Алабуга (махсус икътисади зона)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алабуга (махсус икътисади зона) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
«Алабуга» (ОЭЗ ППТ «Алабуга»)
Төр
Сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона
Нигезләнгән 2005 елның 21 декабре
Нигезләүче рпопп
Штаб-фатир Татарстан байрагыТатарстан, Алабуга районы, Алабуга
Керем 731 500 000 ₽
Операцион керем
−483 150 000 ₽
Чиста керем
−391 000 000 ₽
Хуҗа Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы (100%)[1]
Хезмәткәрләр саны
698 кеше (2015)
Сайт alabuga.ru/

«Алабуга»Татарстан Республикасының Алабуга районында урнашкан сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона. Алабугадан 10 км, Яр Чаллыдан 25 км, Түбән Камадан 40 км һәм Казаннан 210 км ераклыкта урнашкан. 3903,5 га мәйдан били.

АО ОЭЗ ППТ «Алабуга» компаниясенең йөз процент акционеры — Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алабуга автомобиль заводы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1980 нче елларда Каманың уң яры өметле сәнәгать үзәге буларак карала. Яр Чаллы районында автомобиль һәм тимер юл буенча хәбәр җайга салынган була, «КамАЗ»ның яңа сәнәгать егәрлекләре җәелдерелгән, Транспорт җиһазлары заводы һәм Катыргы-кәгазь комбинаты ачылган, Түбән Кама ГЭСы сафка кертелгән була. 1984 елда СССР Министрлар Советы Алабуга районында универсаль тракторлар, двигательләр заводы, ягулык арматурасы заводы, турбокомпрессорлар заводы, кою-тимер заводы һәм станок төзү заводын үз эченә алган Кама трактор заводын (КамТЗ) төзү турында карар кабул итә. Булачак завод дирекциясен «КамАЗ» җитештерү берләшмәсенең кою заводы директоры Николай Бех җитәкли. Аның җитәкчелегендә КамТЗ генераль планы әзерләнә. Генераль подрядчы булып «КамГЭСэнергострой» җитештерү берләшмәсе чыга, баш проектчы — Харьков шәһәрдә урнашкан «Гипротракторссельмаш» җитештерү берләшмәсе, төзелешнең заказчысы — СССР Трактор һәм авыл хуҗалыгы машина төзелеше министрлыгы. 1984 елның 12 октябрендә булачак завод нигезенә беренче куб метр бетон салына, 1985 елда торак йортлар, завод корпуслары, чистарту корылмалары, Казан — Яр Чаллы автомагистраленнән завод мәйданнарына кадәр юллар төзү эшләре башлана. 1988 елда заводның 6 корпусы урнаштырыла, җылылык электр үзәге төзелә, Удмуртиядән 90 км югары басымлы газүткәргеч салына һәм тракторның 4 үрнәге җыела, әмма Михаил Горбачёв зур трактор производствосын эксплуатацияләүнең максатка ярашлы булуына шикләнә. 1988 елның июлендә Министрлар Советы «КамТЗ»ны Алабуга автомобиль төзелеше заводына үзгәртеп кору турында карар кабул итә, 1988 елның 9 августындагы боерыгы белән завод автомобиль сәнәгате министрлыгы карамагына күчә[2].

Ирекле икътисадый зона[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алабугада финанслауны җәлеп итү һәм эшсезлекне җиңү өчен республика Хөкүмәте 1990 елларда Россиядә киң таралыш алган, салым ташламалары аша төбәк икътисадын стимуллаштыру һәм чит ил капиталын җәлеп итү өчен билгеләнгән ирекле икътисадый зоналар булдыру тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итә. «"Алабуга" ирекле икътисадый зонасы турында» Татарстан Республикасы законы 1998 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының 33 «риза» һәм 1 «каршы» тавышы белән кабул ителә.

Федераль законнарда хуҗалык итүнең аерым режимнары булган ирекле икътисадый зоналар булдыруга турыдан-туры тыю булмауга карамастан, Россия Югары суды субъект территориясендә махсус икътисади зоналар төзүне Татарстан Дәүләт Советы вәкаләтләре кысаларыннан чыга торган дип саный һәм 2003 елның 21 мартында «„Алабуга“ ирекле икътисадый зонасы турында» Татарстан Республикасы законының гамәлен юкка чыгара. 2003 елның 23 апрелендә Дәүләт Советы республика территориясендә законны рәсми рәвештә туктата[3].

Махсус икътисади зона[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнбатыш ягыннан Ш-2 урамының гомуми күренеше

2005 елның 21 декабрендә Россия Федерациясе хөкүмәте «Татарстан Республикасы Алабуга районы территориясендә сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонаны төзү турында» 784 номерлы карар кабул итә. 2006 елның 24 июлендә «„Алабуга“ сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы» ачык акционерлык җәмгыяте гамәлгә куела. «Алабуга»ның рәсми ачылышы 2007 елның 20 ноябрендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, махсус икътисади зоналар белән идарә итү буенча Федераль агентлык җитәкчесе Михаил Мишустин, икътисади үсеш һәм сәүдә министры Эльвира Нәбиуллина, сәнәгать һәм энергетика министры урынбасары Денис Мантуров һәм хөкүмәт рәисе урынбасары Сергей Иванов катнашында уза[4][5].

Резидентлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Резидент статусын алу процедурасы закон белән билгеләнгән була: претендент-компания Алабуга муниципаль районында юридик затны теркәргә һәм 120 млн. сумнан да ким булмаган инвестицияләр белән бизнес-план тапшырырга тиеш була. Гариза «Алабуга» күзәтү советы тарафы белән карала. Статус алуның уртача вакыты - 3 ай[6]. 2017 елның октябренә «Алабуга»да 57 резидент компания теркәлгән, 23 завод файдалануга тапшырылган була, калганнары төзелеш яки проект стадиясендә булган[7].

Салым режимы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Алабуга» резидентларына салым салу махсус икътисадый зоналар турында Россия законнары нигезендә гамәлгә ашырыла. Резидент-компанияләр федераль хокукый актлар һәм Татарстан Республикасының хокукый актлары белән билгеләнгән берничә салым преференциясе һәм ташламаларга ия[8][9]:

Көнчыгыш ягыннан Ш-2 урамының гомуми күренеше
  • табышка салым беренче 5 ел дәвамында 2 % тәшкил итә, 6 елдан 10 елга кадәр 7% һәм 2055 елга кадәр 15,5%. Предприятие беренче табыш алынганнан бирле исәпләнә (2006 елның 10 февралендәге 5-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә);
  • милеккә салым — салым салу базасын формалаштырганнан соң 10 ел дәвамында 0%, гамәлдә булу срогы Татарстан Республикасы законы белән озайтылырга мөмкин (Россия Федерациясе Салым кодексының 381 статьясындагы 17 пункты нигезендә);
  • «Алабуга» резидентлары исәпкә куелганнан соң 10 елга транспорт салымын түләүдән азат ителгән (2002 елның 29 ноябрендәге 24-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә) һәм җир кишәрлегенә милек хокукы барлыкка килгәннән соң, шул ук вакытка җир салым түләүеннән азат ителде (Алабуга муниципаль районы Советының 2006 елның 25 гыйнварындагы 38 номерлы карары нигезендә);
  • ирекле таможня зонасы режимына туры китереп, «Алабуга» территориясендә кулланыла торган җиһазлар һәм продукция таможня пошлиналарыннан (10 %) һәм өстәмә кыйммәткә салымнан (20%) азат ителгән.

Гамәлдәге предприятиеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Эр Ликид Алабуга» предприятиясе
«Роквул-Волга» предприятиясе
  1. «Драйлок Текнолоджиз» — Drylock Technologies Бельгия компаниясенең санитар-гигиена әйберләрен җитештерү заводы. Предприятие 2016 елның 8 октябрендә ачыла[10].
  2. «Тракья Гласс Рус» — «Шишеджам» төрек холдингының һәм «Saint-Gobain» француз компаниясенең табаклы пыяла, көзгеләр һәм юылышлы пыяла җитештерү буенча уртак проект. Заводның куәте - елына 230 мең тонна табаклы пыяла. Предприятие 2016 елның 8 октябрендә ачыла[11].
  3. «Аутоматив Гласс Альянс Рус» — автомобиль пыяласы җитештерү предприятиесе. Проект егәрлеге — елына 800 мең комплект автомобиль пыяласы. Предприятие 2016 елның 8 октябрендә ачыла[12].
  4. «Дизайн-Рус Алабуга» — Dizayn Group Төркия компаниясенең полимер торбалар җитештерү предприятиесе. Җитештерү куәте елына 23,3 мең тонна продукция җитә. Предприятие 2015 елның 25 ноябреннән эшли[13].
  5. «3M Волга»» — 3M компаниясе проекты, сәнәгать товарлары, коррозиягә каршы капламалар, абразив материаллар, пыяла микросфералар, сәнәгать ябышу материаллары һәм ябышу тасмалар җитештерә[14]. Завод 2015 елның октябрендә файдалануга тапшырыла[15].
  6. «Армстронг Билдинг Продактс» -— Armstrong World Industries компаниясенең асылмалы түшәм системаларын җитештерү заводы. Игълан ителгән җитештерү күләме — елына 22 млн. м² эшләнмә. Предприятие 2015 елның 9 июнендә ачыла[16].
  7. «Хави Логистикс Елабуга» — Havi Logistics компаниясенең җитештерү-бүленеш үзәге. McDonald's. тиз туклану рестораннары челтәрен тәэмин итүче. 5832 м² склад бүлмәләрен һәм 1080 м² административ бинаны үз эченә алган комплекс 2015 елның июнендә файдалануга тапшырыла[14][17].
  8. «Хухтамаки Фудсервис Алабуга» — Huhtamäki фин компаниясенең, McDonald's тиз туклану рестораннары челтәре белән хезмәттәшлек итүче, бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабаларны җитештерүче компания[14][18].
  9. «Алабуга-Волокно»» — углерод җепселләре җитештерү буенча «Росатом» дәүләт корпорация предприятиесе. Предприятие 2015 елның 15 маенда ачыла[19].
  10. «Хәят Кимья» — санитар-гигиена кәгазьләрен (бәдрәф кәгазе, сөлге, салфеткалар, борын һәм косметик кулъяулыклар) чыгару заводы. Елына 65 мең тонна продукция проект егәрлеге белән җитештерү 2015 елның мартында җибәрелгән була[14][20].
  11. «Интерскол-Алабуга» — электр инструментлары һәм кече механизация чаралары җитештерүче. Предприятие 2014 елның октябрендә эшли башлый. Гамәлдәге линиянең проект егәрлеге елына 1,25 млн. берәмлек җиһаз тәшкил итә[14]. Компания предприятиенең 2 нче һәм 3 нче чираты төзелешен алып бара, алар җитештерүне елына 5 миллион берәмлеккә кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк[21].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2012 елдан башлап «Алабуга» fDi Intelligence ирекле икътисадый зоналары рейтингына керә — The Financial Times эшлекле басмасы бүлегенә. 2012-2013 еллар рейтингында «Алабуга» 40 нчы урынны ала[22]. 2014 елда ул региональ категориядә (Европа) мактаулы искә алынуга лаек була[23]. 2015, 2016 һәм 2017 елларда «Алабуга» глобаль рейтингларда эре бизнес өчен Европада иң яхшы махсус икътисадый зона дип атала. 2016 һәм 2017 елларда ул шулай ук эре компанияләр өчен МИЗлар глобаль рейтингында мактаулы исем ала.

«Алабуга» шулай ук Россия тармак бүләкләре белән билгеләп үтелә: 2015 елда Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында махсус икътисадый зона «Территорияләрне комплекслы үстерү буенча иң яхшы проект» буларак Внешэкономбанкның «Үсеш Премиясе» белән билгеләп үтелә[24][25].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ОЭЗ "Иннополис" и "Алабуга" полностью перешли под управление Татарстана. 2018-07-24 тикшерелгән.
  2. Яковлева, 2013
  3. Шамиль Идиаттулин (24 марта 2003). Век зоны не видать. Коммерсантъ.
  4. Годовой отчёт за 2014 год. — Открытое акционерное общество «Особая экономическая зона „Алабуга”». — 110 с
  5. Сергей Афанасьев (5 июля 2016). 10-летие ОЭЗ «Алабуга»: «наполеоновские» планы Гафурова, «турецкий вопрос» и визит Ли Куан Ю. Реальное время.
  6. Полина Абдуллина, Марина Смирнова, Ирина Белова, Роман А. Сафронов, Иван Волков. ОЭЗ от древности до наших дней. РБК. 2017-09-14 тикшерелгән.
  7. «Алабуга» в третий раз подряд признана лучшей ОЭЗ в Европе. Бизнес Online (2014-10-09). 2017-10-16 тикшерелгән.
  8. Налоговые льготы, действующие на территориях ОЭЗ. әлеге чыганактан 2017-07-09 архивланды. 2017-09-14 тикшерелгән.
  9. ОЭЗ Алабуга. Издательский дом «Налоговые известия». әлеге чыганактан 2017-09-14 архивланды. 2017-09-14 тикшерелгән.
  10. Рустам Минниханов принял участие в открытии завода «Драйлок-Технолоджиз» в ОЭЗ «Алабуга». Татар-информ (2017-09-13). 2017-10-16 тикшерелгән.
  11. Рустам Минниханов открыл турецкие стекольные заводы в ОЭЗ «Алабуга». Бизнес Online (2016-10-08). 2017-09-14 тикшерелгән.
  12. Рустам Минниханов открыл турецкие стекольные заводы в ОЭЗ «Алабуга». Бизнес Online (2016-10-08). 2017-09-14 тикшерелгән.
  13. Турецкое производство полимерных труб в ОЭЗ Алабуга откроется 25 ноября. Информационно-аналитический центр Rupec.ru (2015-11-19). 2017-09-14 тикшерелгән.
  14. 14,0 14,1 14,2 14,3 14,4 Годовой отчёт за 2014 год
  15. В ОЭЗ «Алабуга» открылся завод «3М Волга». Елабужский муниципальный район (2015-10-21). әлеге чыганактан 2017-09-14 архивланды. 2017-09-14 тикшерелгән.
  16. В ОЭЗ «Алабуга» открылся первый в РФ завод по производству навесных потолочных плит. Бизнес Online (2015-07-09). 2017-09-14 тикшерелгән.
  17. Выборный вопрос и разовая посуда: Татарстан 3 июня. Regnum (2015-06-03). 2017-09-14 тикшерелгән.
  18. Выборный вопрос и разовая посуда: Татарстан 3 июня. Regnum (2015-06-03). 2017-09-14 тикшерелгән.
  19. В ОЭЗ «Алабуга» открылся завод по производству углеродного волокна стоимостью 3 млрд рублей. Бизнес Online (2015-05-15). 2017-09-14 тикшерелгән.
  20. "Алабуга" приютила турецкую компанию "Хаят Кимья". Вести Экономика (2015-03-30). 2017-09-14 тикшерелгән.
  21. Компания «ИНТЕРСКОЛ»: история, вызывающая гордость. Национальная премия в области импортозамещения (2016-09-28). әлеге чыганактан 2017-09-14 архивланды. 2017-09-14 тикшерелгән.
  22. Gráinne Byrne, Courtney Fingar Global Free Zones of the Future 2012/13 Winners(ингл.) // fDi Intelligence. — С. 20—30.
  23. Cathy Mullan Global Free Zones of the Year 2014 — Winners(ингл.) // fDi Intelligence. — С. 16—24.
  24. Мария Чернышева (2015-06-29). Первая среди особых. Коммерсантъ. 2017-09-14 тикшерелгән.
  25. ОЭЗ «Алабуга» удостоена Премии развития «Внешэкономбанка». Агентство инвестиционного развития Республики Татарстан (2015-06-19). 2017-09-14 тикшерелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]