Акбаш авылы китапханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Акбаш авылы китапханәсе latin yazuında])

Ютазы районына кергән Акбаш авылының мәдәни тормыш елъязмасы 20нче гасырның 50 нче елларыннан, якын-тирәдәге берничә авылны берләштергән «Жданов» исемендәге күмәк хуҗалык барлыкка килгәч, алып барыла башлый.

Авылда беренче клуб иске мәчет бинасында урнашкан булган, андагы кечкенә бер бүлмәдә, бер шкафка сыеп беткән китаплары белән —  китапханә. Кышкы салкыннарда ягып та җылынмый торган, язгы-көзге яңгырларда су үтә торган китаплар йорты 2 тапкыр йорттан-йортка күчә. 1976 елда төзелгән мәдәният йорты бинасы  бар яклап та уңайлы булып, эшкә рухландырып тора торган мәдәни учакка әйләнә. 

Беренче китапханәче итеп Мусифуллина Мотаха апаны искә ала өлкән яшьтәге авылдашлар. Нибары 3 ел хезмәт куйган китапханәчене 1956 елда Алабуга агарту училищесын тәмамлап кайткан Гәрәева Венера апа алыштыра. Махсус белемле китапханәче бар тырышлыгын яратхан һөнәренә бирә — даими рәвештә китаплар санын арттыруга ирешә, вакытлы матбугат басмаларын күпләп яздыра. Тынгысыз авыл халкы мәдәни чараларда актив катнашып тора, ял сәгатьләрен күңелле үткәрә, китап укып, рухын, белемен күтәрә.

1994 нче елда, Гараева Венера апа лаеклы ялга киткәч, аның эшен Миннушина Эльмира Салих кызы кабул итә. Эстетик яктан зәвык белән бизәлгән, кызыклы һәм мавыктыргыч күргәзмәләре күп булган, гөлләргә бай китапханә һәрвакыт китап укучыларны үзенә тартып тора. Авыл халкы, мәктәп укучылары, яшьләр өзелми китапханәдән.

1996 елда Акбаш авылында туып-үскән шагыйрь, мәгърифәтче, укытучы Сәхаутдин Миңлекәйгә 100 яшь тулу уңаеннан, китапханә һәм клуб хезмәткәрләре юбилей кичәсе уздыралар. Кичәдә танылган шәхеснең кызы Чәчкә Тукаева да катнаша. Ул шагыйрьнең тормышыннан кызыклы истәлекләр белән  уртаклаша, шигырьләрен укый, әтисенең гаилә архивында сакланган кулъязма хикәяләр, мәкаләләрен китапханәгә бүләк итә.

2015 нче елда Татарстан Республикасының  «Авыл клублары» программасы буенча, Акбаш авылында яңа мәдәни үзәк сафка баса. Авыл халкына китапханәче Камаева Гөлнар Рәшит кызы хезмәт күрсәтә башлый.

Бүгенге көндә китапханә фонды 8519 басма әдәбият тәшкил итә. 21 исемдәге вакытлы матбугат басмасын укучыларга тәкъдим итә.