Алабуга епархия хатын-кызлар укуханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алабуга епархия хатын-кызлар укуханәсе latin yazuında])
Алабуга епархия
хатын-кызлар училищесы
Нигезләү елы 1903
Ябылу елы 1918
Тип урта уку йорты
Урын Русия империясе Русия империясе
Нократ губернасы гербы Нократ губернасы
Алабуга шәһәре гербы Алабуга
Адрес 423604, Алабуга шәһәре,
Казан урамы, 89.
Алабуга епархия хатын-кызлар училищесы бинасы. Авторы билгеле түгел. 1903

Алабуга епархия хатын-кызлар училищесы (рус. Елабужское епархиальное женское училище, ингл. Yelabuga′s eparchial girl′s school) — Нократ губернасы Алабуга шәһәрендә 1903-1918 елларда эшләгән хатын-кызлар өчен урта уку йорты. Алты ел уку дәвамында әлеге укуханәдә өй укытучылары, чиркәү-приход мәктәбе укытучылары, епархия укуханәләре укытучылары әзерләнгән. Октябрь инкыйлабына кадәр берничә йөз кыз балага аттестат бирелгән.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алабуга сәүдәгәре Василий Григорий улы Стахеев (1842-1896) истәлегенә аның тол хатыны, укуханәнең шәрәфле багучысы Глафира Федор кызы Стахеева акчасына салынган.

Чулман буе төбәгендә православие чиркәве ихтыяҗларын исәпкә алып, 3 губернаның — Нократ, Уфа, Казан губерналары — 5 өязенең үзәк пункты булган Алабуга шәһәрендә руханилар семинариясе ачуны сорарга дигән фикергә килдем

— Г. Ф. Стахеева[1]

Изге Синод сәүдәгәр хатынның ниятен хупласа да, семинария ачарга рөхсәт бирми, хатын-кызлар өчен укуханә төзергә генә рөхсәт итә. Укуханә бинасын Нократ губерна инженеры 1нче дәрәҗәле архитектор, класслы рәссам И. А. Чарушин (ru) проекты буенча архитектор-рәссам И. А. Горохов 1898-1903 елларда төзеткән. 1899 елның 8 июнендә тантаналы рәвештә нигезгә беренче ташны салу оештырыла. Төзелешнең хуҗалык-икътисад ягын Глафира Федор кызының улы, 1 гильдия сәүдәгәр, РИ Дәүләт шурасы әгъзасы Федор Василий улы Стахеев (1870-1945) күзәтеп тора. 1903 елда Ф. В. Стахеев үзе төзеткән электр станциясеннән (бинасы элекке Пристань, хәзерге Шишкин урамында) үз акчасына укуханә бинасына электр уты кертә. 1903 елның 15 августына төзелеш эшләре тәмамлана[2].

Укучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уку йортына 10-12 яшьлек кыз балалар кабул ителгән. Укыган өчен гаиләнең матди хәленә карап түләү кертелгән. Укуханәгә рухани, чиркәү әһелләре балалары белән беррәттән, дөньяви кешеләрнең балалары, шул исәптән милләте рус булмаганнар һәм ятимнәр дә кабул ителгән. Ятимнәр өчен акчаны епархия түләгән.

Укыту-тәрбия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Укулар 1 сентябрьдә башланып, имтиханнар алдыннан май аенда туктатылган. Дәресләр җәдвәлен укуханә башлыгы төзи һәм епархия иерархы раслый. Дәресләр иртәнге сигездән көндезге икенче яртыга кадәр дәвам итә. Алты ел уку дәверендә түбәндәге фәннәрдән белем бирелгән:
Закон Божий, рус теле, арифметика, алгебра, геометрия, тригонометрия, география, физика, тарих, чиркәү җырлары, рус ватандашлар тарихы, дидактика, педагогика, этика, матур язу, кул эше, музыка, француз теле.
Укуханәне тәмамлаучыларның күпчелеге «өй укытучысы» аттестаты алган. Тел-тарих һәм физика-математика бүлекләрендә ачылган махсус классларны тәмамлаучылар «чиркәү-приход мәктәбе укытучылары», «епархия укуханәләре укытучылары» белгечлеге алып чыккан.

Ябылу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Совет хакимияте урнашкач, 1917 елның ахырыннан Рус православие чиркәвенә карата чикләүләр кертелә. РСФСР ХКШ 1918 елның 23 гыйнварында көченә кергән «Чиркәүне дәүләттән, мәктәпне чиркәүдән аеру турындагы декрет»ы кабул ителгәч, иң беренче булып, дини уку йортлары һәм алар эчендәге чиркәүләр ябыла.

Инкыйлабтан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

КФУның Алабуга институты бинасы

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Укуханә эчендәге Василий чиркәвенең тәреле гөмбәзе. 1903

Вятка бароккосы дигән стильдә салынган бина. Бинаның урта өлеше (фасады) очына главка һәм тәре куелган гөмбәзсыман корылма белән тәмамлана. Урта өлештән соң бинаның симметрияле уң һәм сул канаты сузыла. Аларга ике яктан ике катлы флигельләр ялгана. Сул яктагы флигельдә үрнәк чиркәү-приход мәктәбе, уң яктагы флигельдә мунча һәм хуҗалык итү бүлмәләре урнашкан булган.
Бинаның төп корпусы дүрт катлы, идән асты бүлмәләре (подвалы) бар. Тышкы диварлары һәм цоколе кирпеч һәм ак ташның җирле токымы белән тышланган. Коридорлар, рекреация заллары, этаж арасындагы баскыч мәйданчыклары, бинадан чыгу юллары Алабуганың үзендә, Капитон Яков улы Ушков заводында эшләнгән плитка белән капланган.
Укуханә эчендә даими эшләүче Василий чиркәве урнашкан булган. Чиркәүнең эчке бизәлеше Византия стилендә башкарылган. Россия империясендәге хатын-кызлар өчен салынган укуханәләр биналары арасында уздырылган архитектура бәйгесендә Алабуга училищесы беренче урынны ала.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бинаның подвалыннан шәһәрдәге башка биналар белән тоташтырылган, гөмбәзләп эшләнгән җир асты юлына керү ишеге булган. Совет заманында, балалар уйнарга кереп адаша һәм югала башлагач, ишекне томалаганнар.
Төнге каравылчылар бинада даими рәвештә төнлә дини җырлар башкарылганын, шулай ук флигельгә илтүче тар гына аралыктан узганда бала елаган тавыш ишетүләрен әйтәләр.
Төзелеш вакытында кирпечләр арасына күп күләмдә йомырка салынган измә салып барылган, шуңа күрә бина ремонты вакытында диварларны сүтү-җимерү бик авыр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Н. М. Валеев. Елабуга купеческая. К.- Челны: ГКИ КамАЗа, 1995.
  2. Елабуга. Путеводитель. СПб.: Издательство Маматов, 2015.ISBN 978-5-91076-065-7

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Беспримерно щедрый дар Глафиры Стахеевой. «Вечер Елабуги», 2007, №16
  2. Кавиев А. Ф., Насырова Л. В. Епархиальное женское училище в Елабуге — образец купеческой благотворительности. // Третьи Стахеевские чтения: Материалы Международной научной конференции. — Елабуга: Изд-во ЕГПУ, 2008. C. 248—251