Эчтәлеккә күчү

Айшә Диттанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айшә Диттанова latin yazuında])
Айшә Диттанова
Туган телендәге исеме кырымтат. Ayşe Dittanova
Туган 27 февраль 1918(1918-02-27)
Ялта, Таврия губернасы
Үлгән 15 ноябрь 2015(2015-11-15)[1] (97 яшь)
Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары
Ватандашлыгы  СССР
 Украина
 Америка Кушма Штатлары
Һөнәре актёр

Айшә Диттанова (кырымтат. Ayşe Dittanova, Айшә Диттанова (1918 елның 27 феврале, Дерек, РСФСР - 2015 елның 15 ноябре, Нью-Йорк, АКШ) - Кырымтатар актрисасы, Кырымтатар драма театрын торгызу инициаторы, Украинаның атказанган артисты (1993).

Айшә Диттанова Ялта янындагы кечкенә Дерек авылында туган, хәзерге вакытта ул шәһәрнең бер районы. 1933 елда ул Симферополь театр техникумын тәмамлый, аннан соң Кырым драма театры труппасында эшли башлый. Аның иң мөһим рольләренең берсе "Бахчисарай фонтаны" пьесасында уйнау була.

Кырым татарларын сөргенләү вакытында ул Таҗикстанга килеп җитә, анда 1946 елда профессиональ театр сәхнәсенә кайта. Совет сәясәте аркасында Диттанова, Кырым татар нәселеннән булган башка актерлар кебек үк, милли сәнгать белән шөгыльләнә алмый.

Айшә ханым 1988 елда Кырымга кайта, шунда ук Кырымтатар театрын торгызу эшенә керешә, анда 1990 елдан 1996 елга кадәр эшли, мәдәният үсешенә керткән зур өлеше өчен "Украинаның атказанган артисты" дигән мактаулы исемгә лаек була.

1996 елдан үлгәнчегә кадәр ул Нью-Йоркта яшәгән, ләкин Кырымга кат-кат барган әйләнеп кайткан. 2014 елда ул БМО штаб-фатирында узган Кырым татарларын сөргенләүнең 70 еллыгына багышланган тантанада чыгыш ясаган. Ул 2015 елның 15 ноябрендә вафат булган.[2]

  • Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе (1993)