Ай булмаса, йолдыз бар (телесериал)
| Ай булмаса, йолдыз бар | |
|---|---|
| Жанр | драматик фильм[d] |
| Режиссёр | Александр Далматов |
| Продюсер | Илшат Әминов |
| Сценаричы | Александр Далматов, Алсу Хәбибуллина |
| Баш ролләрдә | Диләрә Фазлыева Артем Пискунов Алмаз Борһанов |
| Оператор | Максим Самсонов |
| Киноширкәт | Җитештерү: «Ватан 21 гасыр» |
| Нәрсәгә нигезләнгән |
Туфан Миңнуллин. «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесасы |
| Озынлык | 10 серияле фильм |
| Ил | |
| Тел | татарча |
«Ай булмаса, йолдыз бар» телесериалы (рус. Телесериал «Без луны звезда нам светит») ― күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның (1935―2012) «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәре буенча 2025 елда «Татарстан - Яңа Гасыр» каналы белән берлектә «Ватан 21 гасыр» киноширкәте төшергән телесериал. Режиссер ― Александр Далматов. Премьера 2025 елның ахырына планлаштырылган[1].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]«Ай булмаса, йолдыз бар» пьесасының (жанры ― театраль хикәя) Әлмәт татар драма театрындагы премьерасы 1977 елда булган. 1979 елда Әлмәт театрының «Ай булмаса, йолдыз бар» спектакле өчен автор Туфан Миңнуллин, спектакльнең режиссеры Гали Хөсәенов һәм төп рольне (Мәдинә) башкарган актриса Дамирә Кузаева Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булганнар[2]. Әсәр киң танылу алган һәм Татарстанда, Башкортстанда, Үзбәкстанда, Марий Эл, Калмыкиядә, Дагстанда, шулай ук Мурманск, Новокузнецк һәм Әстерхан театр сәхнәләрендә куелган[3].
Сериалны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе (комиссия җитәкчесе Марат Готыф улы Әхмәтов) ярдәмендә «Татарстан - Яңа Гасыр» каналы белән берлектә «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе (директоры Алинә Сөйләйманова) төшерә[4].
Төшерү 2025 елның июленнән сентябрь ахырына кадәр диярлек дәвам итә. Аннары постпродакшн[d] башлана. Декабрь азагында сериал өстендә эш тулысынча тәмамланыр дип планлаштырыла. Экраннарда гыйнвар каникулларында тәкъдим ителә[4].
Режиссер ― Александр Далматов, Георгий Данелия исемендәге Сценаристлар һәм режиссерларның югары курсларын (рус. ВКСР) тәмамлаган, ТНВда зур уңыш белән күрсәтелгән, тәнкыйтьчеләр һәм тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителгән «Кеше китә — җыры кала» телесериалы (Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча), «Кырык дүртнең май аенда» тулы форматлы фильмы (Нурихан Фәттах әсәре буенча) авторы[5].
Төшерү төркеме
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Генераль продюсер ― Илшат Юныс улы Әминов.
- Продюсерлар ― Нияз Сабиров, Резеда Фәсхетдинова.
- Куючы режиссер ― Александр Далматов.
- Сценарий авторлары ― Александр Далматов, Алсу Хәбибуллина (кино җитештерүдә беренче эше).
- Куючы оператор ― Максим Самсонов.
- Икенче режиссер ― Илмир Хәбибуллин.
- Фокус-пуллер[d], механик ― Никита Анисимов.
- Машина йөртүче ― Роберт Шәйхетдинов.
- Рәссамнар ― Сәлимә Аскарова, Фирүзә Зиннәтуллина.
- Костюмнар буенча рәссам, реквизитор ― Алсу Кадыйрова.
- Гримерлар ― Элина Шәйхетдинова, Эльза Ибраһимова.
- Гафферлар[d] ― Рүзәл Хәбибуллин, Станислав Шәмгунов, Леонид Макаров.
- Тавыш операторлары ― Ринат Хәйруллин, Георгий Матвеев.
- Администратор ― Рамил Кадыйров.
Рольләрдә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Шәрык клубы бинасында Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры ярдәмендә узган актерларны сайлау кастингына 500 кеше язылган. Дәгъвачылар арасында республиканың барлык театрларыннан профессиональ актерлар гына түгел, күп санлы үзешчән артистлар да булган[4].
- Мәдинә ролендә ― Диләрә Фазлыева, Әлмәт театры артисты.
- Мирзанур ролендә ― Артем Пискунов, Тинчурин театрыннан, ТР атказанган артисты.
- Автор ролендә ― Алмаз Борһанов, Камал театры артисты.
Төшерү урыннары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Казанда сериалның төп герое Мәдинә Сафинаның студент еллары төшерелгән. Төшерү командасы Казан федераль университетында, Татарстан Язучылар берлеге бинасында, шәһәр урамнарында эшләгән. Чистайда төп героиняның мәктәптә эшләү вакыты эпизодлары төшерелә[4].
- Казан (КФУ, ТР Язучылар берлеге һәм шәһәр урамнары),
- Чистай районы,
- Кама Тамагы районы,
- Лаеш районы,
- Питрәч районы (Кызыл-Яшьләр, Мансур Гыйләҗев дачасы). Питрәч районы Көлкәмәр авылында туган режиссер Александр Далматов (Долгов) биредә үзенең өченче проектын тормышка ашыра[6],
- Яшел Үзән районы (Олы Күлбаш, Олы Клүчә) [7][1].
Эчтәлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Пьесада булган сюжет канвасы калган, әмма аерым геройларның сюжет линияләре тирәнәйтелгән. Бөтен сезон дәвамында героиняны зур сынаулар көтә — әнисе үлеме, иренең хыянәте, бердәнбер кызын югалту. Ләкин ул барлык кыенлыкларны да уза һәм кешелеклелеген югалтмый. Биредә көнкүреш, көндәлек проблемалар бер хатын-кыз (Мәдинә Сафина) язмышы мисалында күрсәтелә һәм хатын-кызның ничек көчле булып кала алуы күрсәтелә[4].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 К 90-летию Туфана Миннуллина стартовали съемки сериала по пьесе «Ай булмаса, йолдыз бар». tnv.ru, 07.08.2025
- ↑ Альфия Миннуллина. 85 лет назад родился великий сын татарского народа Туфан Миннуллин. Tatarlar.info
- ↑ Айсылу Хафизова. «ТНВ» запускает новый сериал по пьесе Туфана Миннуллина. Татар-информ, 30.05.2025
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 Татарская женщина всегда остается сильной: в Татарстане снимут сериал по Туфану Миннуллину. Рамблер/кино, 17.06.2025
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Александр Далматов: «Керәшеннәрдә фахишәләр булмаган». Интертат, 24.10.2023
- ↑ Дачу Мансура Гилязова покажут по ТНВ. RUTUBE видео, 0:47, 17.08.2025
- ↑ В Зеленодольском районе кипит работа над новым сериалом от кинокомпании «Ватан 21 век»! Зеленодольск Онлайн t.me, 9.08.2025
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Рузилә Мөхәммәтова. Туфан Миңнуллинның туган көнендә телесериалның символик тәлинкәсе ватылачак. Татар-информ, 22.08.2025.
- К 90-летию Туфана Миннуллина стартовали съемки сериала по пьесе «Ай булмаса, йолдыз бар». vkvideo.ru, 2:42
- Татарская женщина всегда остается сильной: в Татарстане снимут сериал по Туфану Миннуллину. Рамблер/кино(рус.)