Ак мәчет (Павлодар)
Мәчет | |
Ак мәчет
| |
Ил | Казакъстан |
Шәһәр | Павлодар, Академик Маргулан ур., 138 |
Дин | ислам |
Кайсы дини агымга карый | хәнәфи |
Бина төре | манарасы түбәдә урнашкан мәчет |
Беренче телгә алу | 1880-еллар |
Төзелеш еллары | 1902—1905 еллар |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
Ак мәчет (каз. Ақ мешіт, Aq Meşit, آق مسجد) ― Казакъстанның Павлодар өлкәсе административ үзәге Павлодар шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Ак мәчет – шәһәрнең җирле әһәмияткә ия тарих һәм мәдәният һәйкәле. Ул Павлодарда сакланып калган революциягә кадәрге бердәнбер дини объект[1].
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Мәчетнең тарихи фотосурәтләре. |
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1880-елларда Павлодарда Татар бистәсендә[2] агачтан беренче мәчет төзелгән булган. Ул 1901 елда шәһәрнең яртысын юкка чыгарган янгын вакытында янып беткән. 1902 елның апрелендә татар сәүдәгәре Баһаветдин Тумашев инициативасы белән татар җәмгыяте җыены үткәрелә. Мөселманнар янган агач мәчет урынында таш мәчет төзергә була.
Патша Россиясе сәясәтчеләре казакъ даласында, Урта Азия муллаларына караганда, татар муллаларының дини эш алып баруын хуплый. Казакъстанның төньяк-көнчыгыш өлешендәге шәһәрләрдәге беренче таш мәчетләрнең барысы да диярлек татар сәүдәгәрләре акчасына төзелгән[2].
Павлодардагы таш мәчет төзелешен 2нче гильдия татар сәүдәгәре Габделфәттах Камалетдин улы Рамазанов финанслый. Павлодарның татарлар, башкортлар, казакълардан торган зур санлы мөселман җәмгыяте дә төзелешкә матди өлешен кертә. Төзелеш эшләрен Павлодар ташчылары В. Е. Петров һәм И. Г. Голиков башкара. 1905 елда мавритан стилендә төзелгән Ак-мәчет [3] мөселманнар өчен ишекләрен ача. Мәчетнең беренче имам-хатибы һәм мәдрәсә мөдәррисе – Габделгани Габделкәримов, сәүдәгәр Габделфәттах Рамазановның якташы (икесе дә Иртыш буендагы шәһәргә Тубыл губернасы Яулытора өязеннән килгән). Имам 1918 елда сыйнфый дошман буларак милиция тарафыннан кулга алынган, төзәтү эшләренә хөкем ителгән, авырып, 1922 елның 18 июлендә вафат булган, Химгородки микройонындагы мөселман зиратында җирләнгән.
Мәчет һәрвакыт ак төскә буялган, шуңа күрә халыкта аны «Ак мәчет» дип атый башлыйлар[4].
Ябылу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1938 елда, большевикларның дин белән көрәшү сәясәтенә бәйле, Ак мәчеттә намазлар уку тыела, манарасы җимертелә. 52 ел дәвамында мәчет бинасында төрле оешмалар: шәһәр Пионерлар йорты, Казакъстан ССР дәүләт филармониясенең өлкә филиалы һәм 1нче балалар спорт мәктәбе урнашкан була [1].
Яңа заман
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1990 елда мөселманнар инициативасы белән мәчетнең манарасы торгызыла һәм гыйбадәт кылулар яңадан башлана.
2005 елда, мәчетнең 100 еллыгына, бинаны реставрацияләү һәм капиталь ремонтлау башлана. Мәчет бинасы Казакъстанның 2003—2007 еллардагы премьер–министры Даниал Әхмәтовның әти-әнисе атказанган укытучылар Кенжетай Әхмәтов һәм Рауза Молдабекова җитәкчелегендә реставрацияләнгән[1].
2019 елда мәчетнең имам-хатыйбы – Канат хәзрәт.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 Белая мечеть.(үле сылтама) История Павлодара. (06.09.2019)
- ↑ 2,0 2,1 Калиль Кабдулвахитов. Ак мечеть – татарский след в Павлодаре. IslamNews, 30.03.2022(рус.)
- ↑ Прогулка по территории Белой мечети. ВКонтакте
- ↑ Белая мечеть. Карта Культуры(рус.)
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- История Ак-мечети - Первая мечеть, построенная в Павлодаре в 80-х. Типичный Павлодар(рус.)