Актаныш районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Актаныш районы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Актаныш районы
рус. Актанышский район
Герб
Coat of Arms of Aktanyshsky rayon (Tatarstan).gif
Байрак
Flag of Aktanyshsky rayon (Tatarstan).png
Ил

Русия

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан

Административ үзәк

Актаныш

Нигезләү датасы

10 август 1930

Район башлыгы в.б.

Илфак Бариев[1]

Башкарма комитет җитәкчесе

Энгель Фәттахов

Халык саны (2010)

31 095[2]
(0,8 %)

Мәйдан

2037.8 км²
(3.0 %)

Актаныш районы харитада

Сәгать поясы

MSK (UTC+3)

Автомобиль номерлар коды

16, 116

http://aktanysh.tatarstan.ru/tat/

Актаныш районыТатарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында урнашкан муниципаль район һәм административ-территориаль берәмлек. 28 авыл җирлеге һәм 87 авылдан тора.

Татарстанның Минзәлә һәм Мөслим районнары белән, Башкортстан Республикасы (Илеш, Кызыл Кама, Бакалы районнары, Агыйдел шәһәре округы) һәм Удмуртия (Каракүл районы) белән чиктәшлек итә.

Административ үзәге – Актаныш авылы.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урнашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актаныш районы Татарстанның төньяк-көнчыгышында урнашкан. Төньякта район Удмуртиянең Каракүл районы белән, көньякта Башкортстанның Бакалы районы, көньяк-көнчыгышта Илеш районы, көнчыгышта Кызыл Кама районы белән; төньяк-көнбатышта, Чулман елгасы аша, - Татарстанның Әгерҗе районы, көнбатышта – Минзәлә районы, көньяк-көнбатышта Мөслим районы белән чиктәш. Территориясенең мәйданы – 2037, 8 км², шуның 1251, 44 км² – авыл хуҗалыгы өчен бирелгән җирләр, 154, 38 км² мәйданда урманнар урнашкан. Район төньяктан көньякка 60 км, ә көнбатыштан көнчыгышка 48 км итеп сузылган.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.5 °C -11.2 °C -6 °C 3.9 °C 13.1 °C 18.7 °C 20.4 °C 17.6 °C 11.9 °C 4 °C -5.3 °C -10.8 °C 3.7 °C

Актаныш районы өчен уртача-континенталь климат хас. Җәй җылы, ә кыш исә уртача-салкын. Климат, нигездә, һава массаларының көнбатыш күчемнәре тәэсирендә формалаша. Атлантик океаннан күчүче җылы һәм дымлы һава массалары климатны йомшарта. Салкын һава Арктик бассейннан килә. Кыш көне еш кына уртача киңлекләрдәге салкын континенталь һава килеп керә. Җылы тропик һава көньяк-көнбатыштан, көньяктан, җәй көнне көньяк-көнчыгыштан килә.

Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актаныш районы территориясендә бик күп санда инешләр, елгалар ага. Алар арасында Аурупада иң зурлардан саналган Чулман һәм Агыйдел дә бар.

Районның өслеге дулкынсыман тигезлектән тора. Биеклекләрнең амплитудасы 60-235 метр тирәсендә. Территориянең иң түбән нокталары Агыйдел һәм Чулман елгалары тугайларында урнашкан. Ә иң югары урыннар районнның көньяк өлешендә. Рельефның 235 метр биеклектәге иң югары ноктасы Пучы авылыннан көньяктарак урнашкан.

Районның үзәк өлешеннән Көнчыгыш Шәбез һәм Көнбатыш Шәбез елгалары ага. Көнчыгыш Шәбезнең озынлыгы 45 чакрым, ә Көнбатышныкы – 30 чакрым. Ике елгада да киң тугайлардан агалар. Актаныш районында су белән тәэмин ителеш җир асты сулары нигезендә оештырыла, су махсус скважиналар белән җыела.

Районда күлләр һәм сазлыклар күп. Төньяк-көнчыгыш өлештә Татарстанда иң зур булган Көләгәш сазлык массивы урнашкан. Ул катлаулы сазлык һәм күл комплексыннан гыйбарәт. Аның гомуми мәйданы 500 гектар, көнбатыштан көнчыгышка сузылуы 17, 5 чакрым, ә төньяктан көньякка – 10 чакрымга сузылган. Күләгеш сазлыгы эчендә күлләр бик күп. Аларның иң зурысы – Көләгеш күле, массивка аның исеме бирелгән. Шунда ук Киндер күл, Әҗби күле һәм башка күлләр урнашкан. Моннан тыш, Агыйдел һәм Чулман тугайларында төрле күлләр күп. Аларның барысы да озынча формада һәм артык тирән түгел (мәсәлән, Актаныш авылындагы Иске Идел, Өшәр авылы янындагы Сөзәк күл, Әҗәкүл һ.б.).

Файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актаныш районында файдалы казылмалар аз. Районның бер өлешендә нефть ятмалары, Агыйдел белән Кама тугайларында ком һәм гравий бар[3].

Табигать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урманнар район территориясенең 6,79 % өлеше алып тора[3]. Алар бердәм массив булып оешмаган, 50 аерым участоктан торалар. Ылыслы урманнар бик аз. Иң еш очраганнары – имән яки каен-усак урманнары. Куаклыклар күп. Дала чиясе үскән урыннар очрый.

Район биләмәләренең биштән бер өлешен болыннар алып тора.

Табигать һәйкәлләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Чулман-Ык дәүләт ау заказнигы. 18,6 мең га җирдә, Кама белән Түбән Кама сусаклагычының Ык култыгы арасында урнашкан.
  2. Чокылган күл. Чишмә авылы тирәсендә урнашкан төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле.
  3. Сөн елгасы
  4. Ык елгасы

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актаныш районы җирләрендә борынгы чорларда фин-угор халыклары яшәгән. Бу турыда Такталачык, Чиялек[4], Татар Әҗбие, Семиостров, Ямалы, Мәсәде, Гәрәй, Илчебай, Ирмәш, Актаныш, Карач, Шәбез авыллары тирәсендә табылган бронза гасырының археологик мәгълүматлары сөйли[5].

Җирлектә Емельян Пугачев җитәкчелегендә баш күтәрү барышында һәм Ватандашлар сугышы вакытында хәрби хәрәкәтләр башкарыла, җирлек халкы Теләкәй, Күчем һәм Акай җитәкләгән баш күтәрүләрдә катнаша.

Казан ханлыгы Мәскәү дәүләтенә кушылгач, бу җирләр Казан приказының Минзәлә воеводалыгына буйсындырыла. 1708 елдан Казан губернасына, 1719 елдан Уфа провинциясенә, 1735 елдан – Ырынбур комиссиясенә, 1744 елданЫрынбур губернасына кертелә. 1781 елдан Уфа наместниклыгына буйсындырыла да, 1865 елдан Уфа губерниясенә кушыла. 1920 елда Татарстан Республикасына кертелә.

Татар АССР эчендәге административ район рәвешендә 1930 елның 10 августында оештырыла, аңа Актаныш, Байсар, Такталачык, Өшәр (Семиостров), Иске Кормаш, Пучы һәм Әмәкәй волостьләре кертелә. 1935 елда бу административ берәмлек Актаныш һәм Калинин районнарына бүленә (соңгысының үзәге – Пучы авылы)[6]. 1959 елда Калинин районы юк ителә, аның җирләре Актаныш һәм Мөслим районнарына бүлеп бирелә. 1963 елның 1 февралендә район Минзәлә колхоз-совхоз территориаль-җитештерү идарәсенә буйсындырыла, ә 1965 елның 12 гыйнварында янәдән Актаныш районы итеп төзелә.

2006 елда Русиядәге муниципаль реформа барышында «Актаныш муниципаль районы» муниципаль берәмлеге оештырыла[7].

Хакимият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актаныш муниципаль районында хакимият муниципаль район башлыгы, муниципаль район советы (шурасы) һәм башкарма комитет тарафыннан гамәлгә ашырыла. Гамәлдәге идарә тәртибе 2006 елгы муниципаль реформадан соң урнаштырыла. Мәхкәмә хакимияте район идарә системасыннан бәйсез.

Район башлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 – 2017 елларда район башлыгы вазифасын Фаил Камаев башкарган, хәзерге вакытта бу вазифа вакант дип санала, башлык вазифаларын вакытлыча Илфак Бариев башкара.

«Муниципаль берәмлек» статусын алганнан соң районнын беренче башлыгы Энгель Фәттахов була.

Муниципаль район советы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Муниципаль район советы (шурасы) – Актаныш районының вәкиллекле җирле үзидарә органы. Ул район уставын кабул итә, район башлыгын сайлый, район бюджетын һәм аның үтәлеше хакында отчетны раслый, район үсеше программаларын һәм планнарын кабул итә; җирле референдумны игълан итә һәм үз мөмкинлекләре кысаларында башка төрле гамәлләр башкара.

Совет эчендә биш даими комиссия эшли. Актаныш районы Советы рәисе вазыйфаларын вакытлыча Илфак Бариев били.

Башкарма комитет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетына берничә бүлек керә[8]:

  • инфраструктур үсеш бүлеге;
  • опека һәм попечительлек бүлеге;
  • архив бүлеге;
  • мәгариф идарәсе;
  • социаль һәм агарту бүлеге;
  • яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге;
  • гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге;
  • икътисад бүлеге;
  • мәгълүматлаштыру бүлеге;

Башкарма комитет җитәкчесе – Энгель Фәттахов. Аның төрле юнәлешләр буенча дүрт урынбасары бар.

Мәхкәмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актаныш район суды гомуми юрисдикциясе федераль мәхкәмәләренең түбән дәрәҗәсенә карый. Моннан тыш ике «мировой» мәхкәмә эшчәнлек алып баралар.

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл җирлеге Идарә үзәге Торак

пунктлар

саны

Халык саны
1 Аеш авыл җирлеге Аеш авылы 1 415[2]
2 Аккүз авыл җирлеге Аккүз авылы 6 921[2]
3 Актаныш авыл җирлеге Актаныш авылы 1 9488[2]
4 Актанышбаш авыл җирлеге Актанышбаш авылы 4 1059[2]
5 Әтәс авыл җирлеге Әтәс авылы 6 694[2]
6 Иске Айман авыл җирлеге Иске Айман авылы 3 473[2]
7 Иске Байсар авыл җирлеге Иске Байсар авылы 4 943[2]
8 Иске Богады авыл җирлеге Иске Богады авылы 5 970[2]
9 Иске Кормаш авыл җирлеге Иске Кормаш авылы 5 798[2]
10 Иске Сәфәр авыл җирлеге Иске Сәфәр авылы 3 1051[2]
11 Кәзкәй авыл җирлеге Кәзкәй авылы 2 544[2]
12 Киров авыл җирлеге Киров авылы 2 1250[2]
13 Күҗәкә авыл җирлеге Күҗәкә авылы 4 786[2]
14 Мәсәде авыл җирлеге Мәсәде авылы 2 435[2]
15 Пучы авыл җирлеге Пучы авылы 2 1640[2]
16 Такталачык авыл җирлеге Такталачык авылы 2 964[2]
17 Татар Суыксу авыл җирлеге Татар Суыксу авылы 6 1786[2]
18 Татар Ямалы авыл җирлеге Татар Ямалы авылы 3 803[2]
19 Теләкәй авыл җирлеге Теләкәй авылы 2 525[2]
20 Түке авыл җирлеге Түке авылы 3 795[2]
21 Уразай авыл җирлеге Уразай авылы 5 959[2]
22 Усы авыл җирлеге Качкын авылы 2 514[2]
23 Чалманарат авыл җирлеге Чалманарат авылы 5 595[2]
24 Чуракай авыл җирлеге Чуракай авылы 2 688[2]
25 Югары Яхшый авыл җирлеге Югары Яхшый авылы 4 560[2]
26 Яңа Әлем авыл җирлеге Яңа Әлем авылы 2 1439[2]

Рәсми символлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актаныш районының рәсми символлары – байрак һәм герб. Ике символның да бизәк-сурәтләре бер үк. Байрактагы чыгып килүче кояш районның көнчыгышта урнашуын аңлата. Кояш – озын гомер, активлык, көч һәм эш сөючәнлек билгесе дә булып тора. Ике акчарлак һәм дулкынсыман сызык район аша үткән елгаларның әһәмиятле ролен сурәтли. Ак төс (көмеш төс) – чисталык, камиллек, тынычлык символы. Районның хуҗалык эшчәнлеге 12 башактан торган көлтә белдерә. 12 башак – ул 12 ай, киная белән еллык авыл хуҗалыгы циклы хакында әйтелә. Көлтә – уңдырышлылык, дуслык билгесе.

Гербта шул ук символлар кабатлана. Районның рәсми символлары 2005 елның 10 декабрендә кабул ителә.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[9] 1970[10] 1979[11] 1989[12] 2002[13] 2010[14] 2012 2014 2016 2017
49 171 50 714 42 985 32 750 31 712 31 971 31 743 31 232 30 831 30 575

Милләтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 1970[15] 1979[15] 1989[15] 2002[16] 2010[17]
татарлар 93,5% 95,2% 96,4% 96,7% 96,9%
чирмешләр ? ? 2,0% 1,7% 1,6%
руслар 4,3% 2,1% 0,6% 0,6% 0,6%

2010 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча, Актаныш районында 31 971 кеше яшәгән. Шуның 30 989 (96, 9%)— татарлар. Халык саны буенча икенче урында чирмешләр (1,6 %). Урыслар халыкның 0,6 % тәшкил итә. Актаныш районында 108 башкорт бар, бу исә гомуми халык санының якынча 0,3 % өлешен алып тора[18].

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районның икътисади өлкәдә төп тармагы – авыл хуҗалыгы. Бу юнәлештә 17 хуҗалык (2 агрофирма, 15 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять) һәм 67 фермер хуҗалыгы эшләп килә. Бодай, арыш, борчак, солы, арпа, рапс, бәрәңге һ.б. игелә. Терлекчелекнең төп тармагы – ит-сөт терлекчелеге[6]. Район җирендә «Әнәк» кошчылык фермасы эшли. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә Актаныш районы Татарстан Республикасы районнары рейтингында 3 нче урынны били[19].

Сәнәгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәнәгать өлкәсендә түбәндәге оешмалар мәшгуль: «Техно-грант» ААҖ, «Татарстанның Кече нефть компаниясе» ҖЧҖ, «Касыймовский сөт заводы» ҖЧҖ, «Актаныш икмәк комбинаты», «Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе» ААҖ, «Актанышагропромснаб» ҖЧҖ, «Актаныш агрегат заводы» ЯАҖ, «Актаныш басмаханәсе» ҖЧҖ, «Актаныш-хлеб» ҖЧҖ, «Мехотряд» ҖЧҖ[6].

Инфраструктура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда сугыш һәм тыл ветераннарына йортлар салына, капиталь ремонтлар үткәрелә, төрле җәмәгать биналары төзелә. 2013 елда Актаныш авылында «Нөркә» торак комплексы төзү хакында карар кабул ителә [20].

Районның көньяк өлешеннән М-7 федераль юлы уза. Актаныш – Пучы, Актаныш – Дүртөйле, Актаныш – Бакалы – Октябрьски, Чуракай – Мөслим – Әлмәт юллары район һәм төбәк өчен әһәмияткә ия. Башкортстанның Агыйдел, Нефтекамск шәһәрләренә уңайлы юлны Агыйдел елгасы аша паром тәэмин итә (ӘҗәкүлИске Җанҗегет маршруты).

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда 8 урта, 24 төп гомуми, 31 башлангыч мәктәп, 1 кадет мәктәп-интернат, 1 коррекцион мәктәп-интернат, 39 балалар бакчасы, Актаныш технология техникумы бар. Шулай ук, Балалар иҗат үзәге, балалар сәнгать мәктәбе һәм аның филиаллары, спорт мәктәбе кебек белем бирү оешмалары эшли[21].

Актаныш районында «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты» ДАГУ урнашкан. Ул 2011 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә ачыла[22]. Монда Татарстан, Русия һәм БДБ илләреннән татар балалары укыйлар.

Мәгариф өлкәсендә эшчәнлекне Башкарма комитетның Мәгариф идарәсе оештыра.

Мәдәният һәм сәнгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда 113 мәдәният оешмасы бар, шулардан авыл мәдәният йортлары – 34, авыл клублары – 33. Авылларның күпчелегендә җәмәгать үзәкләре ачылган. Район үзәгендә Мәдәният сарае, «Яшьлек» мәдәни үзәге, кинотеатр урнашкан.

Актанышта «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле эшли. Ул 1966 елда ук оешкан халык ансамбле нигезендә 2012 елда оештырыла, 1990 елда «Агыйдел» халык җыр һәм бию ансамбле Татарстанның Муса Җәлил премиясенә лаек дип табыла.

Авылларда халык театрлары һәм башка төрле халык коллективлары эшчәнлек алып бара кайберләренең республика бәйгеләрендә җиңү яулаганнары да бар[23].

Музейлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Актаныш районы туган як музее» дәүләт бюджет оешмасы статусында эшли. Ул 1975 елда иҗтимагый башлангычта барлыкка килә, 1993 елда дәүләт карамагына күчеп, Татарстан Милли музееның филиалы булып оеша. 2003 елдан мөстәкыйль эшли. Музейда Актаныш җирләрендә яшәгән кыргый хайваннарның һәм кошларның сыннарын, археологик экспедицияләр материалларын, төбәктә яшәүче халыкларның һөнәрләре һәм кулланышта булган көнкүреш хезмәт коралларын күреп була, район һәм Татарстан тарихының төрле чорларын чагылдырган экспозицияләр бар. Русия һәм Татарстанның атказанган спорт остасы Фирая Солтанова-Ждановага багышланган зал оештырылган.

Музейның Әнәк авылында урнашкан филиалы – Шәрип Шәймиев музей-йорты. Ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең әтисе Шаһишәрип Шәймиевкә багышланган. Музейда гаиләнең көнкүреше торгызылган, әти-әниләренең һәм балаларының шәхси әйберләре урын алган. Шулай ук ХХ гасыр татар халкының йорт кирәк-яраклары һәм җиһазлары белән танышырга мөмкин[24].

Райондагы кайбер авылларда һәм мәктәпләрдә туган якны өйрәнү музейлары бар. Иске Кормаш авылы мәктәбендә Башкортстанның халык рәссамы Зилфәт Басыйровның иҗат галереясы-музее эшли[25].

Җәмгыять[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диннәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актаныш районында 52 мәчет эшли. Башка дин гыйбадәтханәләре юк. Мөселманнар хәнәфи мәзһәбендә, имамнар Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары диния нәзарәте буйсынуында. Район мөселманнарын Актаныш мөхтәсибәте берләштерә. Җирлектә мөселман бәйрәмнәре – Корбан гаете һәм Ураза гаете – уздырыла, мөселманнар өчен махсус бәйрәмнәр дә үткәрелә (мәсәлән, Мөселман Сабан туе[26]). Актаныш мөхтәсибәте айга бер үзенең газетасын нәшер итә.

Башка дин вәкилләренең рәсми берләшмәләре юк.

Җинаятьчелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2017 елда Актаныш районында 235 җинаять теркәлгән, шуның 49ы – авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр, 128 җинаять урлашу белән бәйле. Актаныш, Актанышбаш һәм Пучы авыл җирлекләрендә аеруча күп җинаять кылынган[27]. 2017 елда Актаныш районы территориясендә 29 юл-транспорт һәлакәте булган, шуларда 5 кеше һәлак булган һәм 28 кеше җәрәхәтләнгән. 2016 елда исә 41 һәлакәт булып, шуларда 14 кеше һәлак булган һәм 51 кеше җәрәхәтләнгән[27].

Сәламәтлек саклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район җирлегендә сәламәтлек саклау оешмалары системасы эшли. Ул Актаныш үзәк район хастаханәсеннән, Пучы участок хастаханәсе, Такталачык, Татар Суыксу, Иске Байсар амбулаторияләре һәм 61 фельдшерлык-акушерлык пунктыннан гыйбарәт. Үзәк район хастаханәсе 1974 елда ачылган, ул Актаныш авылында урнашкан. Үзәк хастаханә көненә 450 кешене кабул итә ала, ятаклар фонды – тәүлек буе ята торган 125 һәм көндез ята торган 36 урын[28].

Спорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районда «Актаныш» универсаль спорт залы, «Лачын» боз сарае, «Иман» спорт сарае, 2 спорт мәктәбе, «Бүләк» чаңгы базасы урнашкан. Барысы 129 спорт корылмасы бар[6]. «Лачын» спорт мәктәбенә боз сарае һәм чаңгы базасы керә. Бу мәктәптә чаңгыда шуу, алкалы хоккей, спорт ориентлашу һәм шорт-трек белән шөгыльләнәләр. «Актаныш» спорт мәктәбе үз эченә универсаль спорт залын, стадион һәм йөзү бассейнын ала. Монда 12 төрле спорт белән шөгыльләнәләр: милли көрәш, шахмат, җиңел атлетика, футбол, өстәл теннисы, герь спорты, йөзү, волейбол, баскетбол, акробатика, бадминтон, дзюдо[6].

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актаныш ягы төрле өлкәләрдә билгеле шәхесләр биргән төбәк:

Хәрбиләр, дәүләт эшлеклеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәссамнар, сынчылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язучылар, шагыйрьләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галимнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Артистлар, җырчылар, музыкантлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://aktanysh.tatarstan.ru/tat/aktanysh/administer/rukov.htm
  2. 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 2,11 2,12 2,13 2,14 2,15 2,16 2,17 2,18 2,19 2,20 2,21 2,22 2,23 2,24 2,25 2,26 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. 2015 елның 17 апрель көнендә тикшерелгән. 2015 елның 17 апрель көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  3. 3,0 3,1 Территориальное планирование (рус.)
  4. Иванов В. Финно-угры на Южном Урале и в Приуралье // История татар с древнейших времён / в 7 томах.— Т.1.— Казань, 2002.— С.209.
  5. Татьяна Ютина. Исследования Дербёшкинского могильника в Актанышском районе Республики Татарстан // Журнал Finno-Ugrica №10. 2007
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 Район тарихы – Актаныш муниципаль районы сайты
  7. «Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставы
  8. Башкарма комитет нигезләмәсе
  9. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
  10. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg1.php
  11. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg1.php
  12. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg1.php
  13. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg1.php
  14. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg1.php
  15. 15,0 15,1 15,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
  16. 2002 ел сан алу базасы
  17. http://www.tatstat.ru/VPN2010/DocLib8/%D0%BD%D0%B0%D1%86%20%D1%81%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%B2.pdf
  18. Татстат мәгълүматлары
  19. Рейтинг районов по сельскому хозяйству 2016 год – Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан
  20. Карар тексты
  21. Электронное образование в Республике Татарстан
  22. Постановление Кабинета Министров № 894 от 29.10.2011 "О принятии муниципального автономного общеобразовательного учреждения «Актанышская гимназия» Актанышского муниципального района Республики Татарстан в собственность Республики Татарстан и создании на его базе государственного автономного общеобразовательного учреждения «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей"
  23. [1]
  24. Татарстан Республикасы Актаныш туган якны өйрәнү музее
  25. Иске Кормаш мәктәбе сынчы-рәссам Зилфәт Басыйров мирасын кайтару өчен көрәшә
  26. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин - Актанышның мәртәбәле кунагы /
  27. 27,0 27,1 Доклад начальника Отдела МВД России по Актанышскому району по итогам оперативно-служебной деятельности за 2017 год
  28. Актанышская ЦРБ – О больнице

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]