Эчтәлеккә күчү

Айрат Шәймиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айрат Шәймиев latin yazuında])
Айрат Шәймиев
Туган телендәге исеме Айрат Минтимер улы Шәймиев
Туган 7 март 1962(1962-03-07) (64 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан дәүләт энергетика университеты
Һөнәре энергетик, генераль директор
Эш бирүче ТАИФ һәм Сибур[d]
Балалар Тимур, Ләйлә
Ата-ана
Кардәшләр Радик Шәймиев
Бүләк һәм премияләре Почет ордены (РФ, 2022) Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре (2002)РФ атказанган спорт мастеры (2002)

Айрат Шәймиев, Айрат Минтимер улы Шәймиев (Айрат Минтимерович Шаймиев; 1962 елның 7 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим) ― россияле эшкуар, 2008 елдан «Татавтодор» АҖ генераль директоры. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең улы. ТАИФ төркеменең элекке төп акционерларының берсе. «СИБУР» холдингы җитәкчеләреннән берсе. Беренче тапкыр Россиянең иң бай бизнесменнары исемлегенә 2005 елда эләккән. 2024 елда Forbes Айрат Шәймиевнең чиста капиталын 2,2–2,4 миллиард доллар[1], 2026 елда 1,9 миллиард доллар [2] дип бәяләгән.

1962 елның 7 мартында Татарстан АССР Мөслим районы үзәге Мөслим авылында МТСның баш инженеры Тимур (Минтимер) Шәймиев һәм сәүдә тармагы хезмәткәре Сәкинә Шәймиева гаиләсендә баш бала булып туган. Минтимер Шәймиев Минзәлә районара «Сельхозтехника» идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнгәч, гаилә 1962 елдан Минзәләдә яшәгән[3], КПССның Татарстан өлкә комитеты авыл хуҗалыгы бүлеге инструкторы итеп билгеләнгәч, 1967 елдан Казанда яши[4]. Энесе Радик 1964 елда Минзәләдә туган[5].

Мәскәү энергетика институтының Казан филиалын (хәзерге Казан дәүләт энергетика университеты) тәмамлаган.

1992―1996 елларда ― «Остаз» җитештерү фирмасы директоры.

1996 елдан 2008 елга кадәр ― «ТР юл сервисы» ААҖ генераль директоры.

2008 елдан ― «Татавтодор» АҖ генераль директоры. Айрат Шәймиев җитәкләгән «Татавтодор» компаниясе дәүләтнеке ― аның 100% акцияләре Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына карый. Үз тарихында (2008―2018) «Татавтодор» 82 млрд сумлык заказлар кабул иткән[6][7].

2021 елга кадәр Айрат Шәймиев берничә партнер белән бергә, абыйсы Радик Шәймиевне дә кертеп, ТАИФ төркеменә ия булган, ул 60тан артык төрле профильдәге бүлендек һәм бәйле предприятиеләрне берләштергән. Шул исәптән аңа «ТАИФ-НК» нефть эшкәртү заводы, «Казаноргсинтез» һәм «Түбән Кама Нефтехим», ТГК-16 генерацияләү компаниясе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, «Аверс» банкы, төзелеш һәм инвестиция-финанс компанияләре кергән.

2021 елда «Сибур»[d] нефть химиясе гиганты ТАИФның нефть химиясе һәм энергетика активлары өстеннән контроль пакет алган. Алмашка Татарстан акционерлары (ТАИФ) берләшкән компаниянең 15% акцияләрен һәм үзләрендә калган пакетны сатуга опцион алган[8].

Автоспортта уңышлары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айрат Шәймиев ― автокросс һәм трек узышлары буенча күп тапкырлар Россия һәм Европа чемпионы: ТР чемпионы (1999 ел), Европа чемпионы (автокросс Д1 2002 ел, 2004 ел, 2005 ел), Россия чемпионы (кышкы трек узышлары, «А-1600» төркеме, 1999 ел), Европа чемпионы (Д1, көмеш, 2003 ел), автокросс буенча Россия чемпионаты призеры (бронза — Түбән Ломов шәһәре, көмеш — Дмитров шәһәре, 1998 ел), трек узышлары (бронза, 1998 ел). Татарстан Республикасы Автомотоспорт федерациясенең кросс һәм трек узышлары комитеты әгъзасы. «Татарстан Республикасының иң яхшы спортчысы» дип танылган (2004 ел[9].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләле. Ике баласы бар. Улы Тимур (1989 елда Казанда туган) гаилә бизнесы белән бәйле: «Дружбанефть» АҖ (Зур Нөркәй[11]), «ТНГК-Развитие» (Әлмәт), МНКТ нефть компанияләренә ия[12]. Кызы Ләйлә NOX бутик-отелендә 70% ка ия.

2022 елдан Бөекбритания[13], Украина һәм Яңа Зеландиянең, 2025 елдан Канаданың[14] санкцион исемлекләрендә тора.

  1. Айрат Шаймиев. Forbes.ru
  2. 2177 Айрат Шаймиев 1,9 млрд долларов. Forbes.ru
  3. Шаймиев Минтимер Шарипович. Биография (2008-06-20). 2022-05-10 тикшерелгән.
  4. «В тени Минтимера»: уборка лучше всего давалась старшему, а младший сын хорошо готовил. Реальное время, 12.09.2016
  5. Флүр Баһаутдинов. Мөслимнән чыга инде ул Президентлар / Ф. Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: Идел-Пресс, 2006. ― Б. 56-63. ISBN 5-85247-005-4
  6. Тимур Латыпов. Хозяева большой дороги: who is who в дорожном строительстве Татарстана. Бизнес-Онлайн, 21.10.2019
  7. Компания сегодня. tatavtodor.ru
  8. Шаймиев Айрат Минтимерович. Персоналии ГлобалМСК.ру.
  9. Шаймиев Айрат Минтимерович. 2025 елның 16 сентябрь көнендә архивланган Татцентр.ру
  10. Признание  заслуг. РТ Онлайн16.11.2022
  11. АО Дружбанефть Большое Нуркеево
  12. Где работал внук Шаймиева до поста в нефтяной компании «Дружба»? АиФ Казань, 04.03.2014
  13. Не уедут жить в Лондон: чем Шигабутдинову и Шаймиеву-младшему грозят санкции? БИЗНЕС Online, 2.11.2022
  14. Канада ввела санкции против Айрата и Радика Шаймиевых. РБК, 18.06.2025

Шәрип Шәймөхәммәт улы Шәймиев оныклары[1] :


  1. Әнәк / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010.― Б.88―94.