фоат улы Сафин
Туган 1 август 1975(1975-08-01) (48 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Әлма-матер Казан дәүләт технология университеты
Һөнәре «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры
Эш бирүче «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ

Айрат Фоат улы Сафин (1 август, 1975 елда, СССР, ТАССР, Түбән Кама) — «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1975 елның 1 августында Түбән Кама шәһәрендә туа. Казан дәүләт технология университетын (1998, 2000) тәмамлый.

Карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1992-1996 елларда - "Түбән Кама төзелеш һәм металл конструкцияләр заводы" АҖ автотранспорт цехы автослесаре.

1996-1997 елларда - "Фундамент компаниясе " ҖЧҖнең сату башлыгы.

1997 елдан 1997 елга кадәр -"Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ синтетик каучуклар җитештерү заводының 1 нче җитештерү цехында слесарь-ремонтчы.

1997-1999 елларда - "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ синтетик каучуклар җитештерү буенча завод каучукларын полимерлаштыру цехының химик реактивлар җитештерү аппаратчысы.

1999-2001 елларда - "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ синтетик каучуклар җитештерү заводы каучукларны полимерлаштыру цехының бүлек башлыгы.

2001-2003 елларда - "Түбән Кама Нефтехим" ААҖ полистироллар җитештерү һәм газ конденсатын эшкәртү заводының полистиролларын эшләү цехы механигы.

2003-2004 елларда - "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ полистироллар җитештерү һәм газ конденсатын эшкәртү заводының баш механигы урынбасары.

2004-2005 елларда - "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ полистироллар җитештерү һәм газ конденсатын эшкәртү заводының стиролполимерлаштыру цехы башлыгы.

2005 елдан 2013 елга кадәр - "Казаноргсинтез" ГАҖ поликарбонатлар заводының дифенил- һәм поликарбонат синтезы цехы башлыгы.

2013 елдан 2020 елга кадәр - "Казаноргсинтез" ГАҖнең этилен заводы директоры.

2020 елдан — "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ генераль директоры.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Казаноргсинтез» ААҖ рәхмәте (2006 ел)
  • «Уйлап табу һәм рационализация отличнигы» билгесе (2012 ел)
  • Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең Мактау грамотасы (2017 ел)
  • «ТР Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенә 60 ел» билгесе (2018 ел)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]