Ак башлы гриф
Внешний вид
(Ак башлы тазкара битеннән юнәлтелде)
Ак башлы гриф[1] (ак бугазлы Африка грифы, лат. Trigonoceps occipitalis) — карчыга кошлар гаиләлегеннән эре ерткыч кош. Ак башлы грифлар төренә керә.
Африкада, Сахарадан көньякка таба киң таралган. Тәне озынлыгы - 75-80 см, канатын җәйсә 130-140 см-га да җитә ала. Авырлыгы 3-5 кг. Африка колаклы тазкарасына охшаган. Төсе - аклы көрән. Томшыгы зәңгәр, томшыгы очы кызыл.
Кеше яши торган урыннарда очрамый. Оясын агачларда кора. Үләксә, кош балалары, кәлтә еланнары, авыру хайваннар белән туклана.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Русско-татарский словарь биологических терминов.— Казань: Татар, кн. изд-во, 1985.
Бу — зоология буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |