Айсылу Башкурова-Садыйкова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айсылу Башкурова-Садыйкова latin yazuında])
Айсылу Башкурова-Садыйкова
Туган телдә исем Башкурова-Садыйкова Айсылу Хөсәен кызы
Туган 27 апрель 1946(1946-04-27) (77 яшь)
Совет Социалистик Республикалар Берлеге, РСФСР, Горький өлкәсе, Кызыл Октябрь районы, Уразавыл
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
Һөнәре галим, фольклорчы
Эш бирүче Тел, әдәбият һәм сәнгать институты[1]
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре

Айсылу Башкурова-Садыйкова, Башкурова-Садыйкова Айсылу Хөсәен кызы (27 апрель 1946 ел, Совет Социалистик Республикалар Берлеге, РСФСР, Горький өлкәсе, Кызыл Октябрь районы, Уразавыл) — филолог, публицист, фольклорчы, филология фәннәре докторы[2], Татарстан Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гыйльми советы һәм Халыкара Төрки Академиясе әгъзасы.[3] Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре (2003).[2]

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1946 елның 27 апрелендә Горький өлкәсе, Кызыл Октябрь районының, Уразавыл авылында туа. 1963 елда ул вакытта Ульянов-Ленин исемен йөрткән Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына "Филолог. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы." белгечлеге буенча укырга керә, аны 1968 елда тәмамлый.

1977 елда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына редактор булып эшкә керә. 1983 елда халык иҗаты секторына хезмәткәр булып күченә. Хәзерге вакытта халык иҗаты бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре булып тора. 1992 елда фольклористика белгечлеге (10.01.09) буенча "Фольклор в эстетике Галимджана Ибрагимова" темасына кандидат диссертациясен яклый. 2001 елда шул ук фольклористика белгечлеге буенча «Идеология ислама и татарское народное творчество» темасына докторлык диссертациясен уңышлы яклый.[3]

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үз эшләрендә Айсылу Башкурова-Садыйкова татар әдәбиятының үсеше, фольклор һәм әдәбиятының бәйләнешләре темасын ачыклый, шулай ук дини, ислам жанрларының татар халык иҗатындагы яшәешен яңа югарылыкта анализлый. Ул беренчеләрдән булып ислам идеяларының, мотивларының халык иҗатындагы ролен фән күзлегеннән өйрәнә, мөнәҗәт жанрын ачыклый. Шулай ук күп еллар дәверендә татар халык иҗатының текстларын русчага тәрҗемә итә, аларның берничә томы дөнья күрә.[2]

Мәсәлән, аның "Милли-мәдәни мирасыбыз. Түбән Новгород" китабындагы "Моң чишмәләре тирәннән чыга" шактый олы мәкаләсе татар халкы арасында элек-электән бик популяр булган мөнәҗәтләргә багышланган. Ул бу эшендә мөнәҗәтләрдә халыкның тормыш фәлсәфәсе, ислам кануннары буенча яшәү мәгънәсе чагылган дигән фикер чыгара.

Шулай ук 2005 елда басылган "Ислам һәм татар халык иҗаты" китабында татар иҗаты белән ислам идеологиясенең бәйләнешен ачыклый.[4]

Эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китаплары:

  • Фольклор в эстетике Галимджана Ибрагимова.–Казань, 1995.–105 с.
  • Идеология ислама и татарское народное творчество.–Казань: Иман, 2000.–260 с.
  • Мөнәҗәтләр.–Казан: Иман, 2000.–232 б. (Автордашы–Ягъфәров Р.Ф.)
  • Мунаджаты (на тат.и рус. яз.) – Казань: Таткнигоиздат, 2005.–62 с.
  • Бәетләр.–Казан: Иман, 2000.–192 б. (Соавтор –Ягъфаров Р.Ф.)

Мәкаләләр:

80 тирәсе мәкалә авторы.

  • Сөембикә бәетендә шигъри аһәңнәр.–Казан: Иман, 1998.
  • Хәзрәти Әминә.–Казан: Иман, 1999.–№ 12.
  • Хәзрәти Гайшә.–Казан: Иман, 2000.–№ 3.
  • Мөнәҗәтләрдә тел – сурәтләү чаралары // Фольклор теле – шигърият теле.–Казан: Фикер, 2001.–Б. 55–65.
  • XVIIIгасыр татар шигъриятендә дини-суфичыл мотивлар / А.Х. Садыйкова // Актуальные проблемы современной фольклористики; материалы международной научной практической конференции под ред. К.М. Миннуллина (Казань, 29 июня 2009 г.). – Казань. – 2009. – С. 61–63.
  • Габдулла Тукай иҗатында борынгы дини әдәбият традицияләре // А.Х. Садыйкова // Габдулла Тукай мирасы һәм Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция материаллары (Казан, 25 апрель, 2011 ел). – Казан. – 2011. – С. 40–41.
  • Татар матбугачылыгы һәм Тукай / А.Х. Садыйкова // Төрки телле китап-гасырлар хәзинәсе; материалы Международной научно-практической конференции, посв. истории тюркоязычной книги (17–18 октября 2012 г.). – Казань. – 2012. – С. 284–287.
  • Башкурова-Садыйкова А. Х. Ислам hэм татар халык ижаты / Айсылу Башкурова-Садыйкова ; Татарстан Респ. ФА. Г.Ибраhимов исем. Тел, эдэбият hэм сэнгать ин-ты. - Казан : ТЭСИ, 2005. - 231 б. : фот. ; 21 см.. - Библиогр.: с. 226-230. һ.б.[2]

Редакцион эш:

80 тирәсе китапларга һәм җыентыкларга редактор буларак өлеш кертә.

  • Ф. М. Валиуллина. Национально-мифологические и религиозные мотивы в дастане «Идегей» (на тат.яз.). – Казан: Мирас, 2007. – 11 п.л.
  • Об исторических памятниках по долинам Камы и Белой.–Казань, 1981.–8,5 п.л.
  • Инструкция по составлению татарско-русского словаря полного типа (в трех томах).–Казань, 1982.–5,5 п.л.
  • Республика Татарстан: памятники истории и культуры.–Казань, 1993.–25 п.л. Автордаш–Ф.А.Садыкова. һ.б.

Тәрҗемәләр:

  • Татарское народное творчество 15 томах. Сказки 1-3 том. Казань: Магариф. – 2008–2014.
  • Наследие: Загадки // Идель.–1999.–№ 9.–0,3 п.л.
  • Сб. Пусть нам лешие попляшут, попоют.–Библиотека журн. Казань, 1992.–1,5 п.л. һ.б.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФӘННӘР АКАДЕМИЯСЕ: Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты сайты
  3. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  4. Милли-мәдәни мирасыбыз: Түбән Новгород. – 2 нче басма. – Казан, 2021. – 384 б. – («Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» сериясе). ISBN 978-5-93091-335-4
  5. Садекова, Айслу Хусяиновна. Фольклор в эстетике Галимджана Ибрагимова : Автореф. дис. на соиск. учен. степ. к.филол.н / Ин-т яз., лит. и истории им. Г. Ибрагимова, Казан. науч. центр Рос. акад. наук. - Казань, 1992. - 22 с. - Библиогр.: с. 22(үле сылтама)
  6. Электронный каталог РНБ - Айсылу Башкурова-Садыйкова
  7. Труды ученых Института языка, литературы и искусства имени Г. Ибрагимова: 1939–2019: Библиогр. указ. – 2-е изд., перераб. и доп. – Казань, 2019. – 252 с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар халык иҗаты