Аксубай районы флагы
Аксубай районы флагы | |
![]() | |
Нигезләнү датасы | 2005 |
---|---|
Дәүләт |
![]() |
Юрисдикциягә карый | Аксубай районы |
Аксубай районы флагы — Татарстан Республикасы Аксубай районы муниципаль берәмлекнең рәсми символы һәм танып-белү-хокукый билгесе. Флаг 2005 елның 20 декабрендә расланган[1] һәм теркәү номеры 2172 булган Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм 71 нче номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына кертелгән.
Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, горизонталь буенча тигез ике — яшел һәм кызыл буйларга бүленгән, флаг сабы ягыннан тукыманың ¼ мәйданын биләгән күк өчпочмак кушылган, стильләштерелгән сары кояш һәм аңа каршы очучы өч ак күгәрчен сурәте урнаштырылган туры почмаклы тукыма».[2]
Символиканың нигезләнүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татарстанның Аксубай районы флагы Аксубай районы гербы нигезендә эшләнгән. Районның флагы символлар һәм аллегорияләр теле белән районның мәдәни, тарихи һәм икътисади үзенчәлекләрен чагылдыра.
Канат очлары белән бер-берсенә кагылып, кояшны әйләндереп алган көмеш төстәге өч кош — район территориясендә өч халыкларның: чуашларның, татарларның һәм русларның тыныч һәм гармонияле яшәвен символлаштыра. Ак төс (көмеш) — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.
Сары кояш төсе Аксубай районын үзенчәлекле, бай гореф-гадәтләргә бай җир буларак күрсәтә, анда яшәүчеләр үзләренең ата-бабалары турындагы истәлекләрне саклыйлар һәм ата-аналар турында кайгырталар дип сүрәтли. Кояш — уңдырышлылык, хакыйкать, ихласлык, дан билгесе.
Тукыманың өч өлешле символикасы да күп мәгънәгә ия: өлешләр район икътисадының юнәлешләрен символлаштыра: нефть, игенчелек, терлекчелек; басулар, ел фасыллары алмашын һәм аңа нигезләнгән еллык циклны күрсәтәләр, шулай итеп, район җитештерүнең авыл хуҗалыгы юнәлешенә төп тармак буларак басым ясала.
Сары төс (алтын) — уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы.
Кызыл төс — батырлык, көч, хезмәт, матурлык символы.
Зәңгәр төс — намус, намуслылык, рухият символы булып тора.
Яшел төс — табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше, яңарыш символы.
Флагны эшләүдә Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов (Химки), К.Переходенко (Конаково), Г.Русанова (Мәскәү), Ф.Дәүләтшина һәм Ю.Зарипова (Әлки районы), Р.Минһаҗева (Чистай) авторлар коллективы катнашты.
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Решение Совета Агрызского муниципального района Республики Татарстан от 01.08.2006 № 7-5 «О флаге муниципального образования „Агрызский муниципальный район Республики Татарстан“»
- ↑ Онлайн - энциклопедия Tatarica
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Государственные и муниципальные символы республики татарстан = Татарстан республикасы дәүләт һәм муниципаль символлары = State and municipal symbols of the Republic of tatarstan.. — Казань: Татарское книжное издательство, 2017. — С. 73-76. — 248 с.