Ак күбәләкләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ак күбәләкләр latin yazuında])
Ак күбәләкләр
Сурәт
Халыкара фәнни исем Pieridae Swainson, 1820[1]
Таксономик ранг гаилә[1]
Югарырак таксон булавоусые[d][1]
Таксонның халык атамасы Witjes[2], bielinkowate һәм hvitvinger
Это зоологическое название скоординировано с Pierinae[d], Pierini[d] һәм Pierina[d]
 Ак күбәләкләр Викиҗыентыкта

Ак күбәләклә́р (Pieridae) - көндезге күбәләкләр гаиләлеге. Дөнья фаунасында 500 ләп, Татарстанда 15 төре исәпләнә. Канат җәеме 8 см га кадәр. Арткы канатларында эчке уемты булмавы һәм аларда ике аналь сеңерчә булуы ак күбәләкләрнең үзенчәлекле билгесе булып тора. Алгы аяклары яхшы үскән. Төсләре күбесендә ак, сары һәм кызгылт сары. Күбәләк кортлары яшел яки чуар, кыска төкләр белән капланган. Курчаклары башларын өскә каратып урнаша, ефәк җебеннән биле белән субстратка беркетелә. Ак күбәләкләр һәр җирдә очрый, кайбер төрләре күп санлы. Ак күбүләкнең аерым ыругларының үсеше, кагыйдә буларак, үсемлекләрнең билгеле семьялыклары белән бәйләнгән: ак күбәләк (Pieris) әвернә чәчәклеләрдә, сары күбәләк (Colias) - кузаклыларда, кайберләре кошкунмасчаларда, розачаларда һ.б. яшиләр. ТРда кәбестә күбәләге киң таралган. Алгы канатларының очы кара төстәге эре ак күбәләк, ана күбәләкнең 2 шәр түгәрәк кара табы бар. Еш кына лимун күбәләге дә очрый. Канатлары очлы. Аталары - сары, аналары яшькелт ак төстә. Киң таралган төрләре: сары кыр күбәләге, дүләнә күбәләге, борчак күбәләге, шалкан күбәләге һәм гәрәнкә күбәләге. Аерым төрләре туклану чылбырында мөһим роль уйный. Гәрәнкә күбәләге, шалкан күбәләге, кәбестә күбәләге - әвернә чәчәклеләр; сары күбәләк - кузаклылар, дүләнә күбәләге - төшле һәм орлыклы җимеш культураларының корткычлары. Ак күбәләкләр белән көрәшү өчен механик, химик һәм биологик ысуллар кулланыла.

Таң күбәләге (Зегрис күбәләге) ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 2009.
  2. Nederlands Soortenregister