Ак Челән Кирмәне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ак Челән Кирмәне latin yazuında])
Ак Челән Кирмәне
Һимеҗи Кирмәне
японча 姫路城
Һимэҗи җө
Урнашуы Япония,

Һимэҗи

Нигезләнгән 1346
Төзелгән 1333-1346
ЮНЕСКО мирасы 1993 елдан
Нигез салучы Акамацу Нонимура

Һимеҗи Кирмәне яки Ак Челән Кирмәне (японча 姫路城 Химэҗи җө:) — Япония иң борынгы кирмәннәренең берсе, туристлар арасында иң популяр кальга.

1993 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья Мирас исемлегенә кертелгән. Кирмән комплексына 83 агач бина керә.

Кирмән итәгендә Һимеҗи шәһәре урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XIV гасырда Япониянең Һиого префектурасы Һарима өлкәсендә Химэ тау итәгендә кирмән төзелә башлый.

Кирмәннең биек таш фундаменты, ак буялган диварлары, ату өчен тишекләре япон мигъмарияте нигезләренә кергән.

1467-1477 еллар ватандашлар сугышы вакытында кирмән бер самурай төркеме икенче самурай төркеменә берничә тапкыр күчә. Нәтиҗәдә кирмән зур зыян күрә.

1601-1609 елларда сугышлардан соң кирмән төзәтелә, җиде катлы төп манарасы төзелә.

Гаскәр башлыгы Тойөтоми Һидэйөси кирмәнне төзәтә һәм киңәйтә, 1618 елга кадәр өстәмә манаралар төзелә.

Кирмән тирәсендәге бакча спираль лабиринты төрендә урнаштырылган. Һөҗүмчеләр адашып йөрсен өчен бакчада күп тыкрыклар ясалган. Ләкин зур сугыш булмаганга күрә әлеге хәрби хәйлә кулланылмаган.

Соңрак кирмән янында Һимеҗи шәһәре үскән.

1871 елда Ак Челән Кирмәне хуҗалардан алынган һәм 23 йенадан сатылган.

Икенче бөтендөнья сугышында АКШ хәрби-һава көчләре кирмән тирәсендәге биналарга зур зыян китерә.

Мәдәнияттә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ак Челән кирмәнендә күп кинофильмнар төшерелгән: "Джеймс Бонд", "Соңгы самурай", Акиро Куросаваның "Гаскәри күләгәсе", "Ран" фильмнары.

Күренешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]