Ак буллат

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ак буллат latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ак буллат
Ак буллат
Motherwort.jpg
Халыкара фәнни исем Leonurus cardiaca L., 1753[1]
Таксономик ранг төр[1]
Югарырак таксон Төнгеш[1]
Таксонның халык атамасы Echtes Herzgespann[2], common motherwort[3], Motherwort, Agripalma, Nukula, Agripaume, Hartgespan[4], buřina srdečník pravá[5], hartgespan[6], agripaume cardiaque[6], motherwort[6], Herzgespann[6], rohtonukula[7] һәм villarohtonukula[8]
Җимеш төре чикләвекчек[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=21756[9]
Чехия Республикасының юкка чыгу куркынычы булган төрләре Кызыл исемлеге статусы Янамый диярлек[d][5]
Commons-logo.svg Leonurus cardiaca Викиҗентыкта

Ак буллáт (Сукыр кычыткан) — иренчәчәклеләр семьялыгыннан озын, шуышма тамырчалы купьеллык үләнчел үсемлек. Аны еш кына пустырник обыкновенный, сердечный, пустырник волосистый дип атап йөртәләр.

Характеристика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сабаклары туры, дүрт кырлы, 60 сантиметрга кадәр җитә. Яфраклары кара-каршы урнашкан, йомыркасыман яки йөрәксыман очлайган башлый,озынлыгы- 10 сантиметр, киңлеге — 8 сантиметрга кадәр,кырыйлары үткен пычаксыман. Өчен яфракларының куентыкларында ак яки аксыл-сары таҗлы ике иренле чәчәкләр урнашкан. Җимешләре куе соры дүрт чикләвеккә тарала. Апрель-августта чәчәк ата, җимешләре июль-сентябрьдә өлгерә.

Таралып урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ак баллут Рәсәйнең бөтен Аурупа өлешендә диярлек, Себердә, Ерак Көнчыгышта таралган. Ул шулай ук Кавказда, Казахстан һәм Урта Азия урманнарында, урман кырыйларында, аланлыкларда, куаклылар арасында, юл буйларында, бакчаларда һ.б. үсә.

Файдасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәвалау максатында ак баллутның чәчәкләрен һәм яфракларын кулланалар. Чәчәкләрендә — алкалоидлар, гликозидлар, сарониннар, флавоноридлар, дуплау матдәләре, лайла, гистамин, холин, С витамины; яфракларында алкалоид, ламиин һәм чәчәкләрдә булган башка матдәләр бар.

Халык медицинасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык медицинасында ак баллутны эч китүдән, шул исәптән дизентерия белән бәйле ашказаны-эчәк авыруларыннан кулланалар. Какырыкны йомшарту үзлеге булганга (бу үзлек андагы сапониннарга бәйле), чәчәкләре төнәтмәсен трахеит, бронхит, бронхиаль астма һәм башка төр сулыш органнары авырулары вакытында какырык чыгаруны яхшырту өчен тәкъдим итәләр. Төнәтмәләрен тагын да ешрак үпкәдән, эчәктән, аналыктан кап киткәндә кан туктаткыч чара буларак ,шулай ук кайчакларда бавыр, бөер, сидек куыгы, хатын-кыз авыруларыннан дәвалану өчен кулланалар. Нерв какшаганда, истерия, йокысызлык белән интеккәндә дә ак баллут чәчәкләре төнәтмәсен эчәргә кушалар. Үсемлекне балалар золотуха, фурункулез, тимрәү, трие җәрәхәтләре, кызамык белән авырганда кан чистарткыч буларак кулланалар. Геморройны дәвалау өчен төнәтмәсеннән ванна ясыйлар. Ангина булганда, чәчәк төнәтмәсе белән авызны чайкау да файдалы.

Гадәттә, мондый төнәтмәләрне 1 стакан кайнаган суга 1 кашык чимал(чәчәк яки үлән) исәбеннән әзерлиләр,көнгә 4-5 тапкыр яртышар яки берәр стакан эчәләр. Тәнгә сөртү яки компресслар өчен дә шундый үк яки куерак ( 1 стакан суга 2 кашык чимал) төнәтмәдән файдаланалар. Яңа өзелгән чималдан әзерләнгән сокны да (көнгә 4 тапкыр берәр аш кашыгы) эчәргә була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • "Дару үсемлекләре" китабы, "Раннур" нәшрияты,1999нчы ел. Автор : Миргалим Харисов

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1,0 1,1 1,2 Линней К. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
  • FloraWeb
  • АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  • Nederlands Soortenregister
  • 5,0 5,1 Portál informačního systému ochrany přírodyAgentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
  • 6,0 6,1 6,2 6,3 Belgian Species List
  • Finnish Biodiversity Information Facility
  • Finnish Biodiversity Information Facility
  • GRIN үсемлекләр таксономиясе