Алабуга бәете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алабуга бәете latin yazuında])

Тарихый шәҗәрәләр буенча Малкы бийгә тоташкан шәҗәләр(үзәк нәсел Малкы бий(Балкы бий) - Нурыш бий - Рамазан - Якуп шәех - Юсуф - Дәүләтъяр - Аюп) Аюп "Кырык Садак" авылында яшәгән. "Кырык Садак" Нугай урдасының бер кабиләләре булган. Нугай даругасы икенче ягында Төбән Иж елгасы янында Ишболды морза домены бар. Шул хакта Алабуга бәете бәян итә.[1]

Алабуга ак шәһәр, тарихы озак яшәр,

Дошманга, яуга бирелмәс, юлына каршы төшәр.

Алабуга рус кулына Сәүгән ханнан калгандыр.

Сәүгән ханның маҗарасы тарихка язылгандыр.

Атлар җиктем яратып, Саралыга каратып,

Саралы, Сәйдәк чукынган, кәфер утын таратып,

Алабуга олылары Туйгуҗа белән Аккуҗа

Сөрлектеләр илендән

Сарай белән Сәетәкбәк чыктылар ислам диненнән.

Саралы ул Сарайлы-Мең волосте(кабиләсе) ул Нугай Урдасының уйшын кабиләсенең бер өлеше.(Сәйтәбәк~Сәйтәк, Акхуҗа, Туйгуҗа) - Нугай урдасыннан килеп чыгышы буенча.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Д. М. Исхаков От средневековых татар к татарам нового времени(этнополитический взгляд на историю волго-уральских татар XV-XVIIвв.). - Казань: Издательство "Мастер Лайн", 1998. - 276с.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Д. М. Исхаков От средневековых татар к татарам нового времени(этнополитический взгляд на историю волго-уральских татар XV-XVIIвв.). - Казань: Издательство "Мастер Лайн", 1998. - 276с.