Айрат Әхмәтгалиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айрат Әхмәтгалиев latin yazuında])
Айрат Әхмәтгалиев
Туган 19 август 1972(1972-08-19) (51 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Юлиус Фучик урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Рубин

Айрат Ринат улы Әхмәтгалиев (1972 елның 19 августы, Казан, РСФСР, СССР) — Россия футболчысы (ярымсакчы), 1995 елгы Җәйге Универсиаданың бакыр медале иясе, РФның икенче дивизионы җиңүчесе (1992, 1997, Түбән Кама «Нефтехимигы» һәм Казан «Рубин»ы составларында).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айрат Әхмәтгалиев 1972 елның 19 августында Казанда туа. «Электрон» футбол мәктәбенең барлык баскычларын узгач, 1990 елда «Рубин»да уйнап карый, әмма тренерга туры килми һәм яңа төзелгән «Нефтехимик» клубына китә. «Нефтехимик» белән беренче лигага чыга һәм команда лидерларының берсе була. 1996 елда Әхмәтгалиев белән Мәскәүнең «Спартак» командасы кызыксына[2].

1996 елда «Рубин»га яңа тренер — Игорь Волчок килә, Премьер-лигага чыгу бурычы куела. Казан клубы Әхмәтгалиевны кире чакыра. Төп составта 3 сезонны уйнап һәм клубны Беренче дивизионга чыгарып, 2000 елда Әхмәтгалиев Виктор Антиховичка кирәкми була.

Казанлылар составына керүдән туктаган ярымсакчы Пермьнең «Амкар»ына күчә. 2001/02 Россия Кубогы ярышларында «Торпедо» капкасына ике туп (3:0) һәм «Сокол» капкасына туп (2:1) кертә; Премьер-лига командаларына ярымфиналга барып җитәргә ярдәм итә, анда команда «ЦСКА»га 0:1 исәбенә оттыра.

2001 елның 19 июнендә, үз кырында «Рубинга» каршы матчта, 41 нче минутта җәрәхәтләнә, шуның аркасында карьерасын тәмамлый.

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]