Алакай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алакай latin yazuında])
Алакай
баш. Алаҡай
Рәсми исем Алаҡай
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Административ-территориаль берәмлек Скворчиха авыл советы[d]
Халык саны 119 (2010)[1]
Сәгать поясы UTC+05:00
Почта индексы 453227

Алакай (баш. Алаҡай, рус. Алакаево) — Башкортстанның Ишембай районындагы авыл. Скворчиха авыл Советы составына керә.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алакай авылы белән Салават каласын Агыйдел аша тоташтырган күпер
  • Район үзәгенә чаклы (Ишембай): 12 км
  • Авыл советы үзәгенә чаклы (Скворчиха): 20 км
  • Якындагы тимер юл станциясенә (Салават): 6 км (Ишембай аша — 27 км)

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алакай — Юрматы волостенең Азнай түбәсенә караган авыл.

1770-1822 елларда авылга нигез салган Алакай улы Юлдашбай яшәгән. Аның балалары: Рамазан (аның балалары: Ишемгол, Локман, Алсынбай) һәм Ишембай Юлдабаевлар[2]

1830 елларда авылда 25 йортта 193 кеше яшәгән. Авыл халкы 220 ат, 172 сыер, 56 сарык, 117 кәҗә; 92 умарта һәм 9 чолык тоткан. Кеше башына бишәр пот ашлык чәчкәннәр.

XIX гасыр ахыры XX гасыр башында авылда мәчет булган. 1930 елларда башлангыч мәктәп ачыла. Мәктәпнең беренче укытучысы — Хәмит Юлдашбаев (күренекле галим-тарихчы Билал Юлдашбаевның атасы). Мәктәп мөдирләре: 1945-1947 елларда — М.Юлдашбаева, 1949-1967 йй — Арысланбәк Искәндәр улы Гомәров, 1968-1969 елларда — Рая Я.Кадыйрова,1981-1983 елларда — Рабига Я.Яһүдина,1883-1993 елларда — эшләмәгән,1993 — 2015 елларда — Гайнуллина Зәлия Г. Укытучылар — Тимерова Нәзирә Мансур кызы (Белорет районыннан, 1950-1981 елларда чаклы), Тимерова Мәгүзә Әүхәди кызы һ.б.

1937-1941 елларда балалар Кинҗәкәй җидееллык мәктәбенә укырга йөри. Билал Юлдашбаев 1941 елда шушы мәктәпне тәмамлый. Укытучы ир-егетләр сугышка китеп беткәч, мәктәп башлангыч мәктәп булып кала. Алакай авылы балалары әлеге Мәләвез районына караган Юлдаш авылына (Агыйделнең сул як ярында), Ишембай каласына 3-нче һәм 17-нче мәктәпкә (Халык Чиялек дип йөрткән нефтчеләр бистәсенә, соңрак, «Нефтяник» совхозына) йөреп укый.

1959 елның 21 декабрендә иске мәчет бинасында урнашкан мәктәп янып бетә. 1960-1961 елларда авылда яңа кирпеч мәктәп төзәлә (мөдире Гүмәров А. И.).

1930 еллар башында авылда «Алга» колхозы төзелә, соңрак аңа «Агыйдел» исемен бирәләр (Юлдаш, Кинҗәкәй авылы белән бергә). Аның идарасе әле рәсми документларда Күл урамы дип аталган Алгы урамның тау як очында урнаша. Ул бина — Скворчиха (Колан) авылындагы бер бай кешененең өенең бер өлеше булган. Тәрәзә капкачлары, кәрниз астындагы агачтан ажурлы бизәкләр башка өйләрдә булмаганча матур итеп каршы өйне халык «кәнсәләр» дип йөртә. 1960 нчы еллар уртасында авылга электр үткәргәч, колхоз беренче телевизор ала («Енисей» маркалы).

1970 еллардан башлап, тиз үскән Салават шәһәре җитәкчеләре Алакай авылы җирләрен кала биләмәсе итеп теркәргә ымтыла. Тик якын-тирәдәге башка авыллардан аермалы, Алакай халкы моңа бик нык каршы тора һәм үз җирләрен саклап кала.[3]

1990 еллар башында илдә колхозлар таратыла башлый. Алакай авылы халкы «Маяк» колхозына берләшә (рәсеме Рәсүл Яһүдин), ләкин ул бик озак эшләми. Авыл яшләре электән Салават шәһәрендә эшли, олылар хаклы ялга чыга бара.

2000 еллардан башлап, авыл яңарыш кичерә. Шәһәрдә эшләп йөргән яшьләр, читтә эшләп, хаклы ялга чыккан, ләкин әле үз көчендәге авыл кешеләре, ата-баба нигезенә яңа йортлар кора башлый. Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булып калган авылдашларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен авыл халкы акча җыеп, мәктәп каршында һәйкәл куя (2010).

2015 елның 3 мартында авыл халкы җыелышы авыл билмәсендә ТОС (территориально-общественное самоуправление) булдырырга карар итә. Аның Уставы шул ук елның 9 апрелендә кабул ителә.[4] Территориаль җәмәгать үзидарәсенең беренче рәисе — Герасименко (Каскынова) Сәлимә Алтынтимер кызы була (2015-2018), 2015 елдан — авыл фельдшеры Сөяргулова Ләйсән Шамил кызы. ТОС авыл биләмәсендә халыкның көнкүрешен күтәрү, мәдәни үзенең тормышын җайландыру һәм хакимлек органнары белән бәйләнештә урындагы мәсьәләләрне хәл итү өчен булдырылган. Авыл депутатлары, активистары тырышлыгы белән авылга асфальт юл салынган, газ үткәрелгән, тирә-як күл-елгалар тәртиптә тотыла, табигать байлыкларына якында гына яткан кала кешеләре тарафыннан кул сузу очраклары булганда тиешле чара күрелә. Урындагы башлангычны хуплау программасына тиешле клубка ремонт үткәрелгән. Клуб та (мөдире Гайнуллина З. Г.) үтә торган чараларны әзерләүдә, үткәрүдә актив катнаша.

Авыл Агыйдел елгасының урта агымында, Агыйдел елгасының борынгы юлында, Салават каласы янында урнашкан. Салават шәһәре — Агыйдел елгасының сул як ярында, Алакай авылы — уң як ярында. XX гасыр башына чаклы Алакай авылы Агыйделнең яры янында, әлеге вакытта «Күмәк тирәк» дип йөртелгән урында булган. Еш кына ташкыннар вакытында авылны су басканга күрә, авыл кешеләренең бер өлеше Агыйделнең сул як ярына күчеп чыга (хәзерге Салават шәһәре биләмәсендә), икенчеләре — ташу вакытында мал куырга уңайлы булыр дип, тауга таба күченә.

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2002[5]2009[5]2010[6]
146131119

Билгеле шәхесләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урамнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урам исеме[7]:

  • Яшьләр урамы (рус. улица Молодежная), авыл халкы кушкан исеме Табан (Тайвань утравы Кытайдан аерылган чакта биредә Сушилка күле артында йортлар салып, авылдан аерылуга бәйле кушылган атама)
  • Күл урамы (рус. улица Озерная), халык биргән исеме — Алгы урам (ике оч атамасы: Кортлы төбәк (күл, тау ягы), Кәптәй (Салават шәһәре, Агыйдел ягы)
  • Мәктәп урамы (рус. улица Школьная) (халык аны Арткы урам дип йөртә). Урам Сушилка күленнән башланып, Дубыр (конный двор, ат сарае) очына кадәр сузылган, урам уртасында мәчет (соңрак аның урынында кирпеч мәктәп төзелә, әлеге вакытта ул клуб булып хезмәт итә). Мәктәп урамында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга авыл халкы үз исәбенә һәйкәл куйган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]