Алабуга дәүләт педагогика университеты
![]() | |
Эшләү еллары | 1939 |
---|---|
Адрес | 423604, ![]() |
Сайт | kpfu.ru/elabuga |
Алабуга дәүләт педагогика университеты (2011 елдан КФУ Алабуга институты (филиал)) — Алабугада эшләп килгән педагогик юнәлешле югары уку йорты.
Эчтәлек
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1903-1918 елларда — Алабуга епархия хатын-кызлар укуханәсе, 1930нчы елларда — педучилище, 1928 елдан — педтехникум, 1939 елда — укытучылар институты, 1952 елның 19 августыннан Алабуга дәүләт педагогика институты булып оеша. 150 студент белем ала торган ике факультетлы институт буларак эшли башлый. Аның экспонатларга бай музей материаллары шул хакта дәлилле һәм образлы итеп сөйли.
АДПУ бүгенге көндә Татарстан, Русиянең алдынгы югары уку йортлары рәтендә тора. Алты факультетта студентлар белем ала. Институт үз диварларыннан 25 меңләп укытучы әзерләп чыгарган. Алар арасында 15 РСФСР, 40 тан артык Татарстанның атказанган укытучысы, 200 гә якын Русиянең Мәгариф отличнигы бар.
Бүгенге көндә АДПУга 10 факультет, 20 кафедра, фәнни китапханә, 7 музей, агробиология станциясе, 20ләп лаборатория, спорткомплекс, 5 уку-укыту бинасы, 3 тулай торак керә. Укытучылар саны - 250.
2011 елның 2 февралендә уку йорты Казан (Идел буе) федераль университетына филиал итеп кушылган.
Ректорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1953-1960 Габделхак Гали улы Әминев
- 1960-1966 Клавдия Петр кызы Тиунова-Петрова
- 1966-1971 Евгений Яков улы Тихонов
- 1971-1986 Тәлгать Нәби улы Галиуллин
- 1986-1989 Җәмил Газиз улы Нигъмәтов
- 1989-2000 Наип Хәбибназар улы Лаисов
- 2000-2007 Наил Мансур улы Вәлиев
- 2008-2011 Айрат Миңнемансур улы Кәлимуллин
- 2011 елдан Елена Ефим кызы Мерзон[1]
Югары уку йорты мөгаллимнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Леонид Арсланов
- Сания Исмәгыйлева
- Дания Сәлимова
- Хәлил Сәлимов
- Наип Лаисов
- Тәлгать Галиуллин
- Эдуард Касыймов
- Маһинур Фәйзуллина
- Рәхим Гайсин
- Фатыйх Урманчеев
Рифкат Гайнуллин, Дан орденының тулы кавалеры
- Әлфинә Сибгатуллина
Югары уку йортын тәмамлаучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Леонид Арсланов - КФУ АИ профессоры (филфак).
- Сания Исмәгыйлева - КФУ АИ профессоры (филфак).
- Наип Лаисов - КФУ АИ профессоры (филфак).
- Леонид Барышев - майонез бизнесын, «Эссен» кибетләр челтәрен булдыручы (техфак).
- Әлфинә Сибгатуллина, филология фәннәре докторы, профессор (филфак).