Академик А.Е. Арбузовның музей-йорты (Биләр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Академик А.Е. Арбузовның музей-йорты (Биләр) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Академик А.Е. Арбузовның музей-йорты
А.Е. Арбузов музей-йорты 3.jpg
Нигезләү датасы 1977
Урын Биләр (Алексеевск районы)

Академик А.Е. Арбузов музей-йортыБиләр дәүләт тарих, археология һәм табигать музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан музей. Музей танылган химик Александр Ерминингельдович Арбузов тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган. Урнашу урыны – Татарстан Республикасы Алексеевск районының Биләр авылы.

Музей тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1712 елда Арбузовлар гаиләсе Түбән Новгород губернасыннан Спас өязе җирләренә килеп урнаша. Алар яши торган авыл Баран (килеп чыгышы бәрәнҗәрләр белән бәйле) дип аталган була. Элекке вакыт алпавытлар торган җиргә фамияләрен кулланып исем кушу традициясе буенча авыл Арбузов-Баран дип йөртелә башлый.

1926 елда Александр Ерминингельдовичның әтисе улгәч, өй башлангыч мәктәп вазыйфасын үти. 50 елдан соң укытырга балалар калмау сәбәпле ябыла — 1976 елда Арбузовлар өе бушап кала.

Шул ук елда Алексеевск районы җитәкчелеге, Арбузовның туганнары белән килешеп, йортны Биләр төбәгенә китереп салалар.

1977 елда Арбузов музей-йорты ачыла. Арбузовның балалары алып килгән һәм башка шәхси әйберләре саклана. Музейда шулай ук “Арбузов колбасы” һәм “Арбузов реакциясе”н курергә мөмкин. Александр Ерминингельдовичның акварель белән ясалган дүрт рәсемен дә карарга була.

Музей эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А.Е. Арбузов музей-йорты 2.jpg

Органик химия фәнененә нигез салучы Александр Михаилович Бутлеров, Алексеевск районы Арбузов-Баран авылыннан 1 км ераклыкта гына булган Бутлеровка авылында туып үсүне истә тотып, музейны ачканда, экспозицияләрне кую өчен ике аерым бүлмә ясыйлар: берсендә – А. Е. Арбузов, икенчесендә – А.М. Бутлеров турында мәгълүматлар тупланган.[1] Александр Михаил улына кагылышлы музейда ике чын экспонат саклана: картина һәм кара савыты.

2012 елда музей-йортның торышы начарлана. Тышлыгын күзәтеп, бүгенге көндә дә төзекләндерү ясалмаган.

Музей күргәзмәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. А. Е. Арбузов музей-йорты хакында /«Культура РФ» проекты/.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]