Эчтәлеккә күчү

Академик Кирпичников урамы (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Академик Кирпичников урамы (Казан) latin yazuında])
Академик Кирпичников урамы
Карта
Төбәк Татарстан
Шәһәр Казан
Район Совет районы һәм Казан
Почта индексы 420029

Академик Кирпичников урамы, Петр Кирпичников урамы (рус. Улица академика Кирпичникова) — Казанның Совет районындагы урам. Академик Губкин урамы белән киселештә башлана. Академик Арбузов урамы белән киселештә тәмамлана. Пионер, А. Попов, 8 Март урамнары белән кисешә. КХТИ ректоры Петр Анатолий улы Кирпичников (1913-1997) исемен йөртә. Почта индексы 420029.

Элекке исеме Октябрьнең 50 еллыгы урамы. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән урамның исеме Бөек Ватан сугышында катнашкан химик-технолог, КХТИның ректоры, профессоры булып эшләгән, РСФСР атказанган фән эшлеклесе, ССРБ ФА мөхбир-әгъзасы, академик, талантлы оештыручы Петр Анатолий улы Кирпичников (1913-1997) истәлегенә Академик Кирпичников урамы итеп үзгәртелә[1].

Игътибарга лаек обьектлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]