Айя Суфия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айя Суфия latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Айя Суфия
Αγία Σοφία һәм Ayasofya
Hagia Sophia Mars 2013.jpg
2013-01-03 Interior of Hagia Sophia 01.jpg
Нигезләнү датасы 537
Эшчәнлек өлкәсе Византия сәнгате[d]
... хөрмәтенә аталган Изге Зирәклек[d]
Нигезләүче Бөек Константин
Мәдәният Византия империясе
Дәүләт Flag of Turkey.svg Төркия[1]
Административ-территориаль берәмлек Фатиһ[d] һәм Истанбул
Урын Султанахмет[d]
Әсәрнең клиенты Юстиниан I[d]
Багышланган Изге Зирәклек[d]
Мигъмар Милет Исидоры[d] һәм Тралл Анфимие[d][2][3]
Мигъмарият стиле Византия мигъмарияте[d]
Рәсми ачылу датасы 1054
Түләүнең рөхсәт ителгән төрләре кулдагы акча[d] һәм Музейкарт[d]
Рәсми веб-сайт muze.gen.tr/muze-detay/ayasofya(ингл.)
Hagia-Sophia-Laengsschnitt.jpg
Hagia Sophia, view at night.jpg
Hagia-Sophia-Grundriss.jpg
Нинди веб-биттә тасвирланган thebyzantinelegacy.com/hagia-sophia(ингл.)
Оештырылманың Викиҗыентыктагы бите Ayasofya
Монда җирләргәннәр төркеме Айя Суфиядә җирләнгәннәре[d]
Интерьерлар элементы өчен Викиҗыентыктагы төркем Төркем:Айя Суфия интерьерлары[d]
Commons-logo.svg Hagia Sophia Викиҗыентыкта

Айя Суфия (грек. Αγία Σοφία, төр. Ayasofya) — Төркия башкаласы Истанбулда урнашкан дөньякүләм мәшһүр архитектура истәлеге. 324327 елларда чиркәү буларак төзелгән Айя Суфия — Византия архитектурасының киң танылган үрнәкләренең берсе, империянең “алтын чоры” билгесе булып тора. 1453 елда Госманлы хәлифәлеге Константинопольне яулап алгач, чиркәү мәчеткә әйләндерелә. Дивардагы христиан «изге»ләре рәсемнәре балчык белән каплана, алар урынына гарәп каллиграфиясе язулары төшерелә. Биеклеге — 55,6 м, гөмбәз диаметры — 31 м. 1934 елдан 2020 елга кадәр музей буларак хезмәт итә. Дини статусын югалткач, диварлардагы христиан сурәтләре яңадан ачылып, күпсанлы Аурупа туристларын җәлеп итәләр һәм табыш китерәләр. 2020 елда Айя Суфия Рәҗәп Таййип Әрдоган карары буенча яңадан мәчет статусын ала[4].

Хәзерге халәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XX гасыр башында Госманлы империясе таркалганнан соң Анатулыда яңа милли дәүләт барлыкка килә — Төркия җөмһүрияте. Аңа нигез салучы Мостафа Кемал Ататөрк иҗтимагый тормышта дөньявилык игълан итә һәм төрле яклап динне кысрыклау кампаниясен башлый. Аның кысаларында Айя Суфия да үзгәрешкә дучар була — 1935 елда Кәмал-паша карары белән мәчет музейга әйләндерелә. Шул көннән бирле ул илгә зур күләмдә табыш китерә башлый — берүк вакытта ике мәдәният һәм ике дингә бәйле булган бина дөньяның төрле почмакларында яшәгән мөселман, христиан һәм башка диндәге туристларны җәлеп итә. Керү билеты 15 доллар. Елга аны якынча 3 миллион кеше зиярәт кыла.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Айя Суфияны мәчеткә әйләндерү эшләрендә танылган госманлы мигъмар Мигъмәр Синан катнаша. Бина мәңгелек мәчет булып саклансын өчен ул андагы мөселман элементларын бина эченнән чыкмаслык итеп эшли: Аллаһ, Мөхәммәд, хәлифәләр исемнәре язылган һәм диварларга эленгән зур такталар бинаның эчендә ясала. Шул рәвешле аларны сүтмичә мәчеттән алып чыгып булмый. Әлеге мәһабәт такталар бүген дә Айя Суфияның диварларын бизәп тора.


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]