Айсылу Имамиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айсылу Имамиева latin yazuında])
Айсылу Имамиева
Туган телдә исем Айсылу Зөфәр кызы Имамиева
Туган 28 август 1985(1985-08-28) (38 яшь)
ТР Лаеш районы Имәнкискә авылы
Милләт татар

 Айсылу Имамиева Викиҗыентыкта

Айсылу Имамиева (1985 елның 28 августы, Лаеш районы Имәнкискә авылы) — язучы, драматург, журналист[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айсылу Имамиева (Айсылу Зөфәр кызы Шәехова) 1985 елның 28 августында Татарстан Республикасы Лаеш районы Имәнкискә авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 2003–2008 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарих факультетында, аннары 2008–2011 елларда аспирантурада белем ала.

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәктәптә укыган елларда ук иҗат белән актив шөгыльләнә. Казан дәүләт университетының «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсендә чыныгу ала. Әлеге берләшмәнең актив әгъзасы була. Казан дәүләт университетының татар студентлары газетасы «Тәрәзә» не чыгаруда катнаша. «Ялкын», «Идел» республика журналларында, «Шәһри Казан» газеталарында эшли. Проза, драматургия, публицистика жанрында эшли.

Казан химия-технология университетында татар теле укыта. 2018 елдан — «Казан утлары» журналының публицистика һәм сәнгать бүлеге мөхәррире. 2023 елдан — «Сабантуй» журналының әдәби мөхәррире вазифасын башкара.

Казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Яңа татар пьесасы — 2004», «Иделем акчарлагы — 2006» конкурслары дипломанты. Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тиен белән аю, 2008 (Беренче китабы. Анда мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен әкиятләр тупланган). Төпчек бала, 2017 (Әлеге китапта Айсылу Имамиеваның хикәяләре, парчалары, уйланулары, пьесалары һәм әкиятләре тупланган. Автор үзенең иҗат җимешләре аша кешенең күңел тирбәнешләрен, тормыш чынбарлыгын, яшәеш матурлыгын уй-фикерләренә төреп укучыга күрсәтә).

Швециядән килгән Эрик, 2021 (Бу китапта язучының балалар өчен повестьлары тәкъдим ителә).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Айсылу Имамиева/ Aysilu Imamieva (ru). Eurasiancreativeguild (2020).