Ак елан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ак елан latin yazuında])

Ак ела́н - төрки-татар фольклоры һәм мифологиясе персонажы; халыкның тотемик нәсел башы; бүләк бирүче, геройның ярдәмчесе; еланнар патшасы. Ак елан образы барлык мифологияләрдә дә диярлек чагылыш тапкан елан образыннан килә. Борынгы мифологияләрдә елан роле еш кына ике төрле була: ул бер үк вакытта яхшы да, куркыныч та; зур көчкә ия буларак, ул эпик геройдан карусыз буйсынуны таләп итә. Каюм Насыйри татар фольклорында барлык еланнарның кара төс белән сурәтләнүен, шул ук вакытта еланнар патшасына ак төс хас булуын билгеләп үтә. Кешенең дошманы саналган кара еланнардан аермалы буларак, Ак елан. кешене ярата һәм яклый, хәвеф турында кисәтә һәм булыша. Татар әкияте «Ак елан»да, мәсәлән, геройга падишаһның төшен ничек юрарга кирәген әйтә һәм берничә тапкыр аны үлемнән коткарып кала. Татар әкияте «Елан патшасы Шаһмара»да, кайбер галимнәр фикеренчә, фарсы эпик традициясе күзәтелә. Ак елан монда да геройга ярдәм итә: ханны Ак елан ите белән дәвалап, каты авырудан савыктыра. Шул ук әкияттә еланның гайре табигый көче - алдан күрүчәнлек сәләте ачыла, шуңа күрә герой, елан итеннән шулпа ашагач, кошлар һәм җәнлекләр телен аңлый башлый. «Урал батыр» исемле башкорт кобайырында еланнар патшасы Каһкаһа - батырның куркыныч дошманы; монда Ак елан тауларны да эретерлек көчкә ия булган аждаһа кыяфәтендә сурәтләнә. Борынгы заманнардан ук ак төскә хөрмәт хисе Ак елан образының уңай якларын тудырган. Шулай ук казакълар, Көньяк Себер һәм Урта Азия халыклары мифологиясендә ак һәм кара еланнар көрәше турындагы сюжет киң таралган. Бу көрәшнең шаһиты булган төп герой Ак еланга ярдәм итә. Урта Азиядә таралган ышану буенча, йортта яшәгән Ак еланга кагылырга ярамый. Күп кенә халыклар мифологиясендә Ак еланга карата табу яши. Ак еланны күргән кеше аның баш өстенә он сибәргә яки сөт белән сыйларга тиеш. Шулай ук Ак елан образында төрки легенда һәм риваятьләрендә популяр булган Хызыр пәйгамбәр гәүдәләнгән дип фаразлана.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]