Аксу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Аксу
Аксу (Русия)
Аксу
Аксу (Татарстан)
Аксу
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Буа районы
Координатлар 55°10′48″ т. к. 48°05′24″ кч. о.HGЯO
Нигезләнгән Казан ханлыгы
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 643 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422415
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Аксу

Аксу (халык телендә Кишер Аксуы) — Татарстан Республикасының Буа районындагы авыл. Район үзәге Буа шәһәреннән — 30, тимер юл станциясеннән — 15, Казаннан 72 чакрым ераклыкта урнашкан.

Халык саны — 643 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422415.

Авыл тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аксу атамасы русча исемнәр белән тарихи белешмәләрдә ныгып калган. Д. А. Корсаков бастырып чыгарган тарихи белешмәдә авыл Белая Волошка, Камышенка исемнәре белән бирелгән һәм анда 97 йомышлы, 78 керәшен татары яшәве искәртелгән. А. Артемьев җыеп чыгарган тарихи белешмәдә авыл Белая Волошка (Камышенка, Аксу) дип теркәлгән. Камышлы суы ярына утырган 163 хуҗалыкта 434 ир-ат һәм 442 хатын-кыз көн күргән. 1898 елгы тарихи белешмәдә авыл Белая Волошка дип аталган һәм анда татарлар яши дип әйтелгән. К. П. Берстельнең тарихи белешмәсеннән күренгәнчә, Белая Волошка авылында 1596 татар кешесе яшәгән.

Олы буын вәкилләре Аксу авылы оешу тарихын болай сөйлиләр: «Аксу авылы утырган урында куе урман була. Урман уртасындагы иңкүлектән чишмә агып чыккан. Ерак түгел Бола суы аккан. Бола суына бер чакрым кала, Каты җир дигән урын булган. Шул тирәдә матур болын җәелеп яткан. Шундагы Кара кизләү дигән чишмә янында Аксу исемле кеше яшәгән. Тора-бара бу җирдә 6—7 хуҗалыктан торган Аксу авылы барлыкка килгән».

Бола суының икенче ягында Кокуй дигән рус авылы утырган була. Анда бай алпавыт яшәгән. Бу авыл халкы Аксу авылын бер дә яратмаган, халыкны һәрдаим кыерсытып, кыйнап, җирләрен тартып алып торган. Бу кыерсытуларга чыдый алмыйча, Аксу бабай, башка кешеләрне дә ияртеп, тау башындагы чишмә янына килеп урнаша. Халык урман кисә, басу ясый һәм йортлар сала башлый. Чишмәнең суы бик мул һәм тәмле була. Хәзер аны кое итеп эшләгәннәр, исеме — Бикәмәт коесы.

Яңа урында авыл 50—60 хуҗалыкка кадәр үсә һәм тирә-ягы биек койма белән әйләндереп алынган була. Бу койманы чит кешеләрнең һөҗүменнән саклану өчен төзегәннәр. Күчеп урнашкан авылның исеме Аксу бабай хөрмәтенә Аксу атамасы алган.

50—60 йорттан торган Аксу халкына авылдан чыгу өчен бары бер капка булган. Кешеләр кая гына барсалар да шушы капкадан чыгып йөргәннәр. Авылда кешеләр, берничә гаилә берләшеп, бер ишегалдында яшәгәннәр. Болай яшәү тора-бара авыл халкында ризасызлык тудырган. Халык һаман арта барган, ә койма белән әйләндереп алынган кечкенә авылда кешеләр бернинди һөнәр белән дә шөгыльләнә алмаган. Авыл халкы уйлаша да җир бүлүчене (землемер) чакыра. Җир бүлүче килә, халыкка җир бүлеп бирә һәм хуҗалыкларны урамнарга урнаштыра. Шуннан соң авыл зурая башлый, халык ишәя. Игенчелек белән көн күрәләр.

Вакыт үтә, халыкның белемгә булган ихтыяҗы арта. Бу вакытта авылда мәчет тә, мәдрәсә дә булмый. Халык авылдан 5 чакрым ераклыктагы Бик-Үти авылына мәчеткә йөреп гыйбадәт кыла. Тора-бара ике авыл өчен мәчет кечкенә була башлый һәм Бик-Үти кешеләре Аксу халкын китерми башлыйлар. Шуннан соң Аксу халкы авылда мәчет төзергә карар кыла. Авылның нәкъ үзәк өлешенә мәчет салып куялар. Тора-бара мәчетләр саны бишкә җитә.

Авыл халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тирә-яктагы авыллар Аксу авылын Кишер Аксуы дип йөртәләр, чөнки бу авылда һәр гаилә кишер утырта һәм сату итә. Кишер чәчү моннан 100—150 еллар элек башланган. Олылар сөйләвенә караганда, авылдан берәү Әстерхан шәһәренә яшәргә китә. Ләкин озакламый Аксуга кайта һәм кишер чәчү белән шөгыльләнә башлый. Бу эштән ул шактый гына керем ала, һәм аңардан күреп, башка хуҗалыклар да кишер үстерү кәсебенә керешәләр. Колхозлашканчы һәр хуҗалык 2—3 әр һектар кишер чәчкән һәм аны якын-тирәдәге авылларга сатып күп кенә табыш алган. Хәзерге вакытта да Аксу халкы бу кәсепне ташламый, шулай ук башка яшелчәләр үстерү белән дә шөгыльләнә.

1923 елда авылда беренче әртил төзелә, 1930 елда колхоз оеша. 1925 елда авылда мәктәп ачалар, янында интернаты да була. Мәктәпкә күрше-тирә авыллардан да йөреп укыйлар.

Хәзер авылда урта мәктәп эшли, анда тарих музее бар.

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аксу — сәяси эшлекле, тел галиме, энциклопедист, язучы һәм шагыйрь Галимҗан Шәрәфетдин улы Шәрәфнең (18961950); Кытай халык республикасы дәүләте эшлеклесе, галим Борһан Шаһиди туган авылы (кара Şähidi Borhan).

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1859 1897 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
876 1596 2073 1790 1688 1344 1140 1540 1505 900 789 643

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Авылдагы һәм авыл янындагы урыннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылдагы һәм авыл янындагы һәр урынның үз исеме бар. Бакырлы чокыры авылдан читтәрәк урнашкан. Аның аша чыгу өчен, күпер салганнар. Вакытлар үтү белән, күпер искергән, начарланган. Бер юлчының аты күпер аша чыкканда егылып төшеп үлгәч, авыл халкы ат хуҗасына үлгән ат өчен бакыр акча җыеп биргән. Шуннан соң бу чокыр Бакырлы чокыры исемен йөртә башлаган, дип сөйлиләр. Бурсык чокыры дип элек аның тирәсендә вак урманнар булганга һәм анда бурсыклар яшәгәнгә әйткәннәр.

Бу якларда чокыр (чогыр) дип елгаларны әйтәләр. Әлеге чокырлардан башка, авыл янында тагын Тукбирде елгасы һ. б. вак инешләр бар.

Авыл халкы телендә Урыс юлы дигән атама сакланып калган. Авылның Кече әртил дип аталган урамы христианлаштыру сәясәте вакытында чукындырылган, дип әйтәләр. Бу урам кешеләрен чиркәүгә гыйбадәт кылырга чакырып, поп килеп йөргән, һәм ул килә торган юлны Урыс юлы дип атаганнар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.1 °C -10.3 °C -5.3 °C 5.5 °C 14.2 °C 18.9 °C 20.7 °C 18.4 °C 12.8 °C 5 °C -3.8 °C -9.3 °C 4.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.