Айрат Җиһаншин (1984)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айрат Җиһаншин (1984) latin yazuında])
Айрат Габделхак улы Җиһаншин
Туган 26 гыйнвар 1984(1984-01-26) (40 яшь)
Апас авылы, Апас районы, ТАССР
Милләт татар
Ватандашлыгы РФ
Һөнәре муниципаль эшлекле

Айрат Габделхак улы Җиһаншин (26.01.1984; Апас, Апас районы, ТАССР) — Татарстанның Апас районы башлыгы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айрат Габделхак улы Җиһаншин 1984 елның 26 гыйнварында Татарстан АССРның Апас районы Апас авылында туган.[1]

2001 елда авылында урта мәктәпне, 2006 елда Казан дәүләт энергетика университетын, 2015 елда РФ Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясен магистр-менеджмент белгечлеге буенча тәмамлаган.[2]

2004 елдан «Татэнерго» ААҖ-нең Буа электр челтәрләренең 1 разрядлы бүлгечләрен эксплуатацияләү буенча электромонтер.

2006-2009 елларда «Сетевая компания» ААҖ филиалы булган Буа электр челтәрләре бүлү челтәрләре хезмәте инженеры.

2009 елдан 2013 елга кадәр «Сетевая компания» ААҖ филиалы булган Буа электр челтәрләренең Шәһәр яны РЭСы баш инженеры.

2013 елдан 2015 елга кадәр «Сетевая компания» ААҖ филиалы булган Буа электр челтәрләренең Апас районы РЭСы башлыгы.

2015 елдан 2016 елга кадәр «Сетевая компания» ААҖ-нең Буа электр челтәрләре буенча баш инженер урынбасары.

2016 елдан 2021 елга кадәр «Сетевая компания» ААҖ филиалы булган Буа электр челтәрләре директоры.[2]

2021 елның октябреннән ТР Апас районы башлыгы.[2]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, 3 баласы бар.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]