Алабуга районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алабуга районы latin yazuında])
(Алабуга муниципаль районы битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Алабуга районы
Flag of Elabuzhsky rayon (Tatarstan).png
Байрак
Coat of Arms of Elabuzsky rayon (Tatarstan).gif
Илтамга
Башкала Алабуга
Халык исәбе 85 779 (1 гыйнвар 2018) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 10 аугыс 1930
Җәгърафия
АТБ Татарстан
Мәйдан 1,362.1 дүрткел киламитер
Координатлар 55.8°N 51.9°E, 55.83333°N 51.83333°E Edit this on Wikidata


Алабуга районы —– Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында урнашкан муниципаль район. Районның территориясе 1401,4 км² тәшкил итә. Алабуганың үзендә 70728 кеше яши (мәгълүматлар 2011 елның 1 гыйнварына), ә авылларда – 10904. Районның 15 җирле үзидарәсенә 48 авыл керә, шуларның иң зурысы – Танайка, анда 1659 кеше гомер итә. Шулай ук, нибары 1 генә кеше яшәгән Красная Горка дигән авыл да бар.

Географик белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алабуга районы территориясе аша Акбаш-Әгерҗе тимер юлы (Алабугадан 14 чакрым ераклыкта Тихоново тимерюл станциясе урнашкан) һәм КазанӨфә, Алабуга – Мәжгә автомагистральләре үтә. Район үзәгеннән Казанга кадәр ара 215 чакрым. Төп су артериясе – Чулман елгасына шулай ук район биләмәләре аша аккан Нократ, Тойма, Танайка елгалары коя.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
42 803 43 691 36 612 9 957 10 785 10 904

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт 1970[8] 1979[8] 1989[8] 2002[9] 2010[10]
урыслар 54,7% 53,5% 52,4% 50,8% 51,7%
татарлар 30,6% 39,1% 37,3% 42,1% 42,6%
чирмешләр ?% ?% 4,3% 3,6% 1,2%
чуашлар ?% ?% 0,6% 0,6% 1,0%

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

24 уку йорты бар.

Медицина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

965 урынга 5 хастаханә бар.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

20 китапханә,31 клуб бар.

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Районның һәм шәһәрнең иң эре сәнәгать предприятиеләреннән НГДУ “Прикамнефть” ачык акционерлар җәмгыятен, “АлАЗ” җитештерү берләшмәсен, “Алабуга сөте”, “Алабуга ит-консерв заводы” ачык акционерлар җәмгыятьләрен, җаваплылыгы чикләнгән “Соллерс-Алабуга” җәмгыятен һ.б.ларны санап китәргә була. Ә шулай да Русиянең генә түгел, якын һәм ерак чит ил инвесторларын да җәлеп иткән “Алабуга” махсус икътисади зонасы турында аерым әйтеп китү урынлы булыр. РФ һәм ТР бюджетыннан тигез күләмдә “Алабуга” махсус икътисади зонасына 15 миллиард сум күләмендә инвестицияләр җәлеп ителгән. Ул Русиядәге икътисади зоналар арасында әйдәп баручы буларак билгеле. Барлык зоналарда җитештерелә торган продукциянең 71 проценты нәкъ менә “Алабуга”га туры килә.

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар һәм урыс телләрендә "Новая Кама" ,"Алабуга нуры" газеталары чыга.

Районда туган күренекле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]