Академик Сахаров Урамы (метро станциясе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Академик Сахаров Урамы (метро станциясе) latin yazuında])
Академик Сахаров Урамы
Урын Россия
Координатлар 55°46'56.870"тн, 49°13'9.563"кнч
Хуҗа Казан метрополитены
Other information
Халәт төзелә
55°46′58″ т. к. 49°13′05″ кч. о.HGЯO
Карта

Академик Сахаров УрамыКазан метрополитенының икенче линиясенең төзелеп килүче дүртенче станциясе. Ачылу 2023 елга планлаштырылган[1].

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Станция Казан метрополитенының икенче линиясендәге дүрт станциядән торган беренче җибәрү участогына керә. План буенча Альберт Камалиев проспекты буенда ИКЕА кибете янында урнашкан, анда чыгу юлларының берсе булачак.

Чыгу юллары Җиңү проспекты буенда урнашачак — киләчәктә торак йортлар белән төзеләчәк буш урында.

Станция соңгы станцияләрдәге кебек әйләнеш тупикларына ия булачак (Авиатөзелеш яки Имәнлек).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төзелеш башланган көннәр буенча станция икенче линиядә беренче булып тора. Башта икенче линияне Фучик урамындагы Имәнлек станциясеннән төзи башларга җыенганнар, чөнки барлык техника Имәнлек төзелеше тәмамланганнан соң шунда калган була. Әмма соңрак Сахаров станциясен төзергә ниятлиләр, чөнки станция урнашырга тиеш булган бушлыкта төзелешкә комачаулаучы коммуникацияләрне минималь чыгару булырга мөмкин.

Станцияне ИКЕА кибете янында төзи башлау өчен фирма 1 миллиард сум тәкъдим иткән[2].

Төзелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сахарова» метро станциясе төзелеше

2018 елның апрелендә геологик күзәтчелек, скважиналар бораулау башлана[3]. Июнь аенда җир эшләре башланып китә. «Казметрострой» метроның икенче тармагын 2018 елның җәендә төзи башларга ниятләгән була.

2019 елның декабрендә станциядә тоннель үткәргеч комплексын монтажлау башланган[1].

2020 елның 26 гыйнварында нигез чокырын эшләү алып барыла һәм ике тоннель үткәрү комплексы монтажлана[4][5], шул ук вакытта станция төзелешен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карап чыга[4].

План буенча 2020 елның февраль уртасында тоннельләрне «ТАССРның 100 еллыгы» станциясенә кадәр төзи башларга тиеш булалар. Әмма, 2020 елның 23 апрелендә генә, станциядә Рөстәм Миңнеханов барында, тоннельләрне уздыру тантанасы була[6]. ТАССРның 100 еллыгы станциясе ягына элек үзәк линия, шулай ук Мәскәүдәге Бутово, Солнцевский һәм Некрасов линияләрен төзүдә эшләгән «Айсылу» щиты юнәлә.

2020 елның 8 июлендә Ростехнадзор, төзелешкә рөхсәт булмау сәбәпле, метроның икенче линиясен төзүне туктатып торуны таләп итә[7].

2020 елның 29 октябрендә станциядән икенче щит старт ала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]