Аксым

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Аксымнар - организм күзәнәкләрен төзи торган төп материал, аминокислоталардан торган органик полимер.

Аксымнар — организмның иң әһәмиятле состав өлеше. Алар барлык үсемлек һәм хайван организмнарының күзәнәк протоплазмасы һәм төше составына керә һәм тереклек өчен төп кирәкле матдә санала. Аксым булмаган җирдә тереклек тә юк.

Аксымнарның молекуляр массасы уннарча һәм йөзләрчә углерод берәмлеге белән үлчәнә, ә кайбер аксымнарның молекуляр массасы берничә миллионга җитә. Аксымнар организмда күп төрле функцияләр башкара. Организмдагы тоташтыргыч, мускул һәм япма тукымаларны тәшкил иткән пластик материал аксымнан тора. Аксым ярдәмендә организмда матдә бер урыннан икенче урынга күчерелә, мәсәлән, кислородны үпкәдән тукымаларга күчерү, ә хасил булган углерод (IV) оксидын организмнан чыгару аксымнар ярдәмендә башкарыла.

Аксым-ферментлар организмдагы күп төрле химик реакцияләрдә катализатор хезмәтен үтиләр. Гормоннар (аларның аксым табигатьлеләре дә бар) органнарның ярашып эшләвен тәэмин итәләр. Организмда эшләнә торган антитәнчекләр рәвешендә аксымнар организмны инфекциядән саклыйлар.

Аксым төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Химик составы буенча гадиләргә (протеиннар, тик аминокислоталардан тора) һәм катлаулыларга (составында аминокислоталар белән бер рәттән липидлар — липопротеидлар, нуклеин кислоталары — нуклеопротеидлар, углеводлар — гликопротеидлар һ.б. булган протеидлар) аерып йөртелә, аксым молекуласының формасы буенча — фибрилляр (кератин, коллаген һ.б) һәм глобуляр (антиҗисемнәр, зеин һ.б.).[1]

Аксымның организмда әверелешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әйтеп үткәнебезчә, хайваннар организмында аксымнар азык белән кергән аксым аминокислоталарыннан төзелә. Шуңа күрә майлар һәм углеводлар белән беррәттән аксымнар азыгыбызның мәҗбүри компоненты булып санала.

Ашкайнату процессында ферментлар тәэсиреннән азыктагы аксымнар гидролизлаша. Ашкайнату системасында алар кечерәк «кисәкләргә» — полипептидларга таркалалар, ә эчәкләргә кергәч, аминокислоталарга кадәр гидролизлашалар. Аминокислоталар эчәктәге төксыман үсентеләр аша канга сеңәләр һәм организмның барлык тукымаларына, күзәнәкләренә үтеп керәләр. Углеводлар һәм майлардан аермалы буларак, аминокислоталар запаска тупланмый.

Организмда аминокислоталарның язмышы төрлечә. Аларның төп массасы аксымнар синтезына китә, ә аксымнар үсеш процессында организмның аксым массасын арттыруга, тереклек эшчәнлеге нәтиҗәсендә сарыф ителгәннәрен яңартуга тотыла. Аксымнар синтезы энергия йотылу белән бара. Аминокислоталар организмда аксым булмаган азотлы кушылмалар, мәсәлән нуклеин кислоталары синтезлау өчен дә файдаланыла.

Аминокислоталарның бер өлеше акрынлап таркалуга һәм оксидлашуга дучар була. Бу вакытта азот аммиак рәвешендә аерыла һәм, мочевинага әверелеп, организмнан сидек белән чыгарыла. Углерод һәм водород исә углерод (IV) оксиды белән суга кадәр оксидлашалар. Бу процесслар барганда энергия аерылып чыга. Ләкин аксымнар, энергия чыганагы буларак, углеводлар һәм майлардан кала икенче урында тора. Аксымнарның организмдагы төп роле бөтенләй башка.[2]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйрәтүгә багышланган сәхифәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]