Акбаш (Свердловск өлкәсе)
| Акбаш | |
|---|---|
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Михайловское муниципальное образование (Свердловская область)[d][1] |
| Халык саны | 698 (2010)[2] |
| Почта индексы | 623089 |
Акбаш (рус. Акбаш) — Свердловск өлкәсенең Түбән Сырга районы составына керүче авыл.
Тарихи мәгълүмат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Элек Пермь губернасы, Красноуфим өязенә кергән бу авылны башкорт галимнәре үзләренеке дип исәплиләр. Ләкин 1869 нчы елда чыккан “Список населённых пунктов Пермской губернии” дигән документта бөтен авыллар да татар авыллары дип күрсәтелгән. Авылның байтак халкы мишәр булганлыгы да билгеле. Ләкин кайсыдыр вакытта аларны башкорт катлавына да керткән булганнар.
1834 елдагы ревизия (кеше санын алу) буенча Акбашта 106, ә 1863 елда 119 кеше яшәгән. Йортлар саны 22 булган.
Революциягә кадәр Акбаш Красноуфим өязенең Табын вулысына кергән.[3]
Климат
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Климаты уртача континенталь. Биредә һава торышы бик үзгәрүчән, моның төп сәбәбе булып Урал таулары тора. Монда алар биек булмаса да, Россиянең Европа өлешеннән килгән һава массаларын кертми, шуңа да монда салкын Арктика һавасы да, кызу Урта Азия һава массалары да җиңел үтә. Боларның нәтиҗәсе булып, биредә һава торышының кинәт үзгәреше еш күзәтелә.
Халык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халык саны динамикасы:
| Гомуми демографик күрсәткечләр[4] | |||||
| Гомуми халык саны | 2010 елга җенес составы | ||||
| 1834 | 1863 | 2002 | 2010 | ир-атлар | хатын-кызлар |
| 106 | 679 | 341 | 357 | ||
2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (99%).[5]
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ОКТМО
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность и размещение населения Свердловской области
- ↑ Илдус Хуҗин. Топонимнар (Урта Уралдагы географик атамалар), archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2013-07-16
- ↑ Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, населенных пунктов Свердловской области по итогам Всероссийской переписи населения 2010 года 2019 елның 7 июнь көнендә архивланган.
- ↑ 2002 елгы җанисәп алу базасы., archived from the original on 2018-06-15, retrieved 2015-12-18
