Академиклар Арбузовларның музей-йорты (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Академиклар Арбузовларның музей-йорты (Казан) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Академиклар Арбузовларның музей-йорты
Нигезләү датасы 1969
Урын Казан, Катанов тыкрыгы, 8
Директор Наталья Кореева

Академиклар Арбузовларның музей-йорты, рәсми исеме РФ ФА Казан Фәнни үзәгенең А. Е. Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтының академиклар А. Е. һәм Б. А. Арбузовларның музей-йорты (рус. Дом-музей академиков А.Е. и Б.А. Арбузовых Института органической и физической химии им. А.Е. Арбузова Казанского научного центра Российской академии наук, ингл. Arbuzov house-museum Kazan) — Казанда 1971 елда ачылган музей. Музей күргәзмәсе аталы-уллы галимнәрнең тормышын һәм фәнни эшчәнлеген яктырта.
Татарстан Республикасының мәдәни мирас объекты № 1600539000.

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Катанов тыкрыгындагы йортлар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейга ССРБ ФА Президиумының 1969 елның 28 мартындагы карары белән нигез алына. 1971 елның 22 сентябрендә музей беренче килүчеләр өчен ишекләрен ача. Музей әүвәл «А. Е. Арбузовның мемориаль музее» буларак Казанның Катанов (элекке Мәктәп) тыкрыгында академик А. Е. Арбузов гаиләсе белән 19161968 елларда яшәгән агач йортта ачыла.

1987 елда музей Татарстан АССРның тарихи һәйкәлләре исемлегенә кертелә.

2001 елда музей исеме «Академиклар Арбузовларның музей-йорты» итеп үзгәртелә. Борис Александр улы Арбузов үз гаиләсе белән әлеге йортта 1955 елга хәтле яшәгән булган.

Музей экспозициясе совет химик-органигы, химия фәннәре докторы, ССРБ ФА академигы, ике Сталин премиясе лауреаты, Социалистик Хезмәт Каһарманы Александр Ерминингелд улы Арбузов (18771968) һәм аның өлкән улы һәм шәкерте химик-органик, химия фәннәре докторы, ССРБ ФА академигы, Ленин һәм Сталин премияләре лауреаты, Социалистик Хезмәт Каһарманы Борис Александр улы Арбузовларның (19031991) тормышы һәм фәнни эшчәнлеге турында сөйли.

Күргәзмәләрдә шулай ук А. Е. Арбузовның кече улы Ю. А. Арбузов, кызы И. А. Арбузова, архитектор К. Л. Мюфке турында да мәгълүмат бар.

«Казан — урыс органик химиясе бишеге» дигән бүлек химиклар Н. Н. Зинин (18121880) һәм К. К. Клаустан (17961864) башлап, бүгенге көнгә кадәр булган фәнни традицияләр турында сөйли.

Музей, ял көннәре булган шимбә, якшәмбедән кала, һәр көнне 9 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр ачык. Керү бушлай.

Тупланма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей-йортта галимнәр яшәгән вакыттагы көнкүреш мөхите сакланган. Күргәзмәдә гаилә кулланган XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы йорт җиһазы, көнкүреш әйберләренең төп нөсхәләре күрсәтелә. Барысы 28 мең саклау берәмлеге.

Йорт диварларында А. Е. Арбузовның яшь чагында ясаган картиналары урнаштырылган.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1913 елда урыс эклектикасы (яки модерн) стилендәге шәһәр утары итеп төзелгән бина. Төзелгәннән соң бер тапкыр да үзгәртеп корылмаган, барлык архитектура детальләре сакланган. Инкыйлабка кадәр йортның хуҗасы — рәссам И. И. Шишкинның бертуган сеңлесе О. И. Ижболдина һәм аның кызы Мария Д. Алексеева. 1916 елда йортны академик А. Е. Арбузов сатып ала һәм шунда яшәп кала.

Фотогалерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. М. М. Шарипов. Познавательный путеводитель по Казани. К.: «Скрипта», 2015. ISBN 978-5-99008-642-5

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани