Айрат Хәйруллин (1981)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айрат Хәйруллин (1981) latin yazuında])
Айрат Хәйруллин
А.Р.Хәйруллин 1.jpg
Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры
Вазыйфага керешкән
5 июнь 2019 ел
Әлмәт районы башлыгы
Вазыйфада
2015 елның 23 сентябре – 2019 елның 5 июне
Туган 11 декабрь 1981(1981-12-11) (41 яшь)
Flag of the Soviet Union.svg/Coat of arms of the Soviet Union (1956–1991).svg ССРБ. РСФСР байрагы РСФСР, Coat of Arms of Tatarstan ASSR.png ТАССР, Баулы

Айрат Хәйруллин, Айрат Ринат улы Хәйруллин (1981 елның 11 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Баулы) — Татарстанның сәяси һәм хуҗалык эшлеклесе, Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре башлыгы (20152019 елларда), 2019 елның 5 июненәнТатарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры. Социология фәннәре кандидаты (2007).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1981 елның 11 декабрендә Татарстан АССР Баулы эшчеләр бистәсендә (1997 елдан шәһәр) туган. Казан дәүләт технология университетының социаль-икътисадый факультетын тәмамлаган (2003).

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1996 елданБаулыда кирпеч заводы укладчы-сортировкалаучысы.

2002 елданТатарстан Республикасы элемтә министрлыгында I категорияле белгеч.

20032007 еллардаТатарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында әйдәүче белгеч, баш белгеч, бүлек башлыгы.

2007 елның мартыннан — «Татарстан Республикасы мәгълүмат технологияләре үзәге» дәүләт учреждениесе генераль директоры урынбасары.

2008 елның 28 мартыннанТатарстан Республикасы министрлар кабинеты аппаратында: мәгълүмат коммуникацияләре, мәгълүматны яклау һәм матди-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы, 2010 елның 23 апреленнән — аппарат җитәкчесе урынбасары, 2011 елның 1 гыйнварыннан — җитәкче урынбасары — эшләр белән идарә итүче.

2012 елның 31 маеннанТатарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе.

2015 елның 2 мартыннанӘлмәт муниципаль районында: башкарма комитет җитәкчесе в. б., 2 апреленнән — Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, 23 сентябрьдән — Әлмәт муниципаль районы башлыгы, Әлмәт муниципаль районы Советы рәисе, Әлмәт шәһәре башлыгы, Әлмәт шәһәре Советы рәисе.

2019 елның 5 июненнәнТатарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры[1][2].

Белеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Социология фәннәре кандидаты (2007)
  • МВА КДФИИ Программасын эшлекле администрацияләү остасы (2010)
  • Executive MBA Colorado State University программасы буенча уку узган (2014)

«Ак барс холдинг» ААҖ, «Таттелеком» ААҖ, «Сетевая компания» ААҖ, «Татэнергосбыт» ААҖ, «Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы» ААҖ директорлар шуралары әгъзасы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән. Улы, кызы бар[3]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]