Эчтәлеккә күчү

Алабуга (балык)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алабуга (балык) latin yazuında])
Алабуга
Халыкара фәнни исем Perca L., 1758[1]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон окуневые[d][1] һәм Percinae[d]
Таксономик төр P. fluviatilis[d]
Шушы чыганакларда тасвирлана Яңа энциклопедик сүзлек, 1911—1916[d] һәм Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d]
Башлану вакыты 3600 тысячелетие до н. э.

 Алабуга Викиҗыентыкта

Алабуга (лат. Perca) — бәләкәй елга балыгы. Ауразия сулыкларында киң таралган. ТР территориясендә сусаклагыч, күлләр һәм елгаларда очрый.

Озынлыгы 15-30 см, авырлыгы, гадәттә, 150-400г. Сусаклагычларда 50 см га кадәр озынлыктагы, 1 кг га кадәр авырлыктагы төрләре очрый. Гәүдәсе ян-яктан кысынкы. Анда җирән-сары яки яшькелтрәк төстәге 5-9 аркылы сызык аерылып тора. Cаңак каплавычлары нык чәнечкеле. Пар йөзгечләре һәм күзе кызыл төстә.

Ата балыкның җенси җитлегү чоры - 2, сирәгрәк - 3, ә ана балыкларныкы 3-6 яшьтә була. Уылдыгын язын берьюлы, куаклар тирәсенә чәчә, уылдык бөртекләре, ябышып, челтәр рәвешен ала. Үрчемлелеге - 10-200 мең уылдык бөртеге.

Яшь алабугалар - планктон, зурлары вак балык (чабак, җилем балык, өсләч) белән туклана.

Алабуга төрки халыкларда тотем балык, шул исәптән башкортларда, татарларда да алачыбар үгез яки сыер. Башкортларның ыру-кабилә этнонимында да очрый.

Алачыбар - Акбүзат белән бергә су төбеннән чыккан мал төсе. Легендаларга караганда, сәүбан артына борылып карагач, кире суга төшеп китүче, һәм анда балыкка әверелүче малларның бер төркеме кире балыкка әверелә.

  1. 1 2 3 Integrated Taxonomic Information System — 2004.