Эчтәлеккә күчү

Ак яулык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ак яулык latin yazuında])
Ак яулык
Материал төре киндер[d], ефәк[d] һәм ситца[d]

Ак яулык (аклы яулык) — борынгы сөлге сыман япма, ак киндер, ситцадан ясалган һәм Әлмәт ягы (Васильевка, Илтән-Бота, Кәләй) татар-керәшен костюмында кулланылган.[1] Ак яулык Әлмәт районы өлкән яшьтәге хатын-кызларның баш киеме буларак бу як татар-керәшеннәрдә сакланган.[1]

Зурлыгы 160 × 28 см яки 180 × 30 см булган. Яулыкның очлары аерым чигелгән киндер тукыма белән бизәлгән, өстәмә киндер яулыкның очларына бөтен киңлеге буенча тегелгән. Гадәттә, чигү тар гына орнамент сызыгы белән тегелгән киндер кырыйларын кырыйлап алган һәм аның уртасында киң буй булып урнашкан. Ул берничә тар горизонталь буй‑буй сызыктан яисә очлары бөтерелгән 4 нурлы эре өермәле розетка кулланып чигелгән. Киң һәм тар буй арасына еш кына тәре сыман бизәкләр, сигез очлы розеткалар һәм түгәрәкләр чигелгән. Чигү ике яклы булган, башкару техникасының оригинальлеге белән аерылып торган, хәзер инде югалган. Эчке ягы бик вак шома итеп кызыл ефәк белән чигелгән: монда Идел буендагы фин-угыр халыкларының чигүләре белән охшашлык сизелә.[1]

ХХ гасыр башына кадәр бу якта яшәүче мөселман татарларда да киң таралган булган, аны акы яулык дип йөргәннәр.[1]

  • Мухамедова Р. М. Татарская народная одеж­да. К., 1997.