Ак калач (уен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ак калач (уен) latin yazuında])
Ак калач
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык
түбән

Ак калач — татар балалар уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

I вариант[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар түгәрәкләнеп тезеләләр. Уртада уенны алып баручы була. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

Әминә апа туган көнне
Пешердем мин ак калач.
Ул калачны, мин сиңа әйтим,
Менә шулай кабарган.

(Балалар кулларын югары күтәрәләр.)

Ул калачны, мин сиңа әйтим,
Менә шулай җәелгән.

(Балалар кулларын як-якка җәяләр.)

Ул калачны, мин сиңа әйтим,
Менә шулай ябышкан.

(Балалар чүгәлиләр.)

Ахырда уртага икенче бала чыгып, уен яңадан башлана.

II вариант[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар кулга-кул тотынышып бер түгәрәк ясыйлар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калач ничек пешүен, җәелү-кысылуларын кул хәрәкәтләре белән күрсәтеп, уртадагы баланы «кысып» куялар. Җырлары:

этеч бебый

ат усрыгы Булатның туган көненә
Без пешердек ак калач;
Менә шулай ул биек,
Менә шулай тәбәнәк;
Менә шуның киңлеге.
Менә шуның тарлыгы;
Ак калач, ак калач,
Теләгәнеңне сайлап кач!

Уртадагы бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да үзе түгәрәктәгеләргә кушыла һәм уен-җыр шулай дәвам итә. Шул ук уенның «коймаклар» дип аталган төре дә бар:

Булатның туган көнендә
Без чакырдык кунаклар;
Кунакларның килүенә
Без пешердек коймаклар.
Коймакларга карасаң,
Менә шундый күпергән;
Менә шулай җәелгән;
Менә шулай кысылган.
Коймагыңны майлап ал,
Теләгәнеңне сайлап ал!

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]