Ак аю
| Ак аю | |
|---|---|
| Халыкара фәнни исем | Ursus maritimus Phipps, 1774[1][2][3] |
| Таксономик ранг | төр[1][2] |
| Югарырак таксон | Аюлар[1][2] |
Ак аю, яки төньяк аюы, яки поляр аю, яки диңгез аюы – иң зур ерткыч хайваннарның берсе.
Аның гәүдә озынлыгы 3 метрга кадәр җитә. Авырлыгы 800 килограммга җитә.
Ул көрән туганыннан ак туны белән аерыла. Шул ук вакытта аның тиресе кара төстә. Озак вакыт кояш астында йөрсә, аның йоны саргылт төскә керә.
Тиресе астындагы калын май катламы аны котып суыкларыннан саклый.
Зур булуга карамастан ул шәп йөзә, чума ала. Суда тизлеге 5,4 км/сәг. җитә ала[4].
Ак аю ау белән туена: нерпа, диңгез куяны, морж һәм башка диңгез хайваннарын аулый. Ау вакыт аңа ис тою, күрү сәләте, ак туны ярдәм итә.
Көрән аюдан аерма буларак, кышын 50-80 көнгә, гадәттә, ана аюлар гына йокыга ята.
Декабрь-гыйнварда алар 1-2, сирәгрәк 3 бала тудыралар һәм язга бергә өннән чыгалар. Балаларын ана аюлар 2 яшькә кадәр тәрбияли.
Ата аюлар күпчелек гомерен ялгыз үткәрә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System — 1996.
- 1 2 3 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
- ↑ Фиппс К. Д. A voyage towards the North Pole undertaken by His Majesty's command, 1773 — 1774. — 253 — doi:10.5962/BHL.TITLE.15240
- ↑ YouTube Военное дело — Король глубин. Подлодка проекта 671